Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Гөлинә Гыймадова автор яңалыклары

    • 21 октябрь 2018 - 11:35
      Телгә театрда өйрәтеп булмый
      Безгә бик күп бурыч йөклиләр. Хәтта тел өйрәтүне дә. Ләкин бит телне гаиләдә, мәктәптә сеңдерәләр, аны театрга килеп кенә өйрәнеп булмый. Ә инде өстән куелган планны урысча спектакльләр куймыйча гына үти торган түгел. Нугай драма театры сәнгать җитәкчесе Байсолтан Джумакаев белән әңгәмә үзеннән-үзе уртак һәм авырткан мәсьәләгә килеп төртелде.
      35
      0
      0
    • 10 октябрь 2018 - 15:57
      “Миңа әле – 17 генә!”
      Хәмдүнә дә чыршылы булды. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония бакчасына җыелган өлкән буын артистлар үзара шулай сөйләштеләр. Бакча агачларга шактый баеган. Биредә Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Эмиль Җәләлетдинов, Флюра Сөләйманова, Фәрит Хатыйпов, Рабига Сибгатуллина, Рамил Курамшин, Булат Балтанов чыршылары бар һәм алар сизелерлек күтәрелгән дә инде. Һәм менә Әлфия Авзалова чыршысы янәшәсенә Хәмдүнә апа үз чыршысын утыртты. Бусы да нык булыр, диеште җырчылар. Хуҗасына охшаса, җил-яңгырга бирешмәячәк ул.
      155
      0
      1
    • 7 октябрь 2018 - 17:26
      Әлфинәне беләләр, Әлфияне – юк. Нигезне какшатырга ярамый (әңгәмә)
      Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе яңа сезонны нинди яңалыклар белән каршылады? Сәнгать коллективы татар телен саклауга нинди программалары белән кушыла? Бу хакта филармониянең сәнгать һәм татар музыкасы фольклор ансамбле җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов белән сөйләштек. Ул татар җыры киләчәге турында да уйланды, яңа юнәлешләргә бәя бирде.
      188
      0
      1
    • 7 октябрь 2018 - 10:26
      Татар дөньясының гаме Исхакыйдамы
      Исхакыйның “Инкыйраз...”ы туган авылында тормышка ашып ята. Чистай районының Яуширмә авылына кергәндә ирексездән шундый фикергә килдек. Тукаебыз татарның юлбашчысы дип атаган әдипнең туган авылында бүген юлсызлык, сусызлык, хуҗасызлык. Ник шундый хәлдә калган Яуширмә? Ни өчен чит ил кунакларын да ерактан дәшеп торыр дигән өметләр белән торгызылган музей комплексы бүген авылга да, район өчен дә үксез бала хәлендә?
      73
      0
      0
    • 27 август 2018 - 10:47
      “Ул – мин эзләгән кеше”
      Омскида десантчылар казармасы ишелеп, шул казада исән калган, аякларын югалтса да, үзен югалтмаган спортчы Рөстәм Нәбиев турында Дания Нәгыйм әнә шулай ди. Көчле рухлы кеше турында әдәби әсәр язарга хыялланган яшь язучы Рөстәмнең интернет сәхифәсенә юлыккач, эзләгән героен тапканлыгын аңлый һәм тиз арада хат язып сала. Җавап ул уйлаганнан да тизрәк килеп ирешә.
      229
      0
      2
    • 24 август 2018 - 10:19
      Үпкә, гайбәт кайчан туа? (фикер)
      Сөйли белсәң – сүз, сөйли белмәсәң – күз булган бу. Татар эстрадасындагы хәлләрне әйтәм. Әллә нинди гайбәт оясын хәтерләтә башлады сәхнә мөнбәребез. Бер-берсе турында яман сүзләр әйтешәләр, җыр бүлешәләр. Теге яки бу җырга кагылмагыз дигән сүзләр соңгы вакытта биг­рәк еш ишетелә башлады. Хәтта ки классик җырларның да хуҗалары табылды.
      243
      0
      3
    • 17 август 2018 - 14:38
      Аяксыз калу – дөнья бетү түгел (әңгәмә)
      Рөстәм Нәбиев берничә ел эчендә танылган блогерга әйләнде. Аны хәтта үзебезнең Вуйчич дип тә йөртәләр. Хәрби хезмәт үткәндә казарма ишелеп, ике аягын югалткан, ләкин үзен югалтмаган егет бүген интернетта гына түгел, төрле шәһәрләрдә дә очрашулар үткәрә башлаган. “Үз мисалымда кешеләрне рухландыруыма ышангач керештем бу эшкә”, – ди ул.
      318
      0
      0
    • 10 август 2018 - 16:08
      Утызынчы сезонмы, утызынчы СИЗОмы?
      Татар булып яшәр өчен күп кирәкми. Салават Фәтхетдинов шулай ди. Аныңча, мәхәббәтле гаилә, иман, әлифба һәм моң –татарлыкның иң төп күрсәткечләре. Ләкин татар халкы бүген бик үк сәламәт түгел. Гамьсезлектән чирли ул. Ямьсезлеккә караганда гамьсезлек куркынычрак, гамьсез булмыйк, ди җырчы. Шулай итеп, “Күңел көзгесе” дип аталган 30 нчы сезон программасы фәлсәфәгә һәм төртмәләргә бай булды.
      333
      0
      1
    • 4 август 2018 - 11:57
      Гарәпчә язулар Казанны бизәр генә иде
      Аның эшләрен Казан урамнарында, Татарстанның Милли музеенда, “Хәзинә” галереясында, Тукай, Урманче, Насыйри музейларында күреп була. Мәскәүнең каллиграфия, Санкт-Петербургның этнография музейларын да бизи аның әсәрләре. Сүзебез – каллиграф-хаттат Нәҗип Нәккаш турында. Әңгәмәдә без татар кешесенә гарәп язуының нинди әһәмияткә ия булуы, Казанның милли йөзен булдыру өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында сораштык. Очрашуыбызның күркәм сәбәбе дә бар. Шушы көннәрдә Нәҗип Нәккашка 70 яшь тулды.
      122
      0
      0
    • 25 июль 2018 - 11:22
      Алсу-Азат Фазлыевлар эстраданың төп проблемасы нинди дигәнгә мисал итеп Элвин Грейны китерә
      Дуэт белән шаккатырып булмаса да, кабатланмас икәнеңне раслап була. Алсу – Азат Фазлыевларның чыгышларын тыңлагач, әнә шундый фикер туа. Бу парны башкалар белән берничек тә бутап булмый икән. Хыялый, ритмлы, позитив җырлары белән дә, матур, ягымлы пар булулары белән дә. Концертларын караганнан соң мин дә бу парның гаиләләрне дуслаштыра алу сәләтенә ышандым. Үзләре белән очрашып, эстрада турында фикерләрен белештек.
      409
      0
      0
    • 10 июль 2018 - 15:08
      Үзебезнекеләр уянды
      Елдагыча сентябрьнең беренче атнасында Казан мөселман кинофестивале узачак. Быел ул нинди яңалыклары белән куандырыр соң? “Татаркино” оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, быел 60ка якын илдән 1000гә якын гариза кабул иткәннәр. Нәти­җәдә кино белгече Сергей Лаврентьев җитәкче­леген­дәге жюри 65 картинаны конкурска кабул итеп алган. Төп номинацияләргә 10ар кино сайлап алсалар, “Милли кино” дигән бүлеккә 15 картина кергән. Миләүшә Айтуганова моны, үзебез­нең кинематог­рафистлар­ның җиң сызганып эшләве нә­тиҗәсе, дип бәяләде.
      142
      0
      0
    • 30 июнь 2018 - 16:36
      “Тормышыма тыкшынганны кичермим” (әңгәмә)
      Татар эстрадасында искәрмәдән чыгарма булган, башкалардан аерылып торган җырчылар алай күп түгел. Илсөя Бәдретдинова – шуларның берсе. Аның уңышын вакытлыча, тиздән онытылачак дип фараз кылучылар булды, хәзер дә бар. Әмма ул һаман да күз уңында, соңгы вакытта тагын да популярлашты. Чөнки җырчы эзләнүдә, үзгәрүдә. Хәер, аның үзгәрүе дә халыкны гөжләтә. Инде аптырагач, ул битенә операция ясаткан, дип сөйли башладылар. Ул исә, көлемсерәп, ясатмадым, дип җавап бирә. Үзенә нәфрәт белән караучыларга да нәфрәте юк аның. Илсөя Бәдретдинова тагын ниләр белән шаккатырырга җыена? Эстрададагы кайбер күренешләргә нинди мөнәсәбәттә? Әңгәмәдә әнә шуларны ачык­ладык.
      429
      0
      1
    • 25 июнь 2018 - 11:07
      Сәхнәгә дога укып чыгам
      Мәгълүматка бай заманда яшибез. Мондый шартларда нәфис сүз осталарына да игътибарны җәлеп итү җәһәтеннән җиде кат тир түгәргә туры килә. Теләсә кайсы концертның уңышы аларга бәйле ләбаса. Менә шунда кемнең кемлеге ачыклана инде. Кемдер затлы, зәвыклы булып таныла, ә кайсылары билдән түбәнгә төшеп китә. Сәнгатьтә тагын нинди проблемалар бар? Бу хакта Татарстанның атказанган артисты Лилия Аппакова белән сөйләштек.
      214
      0
      1
    • 8 июнь 2018 - 19:02
      Сабан туе: милли бәйрәмме, тамашамы?
      Авылны тотып тора торган ике бәйрәм бар. Аның берсе – Сабан туе, икенчесе – Корбан гаете. Ләкин Татарстандагы татар авылларының һәр икенчесендә милли бәйрәмебез үткәрелми. “Татар-Информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә менә шундый капма-каршы фикер яңгырады. Бу нилектән шулай килеп чыга? Сабан туе элеккеге рухын саклыймы? Без шушы сорауларга җавап эзләдек.
      226
      0
      0
    • 1 июнь 2018 - 19:02
      Онытырмын димә... Хәниясез бер ел узды
      30 еллык сәхнә гомерендә 700дән артык җырны халыкка таныту һәм 6000гә якын концерт кую өчен нинди булырга кирәк? Хәния Фәрхи кебек, ди иҗатташ дуслары. Димәк, ихлас, самими, ярдәмчел, кеше борчуын үз борчуың кебек кабул итүчән... Хәер, аңа хас сыйфатларны бер язмада гына санап бетереп тә булмас. Ә менә ихласлык ихласлыкны тарта. Берьюлы өч калада – Казанда, Уфада, Чаллыда узган концертларына халык зал тутырып килгән. Тамашачының күбесе – өлкән яшьтәге апалар. Аларга 1500 – 3000 сумлык билетлар кыйммәт­рәк, билгеле. Яраткан артистыбызның концертына килмичә булдыра алмадык, ди үзләре. Шулай, Хәния Фәрхи бакыйлыкта булса да, арабызда кебек һәм кассага эшләвен дәвам итә.
      480
      0
      1
    Реклама