Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Фикер

Төшерәм, балагызны карагыз!

Укучыларга ярый, ә нигә укытучыларга ярамый? Дәрескә әзерләнмәгән укучыларны видеога төшереп, әти-әниләренә җибәргән Чаллы укытучысының гамәле турында интернетта шулай дип фикер алышалар. Күңелсезлекләрдән котылу өчен сыйныф бүлмәләренә камера урнаштырырга тәкъдим итүчеләр дә бар. Моның белән генә бу хәлләргә чик куеп булырмы?

Дөрес, видеоязманы интернетка укытучы урнаштырмаган. Укучының педа­гогның гамәленә җәмәгать­челекнең нинди бәя бирүен беләсе килгән. Янәсе, болай эшләү укучыларны түбән­сетә, кимсетә. Чаллы шәһә­ре­нең мәгариф идарәсе башлыгы Винер Харисов та гаугага карата үз фикерен белдергән. “Мәгариф оешмасы ул җәмәгать урыны булып санала, анда фотога да, видеога да төшерү тыелмый. Укытучы видеоны социаль челтәргә куймаган, бары эш өчен кулланган. Дәресне анализлау, кимче­лекләрне бетерү өчен файдаланырга мөмкин”, – дигән идарә башлыгы.


Социаль челтәрдәге ”Подслушано у учителей” төркемендә ил укытучылары автокалада булган хәл турында сөйләшә. Мө­гал­лимнәр тәртипсезләрне, шук­ларны видеога төшерә аламы, дигән сорауга җавап эзли. Берәүләр, укытучы бала дәрәҗәсенә төшәргә тиеш түгел, дисә, икенчеләр укытучыны хурлау урынсыз дип саный. Кайбер укытучылар өчен видеокамерага төшерү яңалык түгел. “Мин аларны инде берничә ел төшерәм. Укучылар шунда ук ефәккә әйләнә”, – дип язган Калининградтан бер укытучы. Андыйлар тагын бар. ”Контроль эш барып чыкмагач, биремне кабат аңлаттым. Берәүләр рәсем ясый, икен­челәр каләмен кимереп утыра. Шул вакытта камераны кабыздым да: “Мин дәрес аңлатам”, – дип әти-әни­ләргә мөрәҗәгать иттем. Үз балагызны читтән карагыз дип, әти-әни­лә­ренә җибәрдем. Хәзер тәр­тип­сезләнә башласалар, тизрәк телефонны күр­­сәтәм, – дигән Сочи укытучысы.


Укытучыга дәрестәге хәлләрне видеога төшерү килешәме? Арча педагогика көллияте директоры Лилия Мусина әйтүенчә, бу очракта укытучы камераны тәр­бия ысулы буларак кулланган. “Тыңлата алмаудан бу. Педагогика уку йортларында булачак укытучыларны әдәп кагыйдәләренә дә, психологиягә дә өй­рә­тә­ләр. Бәлкем, мондый адымга баручы укытучылар ул теманы өй­рәнеп бетмәгән булгандыр, бәлкем, тәҗри­бә җит­ми­дер... Укытучының төп коралы ул – сүз. Шуның аша уртак тел табарга, дәрестә күбрәк белем би­рергә тырышырга кирәк. Ул чакта видеога төшерергә вакыт калмаячак, – ди ул. – Казан мәк­тәбендә эшләгән­дә, өй эшен эшләмәүчеләргә “2ле”ләр куйгаладым. Янә­се, икенче көнне укып ки­ләчәкләр. Шуннан соң директор урынбасары чакыртып алды да: “Бу начар билгеләрне ни өчен куй­дың?”– дип сорады. Дәрескә әзерләнеп кил­мәгәннәр бит, дидем. Ә ул: “Сез алар аны өйрәнсен өчен нәрсә эшләдегез?” – дип сорады. Бернәрсә дә әйтә алмадым. Бу сүзләрне мин беркайчан да онытмыйм. Сере гади – бала белән уртак тел табарга кирәк”.


Татарстан балалар оешмалары рәисе Тимерхан Шәй­хетдинов, бүген балалар да, җәмгыять тә башка, ди. “Соңгы утыз елда бала хокуклары темасы еш яң­гырый башлады. Яшьләр еш кына, минем хокукларым бар, дип күкрәк кагарга яра­та. Монысын әйтә бе­ләләр, ә бурычларын бел­миләр. Менә шу­ның аркасында мәк­тәп­ләр­дә кү­ңелсез хәл­ләр килеп чыга. Мәктәпнең уставында бурычлар турында язылган. Сыйныф сәгатьләрендә укучыларга шуны аңлатырга кирәк. Бала тыңламый дип, видеога төшерергә кирәк­ми. Бәл­кем, әти-әнисен дәрескә чакыртып караргадыр? – ди Тимерхан Шәй­хетдинов. – Гаеп укучыда гына түгел. Өлкән укытучылар искергән алымнарны бүген икенче дәүләттә яшәгән замана балаларына аңлатырга тырыша. Мин һич кенә дә совет системасындагы уку-укы­туны начар димим. Әмма аны үз­гәртеп кертергә кирәк”.


Ике яктагы проблемаларны укучының кулыннан телефонны алып яки сыйныф бүлмәсенә видеокамера куеп кына хәл итеп булачак. Күпләр әнә шундыйрак фикер әйтә. Рәхәт тормыштан түгел бу. Моны укытучыга да, укучыларга да ышаныч бетү дип аңларга кирәк.


Тимерхан Шәйхетдинов та камералар кую яклы. “Тагын 10-15 елдан алар гадәти җиһазга әйләнәчәк. Әйтик, сыйныф тактасы кебек. Моннан куркырга кирәкми. Дәрестә бит куркыныч хәл­ләр булмый. Видеокүзәтү җайланмалары гадел­сез­лекләрне ачыкларга ярдәм итәчәк”, – ди ул. Респуб­ликаның Мәгариф һәм фән хезмәткәрләре һөнәр берлеге рәисе Юрий Прохо­ровның фикере башкачарак. “Күзәтү өчен түгел, балаларның, укыту­чы­лар­ның куркынычсызлыгы өчен куярга каршы түгел. Әгәр бала фәнне белми икән, бу – уртак бәла. Укучыныкы да, укытучыныкы да. Ә укучыны дөрес җавап бир­мәгән өчен видеога төшерү бу этик кагый­дә­ләрне боза. Республикада моңа кадәр дә камералар урнаштыру турында сүз булды, әмма күпләр ризалашмады”, – ди Юрий Прохоров.

Фото: архив/Рамиль Гали

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев