Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алабугада өч машина катнашындагы һәлакәттә хатын-кыз зыян күргән

Һәлакәт Нефтьчеләр проспектында Төзүчеләр урамында булган.

Алабуганың Нефтьчеләр проспектында Төзүчеләр урамында өч автомобиль бәрелешкән, “Шанс” салонында 41 яшьлек йөртүче хатын-кыз кысылып калган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алабугада зыян күргән хатын-кыз турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм хезмәтенә кичә 20.35 сәгатьтә килгән. Чакыру буенча 175 нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре барган.

Коткару хезмәте өч минуттан һәлакәт урынына килеп җиткән, зыян күргән хатын-кызга машинадан чыгарга ярдәм иткәннәр һәм табибларга тапшырганнар. Бәрелешкән машиналарга ут капмасын өчен, коткаручылар аккумляторларны сүндергәннәр. Һәлакәтткә очраган «Форд» һәм «Рено» автомобильләре йөртүчеләре зыян күрмәгән.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

http://tatar-inform.tata

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев