Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

Музыканың милләте бар!

Алтмыш ел бергә гомер итүчеләр бармак белән генә санарлык. Румия-Әнвәр Шәрәфиевләр – шундый гаилә. Тормышларын утын сараенда башлаган, бүген дә тыйнак гомер кичерүче бу пар, музыкага гашыйклык авырлыкны сиздермәде, ди. Гаилә башлыгы, Татарс­тан­ның халык композиторы Әнвәр Шәрәфиев исә иң матур музыкаль әсәрләрен Румиясенә багышлый.

Без Әнвәр абыйны күбрәк “Уйнагыз, гармуннар!”, “Нигә мин ятим?”, “Моңлы бала” кебек җыр­лары аша беләбез. Сиксән яшьлек юбилеенда ул күләмле симфоник, вокаль, камера, инструменталь әсәр­ләре белән шаккатырды. Аларны Сәйдәш музыкасы дәвамы дип бирелеп тыңлыйсың. Мондый әсәрләр язу өчен нинди тормыш юлы үтәргә, нинди гаиләдә яшәргә кирәк соң? Әңгәмәбез әнә шул сораудан башланды.


– Без өйләнешкәндә бернәр­сәбез дә юк иде. Торыр җир дә, эш тә. Без тормышны икебез ике фатирда торып башлап җибәрдек. Румия әнисе, сеңлесе белән ба­ракта көн күрә, мин Федосе­евская урамындагы 44 нче йортта яшәүче тәрбиячем Вәли абый Якуповка фатирга кердем. Румия белән туры килгәндә очрашабыз, туры кил­мәгәндә юк. Нишләргә? Румия­ләрнең ишегалдында утын сарае бар иде. Рөхсәт сорап, шунда кунып йөри башладык. Ул сарай­ның такта араларыннан урам кү­ренә. Эчтән обой ябыштырып, кеше рәтенә китердек, ләкин төн яшь хатын куенында түгел, кандала яндырып үтә... Кандала тешләвенә чыдый алмыйча уянып китәбез дә, дивар буйлап йөгерешкән канэч­кечләргә  шырпы белән ут төртә­без. Ничек янгын чыкмаган диген...


Бергә яши башлавыбызга 60 ел тулды, ә иң бәхетле чаклар шушы сарайда үткән икән. Без анда октябрь айларына кадәр яшәдек, кызыбыз шушы сарайда туды. Аннары Румия әниләренә күченде, мин кабат Вәли абыйларга кайтып киттем. Икебез дә фатирга чиратта торабыз юкса, ә үз куышыбыз һаман юк. Ниһаять, безгә дә бәхет елмайды, кешедән калган, мич ягып җылытыла, бәдрәфе ишегалдында, аш бүлмәсе берничә гаи­ләгә уртак булган фатирга күчен­дек. Бүлмәнең мәйданы чама бе­лән 12-13 кв метр. Ләкин бу инде – өч кешелек гаиләнең үз куышы! Шатлыкның иге-чиге юк.


– Бер нота белмәгән авыл малаеның музыка белемен алуы да – гаҗәеп нәрсә.


– Музыка училищесына, кон­сер­ваториягә кергәнче, Алабугадагы мәдәни-агарту училищесында укыдым әле мин. Аңа кадәр әллә ничә балалар йортына эләгеп, әллә ничәсеннән качарга туры килде.


– Әниегез исән-сау, туганнарыгыз була торып, авылдан чыгып китәргә нәрсә мәҗбүр итте соң?


– Тумышым белән Азнакай ра­йоны Урсай авылыннан мин. Сугыш башланыр алдыннан гаиләбез, чытыр    арбага булган бар мөлкә­тен төяп, кәҗәсен ияртеп, район үзәге  саналган Тымытыкка күче­неп китә. Бу күченүдә инәйнең роле зур булгандыр дип уйлыйм. Чөнки 1921-1922 еллардагы ачлыкта 11 кешелек гаиләдән нибары инәй һәм аның абыйсы гына исән кала. Без күченгәндә хәлләр тагын авыр, үзәккә якынрак булсак, исән калмабызмы дип өметләнгәндер. Шулай итеп Тымытыкта йортка керә­ләр һәм әти белән әни милиция идарәсенә эшкә урнаша. Берсе ат карый, икенчесе идән юа. Без җиде бала идек, сугыш башлангач, унсигезе яңа тулган Зөләйха апама, әтигә повестка килде. Шәфкать туташы булып киткән апам сугыш кырында ятып калды, әти гарипләнеп кайтты һәм яраларыннан мантый алмыйча, 1946 елда кырык яшендә вафат булды.


Тормыш авыр, инәйгә ярдәм булмасмы дип, өченче сыйныфта укыганда көтү көтә башладым. Көтү көткән өчен фураж бирәләр иде. Шул фураждан инәй кабартма кебек әйбер пешерә. Көтүгә кит­кәндә шуны алам. Андагы кылчык, андагы чүп, ничек ашалгандыр, белмим... Эшләгәч, укып булмый, ә укыйсы бик килә. Кичке мәктәпкә йөри башладым. Анда миннән өл­кән абзыйлар, үсмерләр... Тор­мыш­ның алга китеше күренми, ачлык, өйгә кайтсаң, энекәш-сеңел­ләр күзгә карап тилмереп утыра. Мин бер иптәш малай белән хәер сорашырга чыгып киттем. Йөри торгач, Свердлау якларына кадәр барып чыктык. Кача-поса тауар поездларына утырып йөрибез, эләк­тереп алсалар, балалар приютына илтеп тыгалар. Свердлау, Чиләбе, Ульян, Бөгелмә балалар приемник­ларыннан качтым, Раифадагы  балалар хезмәт-тәрбия коммунасына эләккәч, акылга утырдым.


– Балалар йортында ниләр үзәккә үтте?


– Урысча аңлыйм, сөйләшә белмим. 5 сыйныфка кабул итте­ләр. Монда 7 сыйныфка кадәр укыталар да, эшкә урнаштыралар икән. Мин яхшы укымасам, килә­чәгем булмасын аңладым. Башта “2 ле” генә түгел, “1ле”ләр тезәләр иде. Билгеләремне яхшыртыр өчен борыннан кан киткәнче укыдым. Эш җиңел бирелә, токарь һө­нәрен дә үзләштерәм, ә тел һаман юк. 3 ел эчендә хәл үзгәрде. 6 нчы сыйныфка “4ле”ләр белән күчтем, 7 нче сыйныфны 800ләп малай арасында 3 кеше отличник булып тәмам­ладык. Укуны дәвам иттерер өчен Алабуга училищесын сайлавым да бик гади: анда музыкага укыталар дип ишеттем. Ә мин кечкенәдән музыка яратам. Балалар приемнигында яшәгәндә үзлегемнән баянда, мандолинада уйнарга өйрәндем.


– Әнвәр абый, беренче җырларны укыганда яздым, дидегез. Ул чакта популяр булып китү җиңел идеме?


– Менә шушы Алабуга училищесында укыганда җырлар яза башладым. Бервакыт бер дәфтәр  тулды. Мин инде концертларда актив катнашам, баянда, скрипкада үз әсәрләремне уйныйм, студентлар арасында хәйран гына танылдым. Училищега композитор Ән­вәр Бакиров килеп йөри иде. Күрә­сең, минем турыда әйткәннәрдер, беркөнне туктатып: “Сине көйләр яза дип әйтәләр, ноталарыңны күрсәт әле”, – диде. Мин дәфтә­рем­не китереп тоттырдым. Ул миңа музыка училищесына барырга тәкъдим итте. Уку йортында нибары бер пианино бар. Анда укытучылар сабак үткәрә, кыскасы, көн­дез бер минут та шөгыль­ләнергә мөмкинлек юк. Училище директорына кереп: “Минем пианинода уйнарга өйрәнәсем килә, иртән килеп шөгыльләнергә рөхсәт итегезче”, – дидем. Җыеш­ты­ручылар ир­тәнге 3-4 тә килә икән, шулар белән килеп, дәресләр башланганчы шө­гыльләнә аласың, диде. Шулай иттем дә. Уку йорты турында тәфсилләп язуымның хик­мәте шунда: җитәкчелек искәрмә сыйфатында миңа музыка училищесына юллама бирде. Билгеле, анда уку  җиңел булмады, музыкаль предметлардан белемем юк бит. Билгеләрем төште, стипен­дия­дән коры калдым, төрле җирләрдә эшләп, укый башладым. Һәр мәсьә­ләнең уңай ягы була. Минем стипендиясез калуым Румия апагыз белән таныштырды. Стипендия алып ятсам, тегүчеләр фабрикасына барып, үзешчән сәнгатьтә эшләп йөрмәс тә идем.


– Әнвәр абый, 11 яшьтә өйдән чыгып киткәч, әниегез, туганнарыгыз белән  кабат кайчан очраштыгыз?


– Яшел Үзән районының Раифа авылындагы балалар йортында яшә­гәндә үк авылга кайтып ки­лергә җай чыкты. Чөнки мин анда элемтәче дә, хат ташучы да булып эшләдем, иреккә чыгарга мөм­кинлек бар иде. Эшемне җиренә җиткереп эшләгәнгә, рөхсәт сорап, авылга кайтып килдем. Инәй, билгеле, авылда калуымны теләде. Мин укыйсым килүен, мөмкинлек булганда аларга ярдәм итәчәгемне әйттем. Стипендиядән өлеш чыгара, Казанда укыганда хезмәт хакымны аларга җибәрә идем. Энекәшләрне кием-салым белән тәэмин иттем. Казанда эшләгәндә энекәшемне үз яныма, Вәли абый йортына алдырдым.


Вәли абый дигәннән... Гаҗәеп киң күңелле кеше... Ул балалар йор­тында эшләгән иде. Миңа, кон­серваториядә укып йөргәндә, Сул Болак урамындагы мәдәният сараена эшкә урнашырга мөм­кинлек чыкты. Шунда Вәли абыйны сән­гать җитәкчесе итеп үзем яныма эшкә алдым. Ул инде бу эшне белми, икебез өчен дә эшлим. Күңелдә әйтеп-аңлатып булмаслык рәхәт­лек: балалар йортында үземә әти кебек якын булган кешегә ярдәм итә алдым бит. Үзем бу эштән киткәч, урыныма директор итеп калдырдым. Вәли абыйда яшәдем дидем бит әле, шундагы тормыштан бер мизгел... Ягарга утын юк, идән такталарын турыйбыз. Берзаман берничә басма гына калды. Тавыклар керәләр дә өйдә очып йөриләр, мин Вәли абый пианиносында көй язам... Бар иде кызык чак­лар. Аннан Вәли абыйның тавык­лар кетәклегендә мич чыгардым. Румия белән анда да яшәп алдык әле без. Студент елларында депу­тат-язучы Разил Вәлиев тә шул бүлмәдә яшәп чыкты.


– Музыкантларның әллә ни байлыгы булмый, Румия апаны ничек караттыгыз?


– Тегүче кыз, унтугызынчы яше белән барган чибәр, искиткеч матур тавышлы Румияне бер күрүдән ошаттым.  Ләкин барып сүз дәшәр­гә кыюлык җитми. Концерт өчен спектакль әзерләргә ниятләдем. Әлбәттә, “Галиябану”, мин – Хәлил, Румия – Галиябану. Шушы спек­такльдә беренче тапкыр кочак­лаштык без. Шуннан озатып йөри башладым. Бер ел егет-кыз булып йөргәч, өйләнештек. Кулын сораганда: “Румия, мин сиңа әллә ниләр вәгъдә итмим, укуымны да дәвам итәргә исәп бар. Әгәр риза булсаң, бергә тормыш корыр идек”, – дидем. Ул уйлап торды да: “Синең бе­лән шалашта  да яшәргә риза. Өстебез­гә ябарга бер телогрейка булса”, – шул җитә”, – диде. Тормыш шулайрак башланды. Бөтен уңайлыклары булган өч бүлмәле фатир миңа кырык яшь тулганда гына тәтеде. Кызыбызга ул чакта 16 яшь тулган иде инде. Композиторлар өчен бирел­гән җир кишәр­легендә үз кулларым белән ике катлы йорт салдым. Аңа шаккатучылар күп булды, иҗат кешесе кулына чүкеч алмый бит ул. Бу эшләрдә уң кулым – Румия булды. Музыкада да ярдәмчем, аңлаучым – Румия. Музыка язу бит ул – бик авыр эш. Син эзләнәсең, кинәт кенә матур көй дә чыкмый, шалтыр-шолтыр киләсең. Көне буе эзләнергә туры килә кайчак. Румия үз эшләрен төгәлли дә ятарга җыена. Сиңа комачаулыймы, комачауласа, туктатам, дим. Юк, дәвам ит, ди ул. Беркайчан да, музыкаң комачаулый дип тыймады. Мин эзләнәм, ул колак салып йөри һәм язып бетергәнче үк көйне аңлап алып, җырлый башлый. Гаҗәеп талант иясе ул. Тик менә уку гына насыйп булмады үзенә. Яшерен-батырын түгел, тормышны алып бару, бала тәрбияләү күбрәк Румия җилкәсенә төште. Әгәр мин, “Уйнагыз, гармуннар!”, “Моңлы бала”, “Нигә мин ятим” кебек җырлар белән танылдым дип әйтәм икән, аларда Румиянең өлеше һичшик­сез зур. Ә иң беренче танылуны 1958 елны “Зәңгәр шәлең” җыры алып килде. Академия театры аны спектакль өчен дә файдаланды. Студотрядларда шушы җыр тынып тормый иде инде. Махсус яшьләр өчен “Хезмәт җы­ры”, “Монтерлар җыры”, “Бир ­ кулыңны”, “Куштирәк” җырларын яздым.


–  Румия апа матур җырлый дидегез, нишләп үзешчән җыр­чы булып китмәде?


– Андый уй булды. Музыка училищесында укыган чакта Румиягә дә нота белеме биреп, концертлар оештырырга исәп бар иде. Румия­нең нота өйрәнеп утырасы кил­мәде. Мин исә аны нота белемсез сәхнәгә чыгарасым килмәде. Гәрчә халык артисты булырлык таланты булса да. Бакча күршебез ком­позитор-симфонист Борис Трубин бар иде. Румиянең бакчада җыр­лаганын ишетсә, табигый тавышына шаккатып, сиңа бит сәхнәгә чыгарга кирәк дип, тел шартлата иде. Хәзер әнә кайбер композитор­ларның, танылган җырчыларның да нота белеме юк. Җыр сорарга мактаулы исемнәр алган кешеләр килә кайчак. Мин рәхәтләнеп җыр­лагыз, дим, җыентыгымны тәкъдим итәм. Әнвәр абый, үзегез өйрәт­сәгез генә, без бит нота белмибез дип, аптырашка калдыралар.


– Әнвәр абый, музыка дөнья­сына бик авырлыклар белән килгәнсез, бүген исә югары белемнең, академик музы­каның кадере калмады. Бу вәз­гыять кайчан да булса үзгә­рерме икән?


– Хөкүмәт дәрәҗәсендә игътибар булмаса, вәзгыять үзгәрмәячәк. Ә бит академик музыка – халыкның генофондын саклаучы ул. Менә бу китапларга кергән музыка (Әнвәр абый “Наз”, “Чулпан йолдыз”, “Сандугачкай” китапларына ишарәли) – виолончель һәм фортепиано өчен баллада булсынмы, фортепиано өчен сонатиномы, фортепиано, виолончель, скрипка өчен триомы, музыкаль поэма, симфонияме – аларга милли код салынган. Тел бетә дип кайгырышабыз. Ә бит милли музыка – икенче тел ул безнең.


– Заман композиторлары, музыканың милләте юк, диләр.

 
– Андый сүзне туган телен оныт­кан, милли моңны ишетеп белмәгән композиторлар гына әйтә ала. Мин аларны телне бетерү юлында эш­ләүчеләр дим. Үзем гомер буе милли көйдән читкә тайпылмадым. Балалар йортында тәрбияләнгәндә берара татарча авыр сөйләшә башладым, вакытында туган телем, халкымның музыкаль почеркы минем байлыгым булуын аңлап алдым. Кирәк булса, мин дә милләте булмаган музыка яза алам. Ләкин татар музыкасын бетерә торган бу юлга басасым килми. Гәрчә андыйларны новатор дип күтәреп чыксалар да.

Фото: http://www.vatantat.ru

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев