Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“ЯЗЫЛМАГАНГА ИРЕМ АЧУЛАНДЫ“

Газета укучыларыбызга 1 декабрьдән 10 сына кадәр “Саба таңнары”на ташламалы бәяләрдән язылу ункөнлеге барганлыгын хәбәр иткән идек.

 Абунәчеләребез әлеге мөмкинлектән файдаланамы, газетаны кемнәр алдыра һәм ни өчен алдыра, алдырмаучыларның ни сәбәпле язылмаганлыкларын белеп, фикер-тәкъдимнәрен ишетү максатыннан Мичән авыл җирлегенә юл алдык.

  Дөресен әйтик,  Яңа Мичәндә дә безне яратып каршы алучылар да, тәнкыйть белдерүчеләр дә, киңәш-табыш бирүче­ләр дә, матбугатка карата үз фикереннән кайтмаучылар да очрады. Газетабызның тугры дусларын барлау һәм  район басмасына язылырга өлгермәгәннәргә ташламалы бәяләрдән язылу барышын  күзаллау  өчен  хат ташучы Гөлләрия Әскәрованы да үзебез белән иярттек.  Яңа Мичән төзек, матур авыл. Кышкы аклык  авылга тагын да матурлык, хозурлык иңдергән.  Безне шул куандырды:   бу яртыеллыкта  83 хуҗалыкның  34 ендә «Саба таңнары» газетасын алдырсалар,  2018 елның яртысында инде 46 гаилә  язылган булып чыкты. Бу әле соңгы күрсәткеч дигән   сүз түгел. Әйтик, матбугатка язылырга өлгермәгән  Гөлүсә Имамиева безне ачык йөзе белән каршы алып,  өйгә үк  чакырды. «Узган яртыееллыкта язылмый калганмын бит. Ирем Зөлфәт, ничек инде “Саба таңнары”н ал­дырмыйсың, район хәл­ләрен кайдан беләсең, дип ачуланды.  Язылабыз, кышкы озын кичләрдә укырбыз, Алла боерса», дип акча барларга кереште.  Бу йорттан күңел күтәренкелеге алып,   алдарак  икенче төзек, матур өй ишеген шакыдык.  «Гомеребез буе алдырмадык, нишләп быел гына язылыйк инде», – диде ягымлы  хуҗабикә. Бу ханымга да үпкәләмәдек, чөнки тормышта һәркемнең үз карашы, үз кыйбласы, үз яшәү рәвеше. Урамнар буйлап йөри торгач, хат ташучы булу өчен никадәр сабырлык, халык белән уртак тел таба белү кирәклегенә инандык. Кайбер тыкрыкларга тездән кар ерып керсәк тә, хат ташучыбыз эшеннән зарланмады. Гөл­ләрия Әскәрова әле бу хезмәттә яңа кеше булса да, эшен яратып, халыкка кирәклеген аңлап башкара...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев