Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Минем алардан фатир сорап килгәнем булмады”

Балтач районының Ленин урамыннан Рәмзия Муллагалиева “Зарлы телефон”га: “3 август көнне су үткәргече уздырганда, үги әтием туфрак астында калып, гомере өзелде. Алар әнием Гөлсәминә Гаффарова белән язылышмыйча гына унбиш ел бергә яшәделәр. Беренче никахыннан улы бар, үги әти аңа унсигез яше тулганчы алимент түләде. Хәзер аны әтинең фатирына дәгъва итә, диләр. Әни I төркем инвалид сеңлесе белән шунда пропискада, шунда яшиләр. Улы торакны үзенә алса, әни авыру туганы белән урамда калачак. Әни үзе дә дүрт мәртәбә инсульт кичерде”, – дип шалтыраткан иде.

Күңелсез хәбәр! Ләкин мондый проблемалар хәттин ашкан. Бигрәк тә икенче, өченче тапкыр кияүгә чыккан хатын-кызлар ирләре вафатыннан соң әлеге күңелсезлек белән күзгә-күз очраша. Кайвакыт: “Нишләп киләчәкләре турында уйламадылар икән?” – дигән сорауга җавап эзли башлыйсың. Чөнки кемнең гомере кайчан өзеләсен кем белгән? Кыскасы, бу хәлдә “Йа, Раббым, адәм балаларына иман, тәүфыйк бир” диясе генә кала. Чөнки закон дигән әйбер бар! Ә ул артык вакланып тормый...

Балтачка соңрак барып, әлеге хәлгә ачыклык кертермен дип уйлаган идем, әмма Рәмзия суларга да ирек бирмәде, көн саен диярлек редакциягә шалтыратты. Аларның ишекләрен ачып керүгә хәлләренең, чыннан да, каравыл кычкырырлык икәнен чамаладым. Чөнки Рәмзиянең үги әтисе Рафис Насруллин йортында әнисеннән тыш, аның авыру сеңлесе – 45 яшьлек Гөлсәидә дә бар. Гөлсәидәнең бу дөньяда бернинди гаме юк, бернәрсә аңламый, бернәрсә белми, берәүне дә танымый һәм сөйләшми. Ләкин Гөлсәминә өчен ул – туган! Сеңлесенең аркасыннан назлы кочып “без икәү генә калдык, беркемебез дә юк” ди.

Сүз 33 квадрат метрлы фатир турында бара. Анда җылы су да юк, бәдрәф тә урамда.

Гөлсәминә Гаффарова

Ул Арча районының Мирҗәм авылыннан. Кыз яшьлегендә кунакка кайткан егеткә кияүгә чыгып, Саратов якларына китә. Ире белән җиде ел яшәгәннән соң аерылып, кечкенә кызын күтәреп әнисе йортына кайтып төшә. Ире турында “каһәрләде, кыйнады” ди.

Авылга кайткач, колхозда эшли. Соңыннан аны Балтач районы Көшкәтбаш авылы егете белән таныштыралар.

– Ул өйләнмәгән егет, әти-әнисе күптән вафат, әтисенең авыру апасы белән яши иде, – ди икенче ире турында Гөлсәминә.

Алты ел бергә яши алар, әмма хатынның бәхете бу юлы да озакка бармый, ир яман чирдән үлеп китә.

– Шул ирнең йортында утырып калдыгызмы? – дип сорыйм аннан.

– Ул өй бик иске, җимерелергә җиткән иде. Аннан мине Рафис белән таныштырдылар, – ди ул.

– Кияүгә чыккансыз да кияүгә чыккансыз... Үзегезнең генә яшәп карау, туган йортка кайтып төпләнү теләге булмадымы? – дип сорыйм Гөлсәминәдән.

– Авылда торып булмый, авыр! Хайван асрадык без, – ди ул.

Аңлавымча, Мирҗәмдәге өйләре дә иске булган. Кыскасы, Гөлсәминә тарафыннан анда кайтып эшкә урнашу, йортны яңарту максат итеп куелмаган.


Рафис Насруллин

Рафис – Гөлсәминәнең өченче ире булса, Гөлсәминә дә Рафисның өченче хатыны. Шулай килеп чыккан инде. Гөлсәминә әйтүенчә, беренче хатыны ирне үзе ташлап киткән. Мин моны исбатлый да, инкарь итә дә алмыйм, аның кирәге дә юк. Уртак балалары – Алмаз бар, ул 30га җитеп килә инде. Аңа өч яшь вакытта гаилә таркалган.

Соңыннан Рафис икенче хатын алып кайткан.

– Казан кызы булган ул, мунчада ис тиеп үлгән, – ди Гөлсәминә.

Әлеге бәхетсезлектән соң ир бераз ялгызы гомер кичергән дә, аны үзеннән 11 яшькә кечерәк Гөлсәминә белән таныштырганнар. Хатын әйтүенчә, алар бик бәхетле яшәгән. “Бер-беребезгә исемнәребез белән дә дәшмәдек, матур сүзләр кулландык”, – ди.

Миңа калса, Рафис начар кеше булмаган. Башта Гөлсәминәнең авыру сеңлесен үзләренә алып кайткан. Гөлсәидә шушы йортта гомер кичергәнгә дә 12 ел булган инде.

– Ул аны миңа караганда да ныграк яратты, җитәкләп кенә йөртте. Мин хастаханәләрдә еш яттым, дүрт тапкыр инсульт кына кичердем. Бу вакытларда Гөлсәидәне Рафис карады. Әнигә дә инсульт булды, ул да урын өстенә калды. Арчага йөрү ерак, уңайсыз иде, шуңа күрә, аны да үзебезгә алып килдек. Озак ятмады, 15 көннән мәрхүмә булды, – ди Гөлсәминә.

Өстәп шуны әйтә алам: бәйрәмнәрне дә туганнары белән бергә матур итеп уздырган алар. Рафисның 60 яшен дә шаулап-гөрләп билгеләп үткәннәр...

Әгәр дә ир шундый әйбәт кеше булган икән, нигә үз баласы белән аралашмаган, ике дистә ел буе аның хәлен белмәгән икән?

– Рафисның миннән яшергән бер сүзе дә булмады. Шушы 15 ел эчендә улы белән хәбәрләшмәделәр дә, сөйләшмәделәр дә, – ди Гөлсәминә.

– Бергә яшәгән дәвердә фатирыгыз нинди үзгәрешләр кичерде? – дип сорыйм аннан.

– Ремонт ясадык. Диван, телевизор тумбочкасы алдык. Рафис банктан 100 мең сум ссуда алган иде, аны биш ел эчендә түләп бетердек. Мотоцикл алган иде, сатты, – ди ул.

– Үзегез кайларда эшләдегез? – дип янә сорау бирәм аңа.

– Эшләмәдем. Сеңлемне карадым. Аның үзен генә калдырып булмый, – ди Гөлсәминә.

– Унбиш ел – байтак гомер. Нигә язылышмадыгыз? – дим.

– Рафиска әйтеп карадым. “Кеше көлдереп йөрмик, болай да әйбәт торабыз бит”, – диде. Күрше әби дә бу хакта әйткән, әмма никтер Рафис язылышмыйча яшәүне кулайрак күрде”, – ди ул.

  • Гөлсәминә туганнары янәшәсендә
 

Фаҗига

Рафис 61 яшендә дә эшләп йөргән әле. Соңгы вакытларда кышларын котельныйда хезмәт куйса, май аенда сезон беткәч, җитәкчеләре нәрсә кушса, шуны эшләгән.

Хәерсез 3 август көнне экскаватор казыган чокырда су торбасы уздыра алар. Гомумән, әлеге тарих бик тә сәер тоелды миңа. Ир белән бәхетсезлек килеп чыкканда башкалар кайда булган? Нишләп ул чокырда берүзе эшләгән?

– Өч метр тирәнлектәге чокырда эшләгән алар. Экскаватор өйгән балчык чокыр кырыеннан ишелеп төшкән. Никадәр балчык төшкәнен чамаларга була, хәтта кабыргалары сынган! – ди Гөлсәминәнең кодасы Илсур Гарифуллин.

– Үләренә өч көн кала эштән кайтты да: “Мунча якмадыңмы?” – дип сорады. Юынып чыккач: “Минем белән эшләүче Камил абый билдән балчык астында калды, шуны казып чыгардым. Экскаватор бер урыннан өчәр тапкыр казый, балчык ишелә”, – диде. Өч көннән соң үзенең харап буласын сизенде микән әллә? Ул көнне иртәнге сигезенче яртыда ике термос алып, “пока, матурым” дип эшкә чыгып китте. Кайбер көнне шалтыратып хәлен белә идем, бу көнне хәбәрләшмәдек тә. Чокырга балчык ишелеп төшкәнне заправка янында тамак ялгап утырган кешеләр күреп йөгереп килгәннәр, әмма кеше күрмәгәннәр. Шушы көнне миңа дүртенче тапкыр инсульт булган, ашыгыч ярдәм хастаханәгә алып киткән, үзем бернәрсә белмим, – ди Гөлсәминә.

– Соңыннан гына аны казып алганнар, әмма өскә тартып чыгара алмаганнар, – ди Илсур.

Бүген әлеге бәхетсезлек очрагы белән тикшерүчеләр шөгыльләнә. Гаеплене табарлар, җавапка тартырлар дип ышанып калам. Ни генә дисәң дә, адәм балалары андый шартларда эшләргә тиеш түгел – куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлергә тиеш! Әлеге коточкыч хәл башкаларга сабак булсын иде.


“Аллаһы Тәгалә бирде, Аллаһы Тәгалә алды”

Инде кабат Рафисның беренче никахтан, дөресрәге, бердәнбер никахыннан туган бердәнбер улы Алмазга әйләнеп кайтыйк.

– Аның әнисе икенче тапкыр кияүгә чыккан, ул ир Алмазны уллыкка алган, үзенең фамилиясен биргән. Бер караганда, Алмаз Рафисның йортына дәгъва белдерергә тиеш түгел, – ди Гөлсәминәнең өенә җыелучылар.

Шулай итеп, моңа кадәр тавыш-тынсыз яшәгән, үзенең барлыгын бер тапкыр да белдертмәгән Алмаз каян килеп чыккан соң?

– Әтисе үлгәч, белми калмасын, бездән яхшылык булсын дип эзләп таптык аны, – ди Илсур.

– Алмаз “фатир минеке, чыгып китегез” дидеме? Ни өчен шундый нәтиҗә ясадыгыз? – дип сорыйм Гөлсәминәдән.

– Рафисның вафатыннан соң документлар белән йөри башладым. Пенсия фондына да бардым. Нотариуска да керергә туры килде. Менә шунда миңа: “Сездән бернинди документлар да кирәкми, фатирның чын хуҗасы кайтты” диделәр, – ди хатын.

– Алмаз ипотекага фатир алган, шуны түләргә кирәктер инде, – дип сүзгә кушыла Илсур.

Алмаз үзе “өйдән чыгып китегез” дип әйттеме? – дип кабат сорыйм алардан.

– Безгә бернәрсә дә әйтми шул ул, урамда калдырырга җыена. Аны әллә ничә тапкыр Балтачта күргәннәр, документлар белән йөридер, – диләр миңа өйдәгеләр.
Инде Алмазның кичерешләре турында фикер йөртик. Җир астына кереп ятарга тиешле кешене, аның гаиләсен ул бөтенләй белми. Шуңа күрәдер инде, әтисе йортының капкасын да ачып кермәгән, аның гәүдәсен зиратта көтеп торган. Шунысы кызганыч, тере килеш күрә алмаган...

Беркайчан да әтисен эзләп килмәгән, алименттан тыш бер тиен дә акча сорамаган, алмаган... Әтиле килеш тә әтисез булып яшәгән... Иң беренче соравым да шул булды:

– Нишләп әтиең белән аралашмадың?

– Ул бит әти! Ул мине эзләп табарга, ничектер аралашырга тиеш булгандыр. Аның теләге булмагач, мин нишли ала идем соң? – диде ул.

Соңыннан Алмазга Балтачтагы хәлләр турында сөйләдем. Гөлсәминәнең куркуын бәян иттем, күз яшьләрен, авыру сеңлесен телгә алдым. Киләчәккә планнары турында сораштым.

– Мин аларның кайда, нинди фатирда яшәгәнен дә белмәдем, кызыксынганым да булмады. Әтине җирләп кайткач, шалтыратып, “сез – бердәнбер варис” диделәр, килергә куштылар, – ди ул.

– Кем шалтыратты?

– Бу эш белән шөгыльләнүче кешеләр. Бу вакытта йортта авыру бар икәнен белә идем. “Аларның барыр урыннары бармы соң?” – дип сорадым. “Бар, аларга дәүләт йорт бирде”, – дип әйттеләр. Сөендем инде, әлбәттә. Минем фатирым юк, ипотека түлим. Әни өендә дә кеше өстендә кеше. Әгәр дә торыр урыннары, барыр җирләре юк икән, яшәсеннәр! Мин өйдән куып чыгарырга сәләтле кеше түгел! Бу – җәмгыять тарафыннан да, дин күзлегеннән караганда да хупланмый. Аллаһы Тәгалә бирде, Аллаһы Тәгалә алды килеп чыга инде. Фатирны минем исемгә күчерсәләр дә, торсыннар! Минем алардан фатир сорап килгәнем булмады, җыенмаган да идем. Әмма аларга карата бераз үпкәм бар. Зиратка килгәч, бер алдыма, бер артыма төштеләр, фатир өчен булгандыр инде... Әтинең кырыгына чакырабыз дигәннәр иде, чакырмадылар, – ди Алмаз.

– Син үги әтиеңнең фамилиясен йөртәсең, ул сине уллыкка алган икән, – дим аңа.

– Әйе, мәктәпне бетергәч кенә булды ул хәлләр, – ди егет.


Соңгы сүз

Алмаз белән аралашуы ничектер җиңел. Җөмләсе саен ул елмаеп “рәхәтләнеп яшәсеннәр” дип языгыз” дип кабатлады. Озак та үтми, миңа менә бу шигырьне җибәрде. Авторын гына күрсәтмәгән, шаяртып “Г.Тукай” дип куйган.

Гайбәт теле озын була,
Дөреслек телсез булгач.
Сөйләсеннәр, исем китми,
Йөрәгем керсез булгач.

Сүз ишетәм, сүз ишетәм,
Баш иеп тыңлыйм гына.
Сагынып елыйм гына да,
Моңаеп җырлыйм гына.

Менә шундый егет булып чыкты Алмаз, Гөлсәминә! Сеңлеңне кочаклап, елап утырма. Сине дә, Алмазны да аңлыйм. Берегез унбиш ел шуның белән гомер кичергән, икенчегезнең “әти”се дип атала.

Ни кызганыч, безнең җәмгыятьтә Алмаз кебекләр сирәк. Бигрәк тә яшь егетләр синең күз яшеңә карап тормый. Алай гына да түгел, кан туганнар фатир, җир бүлә, сугыша, дошманлаша. Бер кишәрлек җир өчен дә дер калтырап торалар.

Бер кишәрлек җир дигәннән, Гөлсәминә әйтүенчә, аларга беркем дә, бернинди дә фатир бирмәгән. Район администрациясеннән дә белештем, исемлектә алар юк. Фатирлары булса, район башлыгына, тагын әллә кайларга хатлар язып, урамда калдырмауларын, Алмаздан яклауларын сорап хат язарлар иде микән?

Ә мин шундый чын ир-егет тәрбияләгәне өчен Алмазның әнисе Сәлимәгә рәхмәт әйтәм!

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев