Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар – ришвәтчелеккә каршы

Берләшкән Милләтләр оешмасы башлангычы белән ел саен 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Көрәшәбез, каршы торабыз, әмма ләгънәт суккан афәт бетәргә теләми генә бит. Шулай да көрәшергә, эшне балалардан башларга кирәк.

Җәмгыятьтә шактый таралган коррупция очраклары белән өлкәннәр генә түгел, мәктәп укучылары да яхшы таныш икәнлеген әйтеп торасы  юктыр.  Алар үзләренең фикерләрен  Татарстан  Республикасы   фән   һәм   мәгариф  министрлыгы ел  саен   ришвәтчелеккә  каршы  көрәш  мәсьәләләренә  багышлап  игълан иткән бәйгедә  чагылдыра. Быел да  октябрь-ноябрь айларында мәктәп укучылары арасында «Минем илемнең киләчәге - минем кулда!», «Коррупциягә «Юк!» дип әйтәбез» дигән иншаларга һәм «Намуслы яшәргә кирәк!» темасына балалар ясаган рәсемнәргә конкурс үткәрелде. Әлеге чара республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе тарафыннан оештырылды. Бәйгегә  районның  8  мәктәбеннән 80 инша, 20 мәктәптән 200 рәсем, барысы 280 иҗат  эше алынды.

 “Коррупция сүзе белән күптәннән таныш,– дип яза Сатыш  урта мәктәбе  укучысы  Сөмбел Габдерахманова үзенең иншасында. –Коррупция белән шөгыльләнгән кешенең эчке күңеле бик начар була. Минем уйлавымча, нинди генә Законнар кабул итмәсеннәр, коррупцияне безнең   матур дөньядан берничек тә куып булмый. Моның өчен бар кешенең теләге кирәк, коррупциягә нокта кую җәмгыятьтәге кешеләрнең үзләреннән тора. Әгәр алар ришвәт бирүдән туктасалар, ришвәтчелек тә чәчәк атудан туктар иде”. “Коррупция проблемасын хәл итү өчен мәктәпләрдә шөгыльләр, конкурслар оештырыла. Мин моны бик  мөһим чарага  саныйм. Бүген мәктәпләрдә киләчәк буын  кешеләре  белем  ала”, – дип яза Мичән мәктәбе укучысы Зөһрә Мифтахова. Юлбат мәктәбеннән Бәхтияр Әмиров та коррупцияне күрәлмавын  белдергән. “Ришвәт учагында кул җылытучылар бернәрсәне дә үзгәртергә теләмиләр. Ватан алдында  ант иткән, балаларны  яхшылыкка өйрәткән  кешеләр ришвәт ала. Аларны башкалар исәбенә яшәргә ни мәҗбүр итә? Бу  сорауны бар җитдилеге белән куярга  вакыт”,–ди укучы бала.

 Өченчекөн  Казан Кремлендә кор­рупциягә каршы иҗат  эшләре  бәй­гесенә  йомгак  ясадылар. Җиңү­челәр­не һәм номинантларны бүләкләү тан­танасы булды. Номинантлар  арасында Лесхоз  урта мәктәбенең VII сыйныф укучысы Ләйсән Әхмәтҗанова   да (фотода)  бар. Ул “Презентация” номинациясендә уңышка ирешкән.  

 Ул көнне “Коррупция: журналист карашы” республика  конкурсында җи­ңү­челәрне дә бүләкләделәр. “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе “Иң  яхшы радиосюжетлар сериясе” номинациясендә II урынны   алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев