Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эт елында этләр елый яки Әйшә приютындагы хәлләр

Яшел Үзән районының Әйшә авылыннан кайткач, кемне күбрәк кызганырга да белмәдем. Приютта яшәүче 370 этнеме, шулар янында бер тиенсезгә кайнашучы кешеләрнеме? “Акчарлак” редакциясенә бер-бер артлы ике хат килеп төште. Берсе –Әйшә халкыннан, икенчесе Казанда яшәүче Мөслимә Бәхтияровадан. Инде соңгы авторыбызның хатына күз салыйк.

"Әйшә авылында этләр приюты бар, әгәр аны барып күрсәгез, сезнең дә йөрәгегез сыкрар иде. Суыкларда ачык далада яши алар. Үзләре ач. Көненә бер тапкыр суда пешкән ярма бирәләр, кайбер көннәрдә анысы да булмый. Шул этләргә кем ничек булдыра ала, шулай булышсын иде. Төзелеш материаллары беләнме, азык-төлек беләнме... Приют эшчеләренең машиналары бар, килеп тә алырга мөмкиннәр. Ул приютны “этләр зираты” диләр, чөнки алар ачтан, суыктан үлә. Чит илләрдә этләр, мәчеләр өчен нинди әйбәт приютлар бар, бездә юк итәргә генә беләләр. Телевизорны кабызсаң, кешеләргә ташланган этләрне күрсәтәләр. Алар ач, шуңа ташланалар, тук эт беркайчан да адәм баласына зыян салмый. Этләрне алалар да кирәге беткәч чыгарып ташлыйлар. Мондый адәмнәрне суд каршына бастырырга кирәк!” – дигән автор.

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев