Тинчурин театрында «Шаян Гөлшаян» спектакле репетицияләре бара (ФОТОРЕПОРТАЖ)
2018 елның 5 гыйнварында Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Мирсәй Әмир пьесасы буенча куелган «Шаян Гөлшаян» спектакле премьерасы була. Спектакльнең жанры — комедия-буфф.
Хәзерге вакытта репетицияләр тулы көченә бара.
Спектакльнең режиссеры — Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин.
Рәссамы — Россиянең атказанган, Татарстанның халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сергей Скоморохов.
Спектакльдә Диләрә Фәттахова, Салават Хәбибуллин, Камилә Галиева, Артем Пискунов, Алмаз Фәтхуллин, Илнур Байназаров, Рөстәм Гайзуллин, Айдар Фәтхрахманов катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев