8 декабрь 2017 яңалыклары
-
Дөньяның иң зур куяннарын Актанышта үрчетәләр
Фландр токымлы куяннар дөньяда иң зурлары булып санала. Аларның авырлыклары хәтта 10 килога кадәр җитә. Россиядә аларны күпләп үрчетүчеләр бармак белән генә санарлык. Шуларның берсе – Илнур Гыйләҗев – Актанышта яши. Егеткә әле 24 кенә яшь булса да, куяннарны үрчетү тәҗрибәсе 15 елдан артык. Фландр токымыннан тыш, ул строкач нәселле куяннар да асрый.
-
Алабугада өч машина катнашындагы һәлакәттә хатын-кыз зыян күргән
Һәлакәт Нефтьчеләр проспектында Төзүчеләр урамында булган.
-
Балалар – ришвәтчелеккә каршы
Берләшкән Милләтләр оешмасы башлангычы белән ел саен 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Көрәшәбез, каршы торабыз, әмма ләгънәт суккан афәт бетәргә теләми генә бит. Шулай да көрәшергә, эшне балалардан башларга кирәк.
-
“Минем алардан фатир сорап килгәнем булмады”
Балтач районының Ленин урамыннан Рәмзия Муллагалиева “Зарлы телефон”га: “3 август көнне су үткәргече уздырганда, үги әтием туфрак астында калып, гомере өзелде. Алар әнием Гөлсәминә Гаффарова белән язылышмыйча гына унбиш ел бергә яшәделәр. Беренче никахыннан улы бар, үги әти аңа унсигез яше тулганчы алимент түләде. Хәзер аны әтинең фатирына дәгъва итә, диләр. Әни I төркем инвалид сеңлесе белән шунда пропискада, шунда яшиләр. Улы торакны үзенә алса, әни авыру туганы белән урамда калачак. Әни үзе дә дүрт мәртәбә инсульт кичерде”, – дип шалтыраткан иде.
-
Миләштән бик тәмле һәм файдалы джем ясау ЫСУЛЫ
Ут янып торган миләшләргә сокланып карамаган кеше юк, ә менә аны дәвалану максатыннан кулланучылар бик сирәк. Аңарда кешенең нерв системасын ныгыта торган минераллар һәм витаминнар бик күп.
-
Чаллыда финанс пирамидасының ярты миллиард сум акча урлаган катнашучылары тоткарланган
Ике меңнән артык кешегә китерелгән зыян 564 миллион сумны тәшкил иткән.
-
“ЯЗЫЛМАГАНГА ИРЕМ АЧУЛАНДЫ“
Газета укучыларыбызга 1 декабрьдән 10 сына кадәр “Саба таңнары”на ташламалы бәяләрдән язылу ункөнлеге барганлыгын хәбәр иткән идек.
-
“Җырлыйк әле” тамашачылар белән очрашулар үткәрә башлый
Күптән түгел “Җырлыйк әле” телевизион – музыкаль тапшыруы үзенең 17 еллыгын билгеләп үтте. Бу проектның максаты – кайчандыр популяр булып та бүгенге көндә игътибардан читтә калган җырларыбызны яңгырату, искә төшерү
-
Казанда янгын чыккан биш катлы йорттан 73 кеше эвакуацияләнгән
Совет районы Гвардия урамындагы 22нче йортта янгын чыккан.
-
Мишә авыл җирлегендә Инвалидлар декадасы
1–10 декабрь республика һәм районда сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәр ункөнлеге буларак билгеләп үтелә. 3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне. Декабрь аенда ел саен үткәрелә торган игелек декадасы – инвалидларны кайгыртуга кертелә торган бик кечкенә өлеш. Ел саен аны зурлап, бер көн белән генә чикләнмичә, ункөнлек итеп уздыралар. Бу, үзенә күрә, инвалидларны борчыган мәсьәләләргә сәламәт халыкның игьтибарын җәлеп итү өчен эшләнелә.
-
Васыятем шул: «Балаларны мин булмасам да, кире бирмә, зинһар!»
Бу дөньяга һәркем аерым бер максат белән, махсус гамәлләр кылыр өчен җибәреләдер, күрәсең. Кемдер яхшы укытучы, алтын куллы табиб, кемдер җырчы яки шагыйрь булып, кешеләр җанын дәваларга киләдер. Дөньяга әни булырга, төгәлрәк итеп әйтсәк, ятим балаларны бәхетле итәр өчен җибәрелгән кешеләрне дә беләм мин.
-
Краснодарда Татарстаннан килгән наркокурьерны кулга алганнар
36 яшьлек ир-атны тикшергән вакытта патруль-пост хезмәткәрләре анда наркотик матдәләр салынган 15 төргәк тапкан.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбендә Югары Утар интернатында тәрбияләнүче балаларга концерт
7 декабрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары, Югары Утар интернатында тәрбияләнүче балаларга, укытучылар һәм укучылар көче белән әзерләнгән концерт күрсәттеләр. Концертта тамашачылар торле уен кораллары белән таныштылар һәм аларнын яңгырашын тыңладылар.
-
Краб итеннән салат(рецепт)
Краб итеннән җиңел салат рецептын тәкъдим итәм. Нәкъ краб ите белән тәмле булачак, чөнки ул сусыл, ә краб таякчыклары корырак.
-
Авыл китапханәләрендә һәм авыл клубларында Инвалидлар ункөнлеге кысаларында чаралар уза (Мәдәният бүлеге)
Инде менә ничә еллар декарь ае инвалидлар Декадасы белән башланып китә.