Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл китапханәләрендә һәм авыл клубларында Инвалидлар ункөнлеге кысаларында чаралар уза (Мәдәният бүлеге)

Инде менә ничә еллар декарь ае инвалидлар Декадасы белән башланып китә.

Инвалидлар Декадасының төп максаты – халык игътибарын, сәламәтлегендәге кимчелекләр нәтиҗәсендә эшкә сәләтсез булган кешеләрнең проблемаларына юнәлтү, аларның ирекләрен һәм хокукларын яклау, иҗтимагый тормышта катнашуларын булдыру. Шулай ук без бу атналыкта үзебезнең әхлакый сыйфатларыбызны да барларга тиеш. Ярдәм итәбезме без инвалид кешеләргә һәм ничек итеп аларга ярдәм күрсәтә алабыз? Җылы сүз, игътибар авыру кешеләргә беркайчан да артык булмый.

Шул уңайдан Лесхоз авыл китапханәчесе Нафикова Г. һәм мәдәният хезмәткәре Мөбәракшина Г. Лесхоз авыл җирлегендә яшәүче инвалид бала Григорьев Алексейның хәлен белергә бардылар. Аны бүләкләр, җылы сүз белән куандырырга тырыштылар. Безнең кечкенә генә игътибарабызга Алексейның әти-әнисе дә бик сөенде. Дуслар, ярдәм итик, күбрәк сөендерергә тырышыйк бу атнада мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне!

Олы Нырты  авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты  хезмәткәрләре  инвалидлар  декадасы кысаларында,  язмыш тарафыннан кыерсытылган авылдашларыбызны, аз гына булса да куандыру, көндәлек тормышларына бер ямь өстәү максаты белән, мәдәният йортына әнгәмәгә чакырдылар.  Китапханәдә , инвалид язучыларның китапларыннан “Көчлелегең белән горурланма, кешелеген белән горурлан"” дигән күргәзмә куелды, күзәту ясалды, шигырьләре укылды.

Шәмәрдән авыл китапханәчеләре “Балкыш” тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләргә инвалидлар декадасы уңаеннан “Яралы язмышлар” дигән әдәби сәгать үткәрде. Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай премиясе лауреаты Фәнис Яруллинның тормыш юлы, иҗаты белән Садыйкова Г.Х. таныштырды, Гатиятова Н.Р. әдипнең китапларына күзәтү үткәрде. Ял итүчеләр шагырьнең шигырьләрен, китапларыннан өзекләрне бик кызыксынып тыңладылар. Шулай ук, Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсендә “Книгини” клубының чираттагы утырышы “От сердца к сердцу” дигән темага әңгәмә узды. Китапханә мөдире Садыйкова Г.Х. инвалидлар хәле турында сөйләде, инвалид парлар биегән видеоязма күрсәтелде, Ф.Яруллинның шигырьләре укылды. Китапханәче Димитриева Е.А. 2018 ел символы – эт бәйләү, клуб членнары Фазлеева Ф., Рахимуллина Г крючок белән бәйләү мастер-класслары күрсәттеләр. Хатын-кызларыбыз үзләренең бәйләү эшләрен дәвам итте.

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X