Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дөньяның иң зур куяннарын Актанышта үрчетәләр

Фландр токымлы куяннар ­дөньяда иң зурлары булып санала. Аларның авырлык­лары хәтта 10 килога кадәр җитә. Россиядә аларны күп­ләп үрчетүчеләр бармак белән генә санарлык. Шуларның берсе – Илнур Гыйләҗев – Актанышта яши. Егеткә әле 24 кенә яшь булса да, куяннарны үрчетү тәҗрибәсе 15 елдан артык. Фландр токымыннан тыш, ул строкач нәселле куяннар да асрый.

Элегрәк аларны ит өчен тотса, хәзер күбрәк токымны арттыру максатында үрчетә. Бу үзенә күрә шактый керемле бизнес дип саный Илнур. Аена 40лап куян сатыла икән. Фландрларны Татарстан районнарыннан тыш, Россия төбәкләреннән сорап килүчеләр дә күп. Ике айлык куяннар инде сатарга яраклы булып санала. Берсе уртача 1000 сум тора.

Барысы да башлангыч сыйныфта укыган чакта Илнурга әтисе ике куян бүләк итүдән башланган. Хәзер аларда йөзләгән куян. Бу йорт хайваннарын ничек ашатырга, тәрбияләргә кирәклеге турында Илнур китап­лардан укып өйрәнгән. Төп тәҗрибә, әлбәттә, вакыт белән килә, ди. Ул бүген куян асрау буенча үзе дәресләр үткәрерлек дәрәҗәдә. Барысын да колакка ятышлы итеп аңлатып сөйли. Теле телгә йокмый. Татарча да, русча да иркен аралаша. Инглизчә дә белә. «Бизнесыңны җәелдерү өчен телләр белү мөһим», – ди егет.

Куяннар өчен ояларның дизайнын ул үзе уйлап тапкан. Хайваннар өчен менюны да үзләре төзи. Бертуганы Айнур, әтисе Рәис абый, кәләше Гөлназ да аңа бу эштә ярдәм итә. Рәис абый улларының файдалы эш белән шөгыльләнгәннәренә сөенеп туя алмый. «Куян карарга кушсалар – булдырам, ә менә сату, алу, кәгазь эшләрен балалардан башка ерып чыга алмаган булыр идем», – ди ул, елмаеп.

Куяннар яши торган абзарны салу өчен Илнурга үзенең машинасын сатарга туры килгән. Хәер, бу акча гына да җитмәгән. Барлык чыгымнар суммасы 500 мең сумнан арткан. «Гигант куян үстерүчеләрне интернеттан эзләп табып, тәҗрибә уртаклашыр­га төрле төбәкләргә, шәһәрләргә бардым. Кайбер куяннарны Самарадан 6-7 сәгать машина багажнигында алып кайттык. Алар ерак юлларны җиңел кичерә. Нәселле куяннарны 2500 сумга сатып алдык», – ди Илнур.

Куян фермасында тәртип. Һәрберсенең үз оясы, нәсел өчен үрчетелә торганнары – бер якта, яңа бәбиләгәннәре – икенче урында. Яңа туган куян балалары бармак очы кадәр генә булалар икән. Алар йон астына яшеренгәннәр. Куяннар тиз үрчи, 30 көннән бәбили, елына дүрт-биш тапкыр, берьюлы уртача җиде-сигез куян китерә. Фландр токымлы куян кышын да, җәен дә бер төстә. Кыргый куяннардан аермалы буларак, кролик­лар төсләрен алыштырмыйлар икән. Фландрлар дөньяда иң зур куяннар булып санала. Илнурларда тәрбия­ләнә торганнарының иң зурысы 9 кило 800 грамм булган. Строкач дигәне аклы-каралы.

Кечерәк, уртача алты кило тирәсе авыр­лыкта була икән.
Күпләр, куяннар үлә, дип зарлана. «Барысы да дөрес ашатмау, тиешенчә тәрбияләмәү һәм вакытында вакцинация ясатмау белән бәйле», – ди Илнур. Чебен-черки еш кына төрле йогышлы авырулар тарата. Шуңа да, 45 көн булуга ук, куяннарга укол кадатырга кирәк. Бер вакцина 120 сум тора. Гадәттә, бер куянга өч төрле укол ясыйлар. Бу аларны төрле йогышлы авырулардан саклый. Куян тирәсендә еш йөри торган йорт хайваннарына шулай ук прививка ясатырга кирәк. Илнурларның абзарларында мыраулап йөргән мәчегә, гел куяннар белән беррәттән, вакцина кадыйлар икән.

Сыртыннан гына тотып, Илнур безгә гигант куяннарны күрсәтә. Без дә, фотога төшәргә теләп, куяннарга үреләбез. Баксаң, куяннарны тота да белергә кирәк икән. Колагыннан өстерәргә ярамый. Колак турысыннан кан тамырлары уза, аларга зыян килеп, колаклары имгәнергә мөмкин. Нәтиҗәдә, авырлык җыюдан туктыйлар. Андыйларны гадәттә, «брак» исемлегенә кертеп, иткә тапшыралар.
– Куяннар асрау минем яраткан шө­гылем. Шунысын да әйтергә кирәк, ак­ча китерә торган шөгыль,– ди Илнур.

Киләчәктә ул куян итен, күп­ләп, кибет киштәләренә чыгарырга җые­на. Әлегә Актанышта бер кибет белән генә хезмәттәшлек итә.
– Куян тиресе әллә ни кыйммәт йөрми анысы. 40-50 сум гына. Аның каравы фландр токымыннан уртача алты кило ит чыга. Бер килосы 350 сум тора. Кыскасы, бер куяннан 2000 сум акча эшләргә була. Анысыннан бигрәк, экологик яктан чиста, аллергия китереп чыгармый торган куян итенә ихтыяҗ зур. Авырлы хатыннар, диабет авырулы кешеләр аны еш сорый. Башка итләр белән беррәттән, кибет киштәләрендә куян ите дә сатылса, яхшы булыр иде,– ди Илнур.
Куян үрчетергә теләүчеләр белән ул һәрчак тәҗрибә уртаклашырга әзер.

 

Реклама

15 ел куян үрчетүче Илнур Гыйләҗевтән киңәшләр

Нәрсә ярамый

Куянны колакларыннан тотарга.
Һәрдаим чи яшелчә ашатырга. Кәбестә генә бирсәң дә, куянның эче китәргә мөмкин. Атнага бер көн печән бирү файдалы. Комбикорма ашаган куяннар тиз симерә, ләкин андыйлар нәсел дәвам итәр өчен сыйфатсыз була.

Бер анадан туган куян балаларын кушылдырырга ярамый, бу нәселдәнлеккә начар тәэсир итә.

Нәрсә ярый

Куяннарга 45 көндә беренче вакцина ясатырга кирәк.

Куяннарны каплатканда, ата территориясенә ана куянны кертсәң яхшырак. Ата куян үз оясында үзен иркенрәк хис итә. Җәй көне эссе булганга – төнлә каплату, ә кыш көне, киресенчә, көндез каплату уңышлы санала. Куянга, бәбиләсен өчен, 15 градус җылы җитә. Ул елына дүрт-биш тапкыр бәбили, чагыштырмача тиз үрчи. Берьюлы җиде-сигез куян баласы тудыра.

Нәсел өчен калдыра торган куяннар күбрәк сөт имәргә, нык булырга тиеш.

Куянның көндәлек рационында бодай, печән, кишер, бәрәңге,чамасы белән кәбестә булса яхшы.

Актаныш

http://shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X