Эльмира Флун автор яңалыклары
-
“Кызым белән киявем акчамны талый, үлемтеккә дигәнен дә алдылар...”
Гаиләдә килеп чыккан ызгышлардан да авыррак проблема юктыр. Чөнки үз туганнарыңнан качып булмый. Сезгә бәян итәсе әлеге тарихта берәүне дә гаепләргә җыенмыйм. Гаеп, гадәттә, атта да, тәртәдә дә була. Вакыйганың уртасында – Арча районы Сөрде авылында яшәүче 89 яшьлек Саҗидә Шәйхетдинова. Гомере буе укытучы булып эшләгән Саҗидә апаның бүген дә хәтере искиткеч! Вакыйгаларны еллап түгел, айлап, көнләп хәтерли. Әмма кайбер сүзләре сагаерга да мәҗбүр итте. Болары турында соңрак... Саҗидә апа: “Кызым белән киявем акчамны талый, үлемтеккә дигәнен дә алдылар”, – дип кычкырып елый-елый редакциягә шалтыратты. Сөрдегә юл тоттык.
-
Эт елында этләр елый яки Әйшә приютындагы хәлләр
Яшел Үзән районының Әйшә авылыннан кайткач, кемне күбрәк кызганырга да белмәдем. Приютта яшәүче 370 этнеме, шулар янында бер тиенсезгә кайнашучы кешеләрнеме? “Акчарлак” редакциясенә бер-бер артлы ике хат килеп төште. Берсе –Әйшә халкыннан, икенчесе Казанда яшәүче Мөслимә Бәхтияровадан. Инде соңгы авторыбызның хатына күз салыйк.
-
Авыл укытучысы
Актаныш районының Яңа Кадермәт авылына барганда барысы да үз урынында иде. Телебез турында әйтәм. Татар теле укытучылары үз дәрәҗәсен белә, без – татар халкы да кимсетелмәгән идек. Шуңа күрә, укытучы белән әңгәмә дә күңелле генә килеп чыкты. Югыйсә, чиста татар районы укытучыларына татар теле турында сорау биреп утыру үзе үк мәгънәсезлек булыр иде.
-
Лаешта зират җирләрен саталар
Яңа гына газиз баласын җир куенына иңдергән бер ана “Акчарлак”ка шалтыратты: “Улымның гәүдәсен Лаеш районының Имәнкискә авылына җирләргә алып кайткач, бездән 15 мең сум акча алдылар, – диде кайгыдан тәмам бөгелеп төшкән, аптыраган ана. – Югыйсә, анда улыбызның әби-бабасы күмелгән. Акчабыз да юк иде, чөнки улыбыз бер ел авырды...”
-
“Минем алардан фатир сорап килгәнем булмады”
Балтач районының Ленин урамыннан Рәмзия Муллагалиева “Зарлы телефон”га: “3 август көнне су үткәргече уздырганда, үги әтием туфрак астында калып, гомере өзелде. Алар әнием Гөлсәминә Гаффарова белән язылышмыйча гына унбиш ел бергә яшәделәр. Беренче никахыннан улы бар, үги әти аңа унсигез яше тулганчы алимент түләде. Хәзер аны әтинең фатирына дәгъва итә, диләр. Әни I төркем инвалид сеңлесе белән шунда пропискада, шунда яшиләр. Улы торакны үзенә алса, әни авыру туганы белән урамда калачак. Әни үзе дә дүрт мәртәбә инсульт кичерде”, – дип шалтыраткан иде.
-
Күп балалы гаиләләргә нинди ярдәм каралган яки законда ни дип язылган?
Бар иде заманалар! Мин кечкенә вакытта “күп балалы гаилә” дигән төшенчә булмады. Чөнки гаиләләрнең күбесендә дистәләгән кеше, өй борынча саный китсәң, барысында да 4-5 нарасый, аннан күбрәкләр дә бар. Хәтта кайберәүләр унар бала тәрбияләде. Кыскасы, бала алып кайтты да бала алып кайтты. Дәүләт аларга акча да, җир дә бирмәде. Ун бала тапканнарга гына медаль такты. Шуның белән вәссәлам!