Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

"Театр елыннан берни өмет итмим"

“Таганка” актерлар бердәмлеге” театрында бердәнбер татар актеры эшли. Әлеге театрның сайтында аның фамилиясе татарчалап, Шарафетдин дип язылган. Кызыксынып китеп, аның белән элемтәгә чыктык. Айдар Шәрәфетдиннең Казанда чагы туры килде һәм редакциягә алып баручы, пантомима остасы, биюче Виктор Шәрәфетдиновның яшь чагы – Айдар Шәрәфетдин килеп керде.

– Айдар, гадәттә, иҗади гаи­ләләрдә балаларын сәхнәдән чит­ләштерергә теләүчеләр дә булгалый. Ни дисәң дә, авыр һәм бик үк бәяләнми торган һөнәр...


– Безнең гаиләдә, киресенчә, иҗаттан читләшү гайре табигый тоелыр иде. Әтием Виктор, әнием Эльба – биючеләр. Әтине тәрбияләп үс­тер­гән, аңа атасы урынына калган Равил Шәрәфи – Камал театры ар­тис­ты. Беренче тапкыр зур сәхнәгә исә 6 яшем­дә әти-әни белән чыктым. Без Куба биюен биедек. Әлеге тамаша “Йолдызлар һәм йолдызчыклар” дип атала иде. Бармакка шар бәйләп чыкканымны, курыкканымны хә­тер­лим. Музыка мәктәбендә, ике ел хореография училищесында укыдым. Аннан училищедан китеп, игътибарны башка юнәлешләргә би­рергә булдым. Чөнки мәктәп елларында ук спорт белән шөгыль­ләнә идем. Ә югары сыйныфларда укыганда “Дорога из города” ан­сам­блендә биедем. Әти бию карьерасына нокта куеп, күбрәк алып баручы булып эшли башлагач, мин концертларда аның дәвамчысы, ягъни биюче булып катнаша башладым. Үземчә кызык образ да уйлап таптым: Джастин Тим­берлейкның иге­зәге булып чыгыш ясадым. Биюдә бөтен юнәлешләрне дә үзләш­терергә тырыштым. Ахыр чиктә Мәскәүнең Щепкин исемен­дәге югары театр училищесында Юрий Соломин курсына укырга кердем. Дөресен әйтим, укырга җи­ңел булмады. Алар ул елны тәҗрибә үт­кәрделәр һәм бюджет курсын да, ком­мерциялесен дә бер үк сәнгать җитәкчесенә тапшырырга булдылар. Без бик күбәү укыдык, еш кына лекцияләрдә бер бүлмәгә сыймаган вакытлар да булды. Башта кырыктан артык шәкерт булсак, соңгы курска шуның 35е килеп җитте. Беренче семестрдан соң ук төшеп калучылар да, үз теләге белән китүчеләр дә булды. Мин бюджетка эләктем. Әзер­лән­гән­дә әти нык ярдәм итте.


– Театрда бердәнбер татар егете икәнсең.


–  Театрга очраклы рәвештә килеп эләктем. Өченче курста укыганда сәхнә фехтованиесе дигән дәрес укытыла  башлый. Ул миңа бик җи­ңел бирелде. Безнең педагогыбыз 2006 елда сәхнә фехтованиесе буенча башта  Россия, аннан  Европа һәм дөнья чемпионы исемен яулаган командада чыгыш ясый иде. Ул минем сәләтне күрде һәм дәресләр башланып, әллә күпме вакыт үтмәде, шушы командага чакырды. Шул ук елны без Кореядә узган сәнгать фестива­лендә чыгыш ясадык. Бу юнәлеш күңелемә якын булганга, училищены тәмамлагач, ике елга магистратурада калдым һәм фехтование дәрес­ләрен укыта башладым. Ләкин... бө­тен җылы урыннарның ияләре бул­ганга, театрда эшләп карарга дигән фикергә килдем. Дөресен әйт­кәндә, укыту­чымның хезмәт хакын бүле­шеп утырасым килмәде. Шулай итеп, очраклы рәвештә театрга килеп эләктем.


Хикмәт шунда, дүртенче курсны тәмамлагач, студентлар төрле театр­ларда спектакльләрдән өзекләр күрсәтә. Яшьләр ике-өч кешелек  төр­­кемнәргә бүленеп эшли. Мин ул чакта магистратураны тәмамлый идем инде. Ә дүртенче курслар плас­тик спектакль әзерләгәннәр. Бу өзек сәнгать җитәкчесе Николай Губенкога шулкадәр ошаган ки, ул тулы спектакль әзерләргә булган. 13 актер җәлеп ителгән әлеге спектакль кече сәхнә өчен тәгаенләнгән иде. Яңа театраль сезон башланыр алдыннан миңа әлеге спектакльдә катнашкан бер егетнең башка театр­га киткәнен әйтеп шалтыраттылар. Вакытың булса, аның роленә алын­массыңмы, диделәр. Теләп риза бул­дым. Спектакль матур гына уз­ды. Ә тамашадан соң балалар өчен ике спектакль әзерләнгәнен һәм аларда кечерәк рольләргә актерлар кирәк­леген әйттеләр. Вакытым күп, эшем булмаганга, бу рольгә дә теләп алындым. Шулай итеп әлеге театрда калдым. Менә инде бишенче сезон эшлим.


– Мәскәүдә татар егетенә профессиональ юл табу җиңел­ләр­дән түгел икән.


– Бәлкем... Минем бит әле Мәскәү өчен исемем дә сәеррәк: Айдар Шәрәфетдин. Кайбер җирләрдә мо­ның кайсы исем, кайсы фамилия дип сораганнары да бар. Моннан ике ел элек кенә үземне әтинең малае икә­немне документаль рәвештә расларга туры килде. Чөнки әти – Шә­рәфетдинов фамилияле, мин – Шә­рәфетдин. Әти үзе шулай, чын татарча итеп яздырырга теләгән. Иҗат кешесе өчен бер дигән фамилия килеп чыккан. Театрда эшләсәм дә, башка тармаклар белән дә кызыксынам. Модель бизнесына да чакыргалыйлар, кинога да. Төрле кызык хәлләр була, билгеле. Әмма татар дип кимсеткәннәре, өстән караганнары юк. Мөмкинлекләремне беләләр, хөрмәт итәләр. Юлым гел уңа минем, шөкер. Ләкин бер нәрсә бар: кайчак кыюрак, хәтта бик кыюрак булырга кирәк. Бездә андый үҗәтлек юк инде. Әти дә үзен күрсәтеп йөри белмәде. Ә бар булганына үз көчем белән ирештем. Артымнан этүче дә, юл күрсәтүче дә булмады.


– Рабит Батулла  улы Байбулат турында, Мәскәүдә исеме яңгы­рагач кына Казанга кайтачак, ди­гән иде. Ә синең планнарың нинди?


– Бу гаиләгә хөрмәтем чиксез зур. Шунысы да кызык әле аның: Нурбәк белән хореография училищесында  бергә укыдык. Ярты ел элек исә интернет аша актив аралаша башладык. Мин аның эшләрен кызыксынып күзәтеп барам. Мине дә бит пластик спектакльләр куярга чакыралар. Үз театрымда ике спек­такльнең хореограф-постанов­щи­гы булдым. Пластикага корылган театр миңа бик кызыклы. Идеалым – Чарли Чаплин оныгы Джеймс Тьерре. Ул эстрада, цирк, театраль тамашалар әзерли һәм дөнья буйлап йөри. Аның хәрәкәтләре, юморы шаккаткыч. Бер кул хәрәкәте белән ул бөтен залны  көлдерә ала. Минем әлегә шушы юнәлештә өйрәнәсем килә. Шуңа күрә төрле антрепризаларда бик те­ләп катнашам. Антреприза, гадәттә, бер театрга да беркетелмәгән, аны теләге булган бер төркем актер әзер­ли.  Яңа антрепризабыз “Контора” дип атала. Без монда, бер сүз дә әйтмичә, офис ке­шеләренең тормышын чагылдырабыз. Түрә һәм хез­мәткәрнең мөнә­сәбәтләре дә бик көлке килеп чыкты. Һәм болар барысы да хәрәкәт белән күрсәтелә. Сүз уңаеннан, “Таганка” актерлар бер­дәмлеге” театрында проектлар эш­чәнлеге актив алып барыла. Бердән, мондый спек­такльләрне төрле җир­ләргә йөртү җиңел. Икенчедән, аңа кызыксыну да артканнан-арта бара.


– Татарстанда әле театр биналарда гына яши. Проектлар хә­рәкәте шытып кына килә. Бу юнә­лештә Туфан Имаметдинов, Нур­бәк Батулла, калебчеләр эшли...


– Миңа калса, бәйсез спек­такльләр барыбер киләчәктә күп­челек булачак. Театрларның аерым бер юнәлеше, сәясәте бар. Баш режиссер бөтен теманы күреп тә бе­термәскә мөмкин. Менә шул чакта проект спектакльләре театрга яңа сулыш кертә дә инде. Яшьләр­нең энергиясе күп, аларның эшлисе, тәҗ­рибәләр ясап карыйсы килә. Алар­ның тормышка, сәяси хәлләргә дә мөнәсәбәте үзгә.


– Үзеңә нинди жанр якын?


– Нәрсә белән булса да чик­ләнүне яратмыйм. Шуңа төрле җир­дә, төрле жанрларда эшлим. Миндә дә, Равил абый, әтидәге кебек, үк юмор хисе көчле. Ул җитди спек­такльдә дә урынлы гына кереп китә. Алай гына да түгел, юморга кагылышлы кызыклы алымнарны күрәм икән, аларны теркәп барам. Миңа тамашачыны җанландырып җи­бәрү ошый. Әнә Равил абыйның сәхнәгә чыгып басуы гына була, зал җанлана.


– Быел Россиядә Театр елы игълан ителде. Яшь актерлар әлеге елдан нәрсә өмет итә?


– Нәрсәдер өмет итү үзе үк сәер тоела. Бәлки дәүләт бәйгеләрендә кат­нашып карарга кирәктер, белмим... Миңа калса, елны ниндидер те­мага багышлау гына нәрсәнедер үзгәртми. Театр елында да ничек бул­­ган, шулай калачак. Үзеңә тая­ныр­га, тырышырга, эшләргә һәм эш­ләргә кирәк.


– Үзеңнән канәгатьме?


–  Үземнән түгел, алган юнә­ле­шем­нән канәгать. Шушы елларда һөнәри яктан гына түгел, рухи яктан да үстем. Аралашу даирәсе әйбәт. Алар эзләнүгә, төрле өлкәләр белән кызыксынуга, күп кенә китаплар укуга этәрә. Мин әдәби китаплар да, дини китаплар да укыйм. Тор­мыш­ның асылы эзләнүдәдер, минемчә. Туктап каласың икән, яшәү дә туктала.


– Соңгы спектакльләр?


– Губенко куйган “Нечистая сила” (Пикуль) спектаклендә Феликс Юсуповны уйнадым. Бу – җитди әсәр, әмма монда да нечкә юмор керде. Аннан Артем Тенкасовның “Мил­лионерша”сы ошый. Балалар өчен “Царевна-лягушка” спектак­лендә төп рольне – Иванны башкарам. Ә иң ошаганы, әйткәнемчә, бәйсез проектлар. Сольный проект әзер­ләрлек җим җыелды.

Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев