Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күп балалы гаиләләргә нинди ярдәм каралган яки законда ни дип язылган?

Бар иде заманалар! Мин кечкенә вакытта “күп балалы гаилә” дигән төшенчә булмады. Чөнки гаиләләрнең күбесендә дистәләгән кеше, өй борынча саный китсәң, барысында да 4-5 нарасый, аннан күбрәкләр дә бар. Хәтта кайберәүләр унар бала тәрбияләде. Кыскасы, бала алып кайтты да бала алып кайтты. Дәүләт аларга акча да, җир дә бирмәде. Ун бала тапканнарга гына медаль такты. Шуның белән вәссәлам!

Тора-тора шундый заманнар килде: бала тапмый башладылар! Бер бала белән калучылар күбәйде. Олы улым үскән заманда балалар аз булганлыктан, ясле-бакчаларны ябып бетерделәр.

Озак яшәлгән, күрәсең, инде кабат үзгәреш, кабат бала табалар, алай гына түгел, “күп балалы гаилә” дигән төшенчә барлыкка килде, аларга аерым ташламалар билгеләнде. Без үскән замандагы әниләрне куып тота алмасалар да, бүгенге яшьләргә афәрин дияргә генә кала: өчәр бала табалар...

Күп балалы гаиләдә ничә бала?

Бүген Россиядә “күп балалылар” тугыз процентны тәшкил итә. Мәскәүдә, мәсәлән, 111864 күп балалы гаилә яши. Алар Казанда да аз түгел. Без, гадәттә, өч бала тәрбияләнгән гаиләләрне “күп балалы” дибез. Ләкин гомум кабул ителгән мондый термин юк. Чөнки кайбер регионнарда туучылар саны югары, 4-5 бала алып кайтучыларга гына “күп балалы” дигән статус бирәләр. Татарстанда да демографик яктан проблемалар юк, Аллага шөкер, кыскасы. Шуңа күрә, өч бала алып кайттым да, күп балалы булдым дияргә ашыкмагыз. Икенчедән, Казанда күп балалы гаиләләргә берәүнең дә исе китми, шуңа күрә федераль ташламаларга гына өметләнә аласыз. Ә алар бик күп! Сезгә кадәр барып җитә, ярдәм итә алса, әлбәттә! Мәсәлән, Татарстанда балаларга кытлык булмагач, өченче балага айлык түләү юк. Ә Россиядә бар. Социаль пособиене алу өчен дә тир түгәргә, сине түбәнсетә торган белешмәләр артыннан йөрергә, кыскасы, акчасыз икәнеңне дәлилләргә, расларга кирәк.

Узган “Зарлы телефон”нарның берсенә Чистай районының Мөслим авылыннан шалтыраттылар: “Мин – күп балалы ана. Безнең авыл мәктәбендә укучыларга берсе-берсе 700 сум торган китап һәм дәфтәр алырга кушалар. Гаиләбезнең андый мөмкинлеге юк. Ирем әлегә эшсез, балаларның пособие акчасына очын-очка ялгап яшибез. Якын-тирә авыл мәктәпләренең берсендә дә китап-дәфтәр алу дигән нәрсә юк. Район социаль яклау бүлегеннән ярдәм итәбез дигәннәр иде, анда да булышучы табылмады. Дөресрәге, ярдәм алу өчен иремнең хезмәт хакы турында белешмә сорадылар. Әйткәнемчә, ул эшләми. Кулымда акча булса, мин аларга ярдәм сорап бармыйм”, – диде шалтыратучы. “Зарлы телефон”да утыручы журналист, үз чиратында, Чистай районы Башкарма комитеты мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Ирина Новикова белән элемтәгә керде. Урынбасар исә: “Безнең районда барлык мәктәпләр дә китап белән тәэмин ителгән, әгәр берәр мәктәптә укучыларга китап җитми икән, башка мәктәптән артып калган китапларны соратып алабыз. Дәфтәр исә бер мәртәбә кулланыла торган әсбап һәм аны укучылар үзләре сатып ала”, – дип җавап биргән.

Шушы шалтыратуны тагын бер тапкыр тыңлагач, кабат үзебез яшәгән җәмгыятькә рәнҗеп куйдым: берәүләр бер башларына миллионнар эшли, ә зур бер районның социаль яклау бүлеге күп балалы гаиләләргә баласын мәктәпкә әзерләү өчен бер мең сум акча белән дә ярдәм итә алмый. Белешмә сорап утыра. Юк, социаль яклау бүлеген гаепләмим мин, алар кануннарга буйсына. Ә кануннар гаҗәп бездә. Әти кеше эшләсә, ярдәм итәләр, эшләмәсә – юк. Төптән уйлап карасаң, киресенчә булырга тиеш бит. Алай дисәң, ялкауларның балаларына нигә булышырга тиешләр әле? Аталары бот күтәреп ятканда дим... Ләкин бу сүзләр мин Мөслим авылында танышкан гаиләгә кагылмыйдыр дип уйлыйм.

Шалтырату аноним булса да, эзләп таптым мин аларны. Кечкенә генә авылда күп балалы гаиләләр әлләни күп түгелдер, булсалар да, барысының да йөрәк парәләре беренче сыйныфка укырга бармыйдыр... Башта җирле үзидарә рәисе белән әлеге гаилә турында сөйләштем.

– Газетага шалтыратып зарланалармы?.. Илһам беркайда эшләми, эчеп ята, эшкә урнашсын иде, – диде ул.

Шушы сүзләрдән соң кәеф кырылды, әлбәттә, әмма май чүлмәге тышыннан күренә дип, матур гына йортның капкасын ачтым. Мине күрүгә хуҗабикә чистарта торган үрдәген дә онытып: “Акчарлак”ка мин шалтыратмадым”, – дип аклана башлады. Бу гамәле өчен кисәтү ясаганнардыр инде аңа дип уйлап куйдым.

Лилия һәм Илһам Яруллиннар унике ел бергә гомер кичерә. Икесенең дә икенче никах. Икесенең дә беренче никахтан туган балалары бар.
Илһам да, Лилия дә шушы авыл кешеләре. Иң кызыгы: аларның беренче тормыш иптәшләре дә шушы авылныкы, әле дә шунда яшиләр...

 

Илһам

Илһамга – 50 яшь. 10 сыйныфны тәмамлагач машина руле артына утыра, аннан армия сафлары, аннан тагын туган яклар... Төпчек малай. Төп нигездә калган. Мин килгәндә гаражында кайнаша иде ул. Гаилә турында мәгълүмат туплауга ук бу кешегә карата хөрмәт хисе туды, яхшымы ул, яманмы, хатыны Лилия белән 90 яшьлек әтисен, 84 яшьлек әнисен карыйлар. Алдан кисәтеп килмәдем, ләкин бабай чип-чиста киемнән, күзләрен йомган килеш диванда тыныч кына утыра иде. Өй җылы. Урын-җир дә чиста.

– Әтинең хәле начар түгел. Шикәр чире белән авырый. Ашый-эчә дә йоклый. Колагы ишетми, аңлап та бетерми, – ди Илһам.

– Аны ничек юындырасыз? Мунчага күтәреп йөртәсезме? – дим.

– Күтәрерлек түгел ул, авыр, 100 килограмм, җитәкләгәч, әкрен генә үзе бара...

Ләкин мине бабай таң калдырды, китәргә җыенганда күзләрен йомган килеш: “Исән-имин йөр, сеңлем”, – диде.

Әниләре сөбханалла әле. Әңгәмәдә катнашып, үз фикерен белдереп утыра. Афәрин, бабай белән 62 ел бергә яшиләр икән.

– Без хәзер балалар кулында. Өйдә дә берни дә эшли алмыйм, – ди әби.

– Күптән эшсез өйдә утырасызмы? Ни өчен? Авылда эш юкмы? – дип сорыйм Илһамнан.

– Авылда бетте. “Татагро”да шофер булып эшләдем. Бер елдан артык кына өйдә. Мөмкинлегем юк. Югыйсә, эш таптым. Ләкин мин китсәм, Лилиянең эшенә зыян киләчәк. Йортта һәрвакыт кемдер булырга тиеш, – ди гаилә башлыгы.

Шулайдыр инде, әби белән бабайдан тыш тагын ике кызчык бар бит әле. Менә шулар быел беренче сыйныфка укырга барган да инде.

– Беренче никахтан туган балаларыгыз белән аралашасызмы? – дип сорыйм Илһамнан.

– Күргәнем дә юк. Барырга дип йөрим менә, – ди ул.

– Ничек инде балаларыгыз белән аралашмыйсыз? Аларның ни гаебе бар? – дим аңа.

– Башта күрсәтмәделәр, хәзер зурлар инде. Авылдан чыгып киттеләр, – ди әти кеше.

– Сезне эчә диләр, – дим аңа.

– Кем әйтә?.. Булыштыра, әлбәттә. Ләкин мин гел эчеп йөрмим. Әле яңа Чистайдан кайттым, рульдә, – ди ул.

 

Лилия

Лилиягә – 38 яшь. Алда әйткәнемчә, Илһам – Лилиянең икенче ире. Беренче ирдән ике игезәк ул тапкан. Илһамнан ике игезәк кызы бар.
Малайларга – 17 яшь, алар Чистайда техникумда белем ала. Лилия, әлбәттә, ике улын да Илһам гаиләсенә алып килә һәм алар, нәтиҗәдә, дүрт бала тәрбияли, димәк, Лилия – күп балалы ана.

– Сыер савам. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач та фермага эшкә кергән идем. Соңыннан китапханәдә идән юдым, ашханәдә пешекче булып эшләдем. Соңгы ике елда сыер савам, – ди ул.

– Күпме хезмәт хакы аласың? Вакытында түлиләрме? – дип сорыйм аннан.

– Дүрт ай була инде, хезмәт хакын күргән юк. Балаларны ничектер мәктәпкә җыярга, укытырга да кирәк бит әле. Районның социаль яклау бүлегеннән ярдәм көткән идек, анысы да булмады. Кызларга бөтен әйберне үзебез алдык, – ди Лилия.

– Мәктәптә ашаган өчен күпме түлисез? – дип сорыйм алардан.

– Бүген Чистайга барып, ике кызга бер айга 1 мең 400 сум түләп кайттым. Акча түләргә дә район үзәгенә барырга кирәк. Балалар бакчасында икесенә 3 меңгә якын китә иде, – ди Илһам.

Балалар бакчасын мәктәп белән чагыштырырга кирәкми. Анда көнгә дүрт тапкыр ашаталар! Кичкә кадәр тоталар. Йоклаталар...

– Җир бирделәрме? – дип сорыйм алардан.

– Чистайдан бирделәр, – ди Илһам.

– Анда нишләргә җыенасыз? – дип сорыйм.

– Әлегә буш тора. Киләчәктә сатасы булыр инде, – ди гаилә башлыгы.

Чистай шәһәре яныннан җир алу – зур бүләк, минемчә. Ләкин аны кем генә файдалана ала соң? Моның өчен тырыш булу өстенә, иң мөһиме: акча кирәк. Илһам анда өй салсынмы? Бернинди техникасы булмаган килеш иген үстерсенме? Фермерлык хуҗалыгы ачсынмы? Булмаячак! Балаларының киләчәген уйлап, салым түләп торса гына инде.

Миңа калса, мондый гаиләләргә авылда яшәү җиңелрәктер. Бакчалары бар. Өстәвенә, мал асрап, акча кертә алмаган очракта да, тамаклары ач булмаячак. Яруллиннар да кош-кортлар өстенә үгезләр тота. Ләкин болар гына җитәме соң? Әле ул балалар авырый да бит! Аларга кием дә, иптәшләренеке кебек телефон да кирәк! Ә тешләре сызласа? Сүз уңаеннан әйтәм: мәсәлән, Казанның түләүле клиникасында бер тешне дәвалау уртача 6 мең сумга төшә! Ә түләүсезенә эләгеп булмый, эләксәң дә, сыйфаты ташка үлчим. Син балаларга менә шуларны аңлатып кара!
Әмма Яруллиннар бүген шуның белән бәхетле: әби-бабай исән! Пенсия алалар! Икесенекен бергә кушкач, байтак акча килеп чыга. Күпләр эшләп тә ул кадәр хезмәт хакы ала алмый.

Ә районның социаль яклау бүлегеннән ярдәм көтеп булмый. Моның өчен, һичьюгы, Илһам эшләргә тиеш! Эшләп күпме акча ала ул? Әби-бабайны карап торса, отышлырак түгелме? Карау гына түгел, әби-бабайның өсләреннән тузанны өреп торырга кирәк! Шул акчалар беркөн бетсә, гаиләне ни көтә? Теләсә нинди хезмәт хакына шөкер итеп, гаилә башлыгына эшкә урнашасы була инде.

Соңгы сүз

Әлеге гаилә мисалында күп балалы гаиләнең тормышын чагылдырдым. Барысы да болай яшәмидер, әлбәттә. Бай тормышта көн күргәннәрне дә, шәһәрдә авыр тормышта яшәгәннәрне дә беләм. Әмма дәүләт берсенә дә акча өләшми. Җирне исәпкә алмаганда, әлбәттә.

Алда әйткәнемчә, бүген күп балалы гаиләләргә төрле ташламалар каралган. Транспорт, җир өчен... Ипотекага фатир алсаң да ташламалар каралган... Транспортта бушлай йөри алалар, бушлай дәваланалар, торак-коммуналь хезмәтләр өчен азрак түлиләр... Акчалата ярдәм турында да акка кара белән язылган. Әле балаларга бушка форма алырга, китап белән тәэмин итәргә, аларны мәктәптә бушка ашатырга да тиешләр.
Инде хәзер игътибар: мин өстә санап төшкән барлык пунктлар да дәүләт тарафыннан закон буларак кабул ителгән. Әмма ташламаларның, акчалата ярдәмнең күләме күрсәтелмәгән. Моны җирле хакимият бюджеттан чыгып үзе хәл итәргә тиеш. Законнан аңлашылганча, Яруллиннарга районнан ярдәм сорарга кирәк. Әмма мин язманың башында “Татарстандагы күп балалы гаиләләр федераль бюджетка карап тора” дип язган идем. Шулай булгач, нәрсә килеп чыга инде?

Кыскасы, сезгә бернәрсә дә юк. Дәүләттән ярдәм көтеп утырмагыз! Бу законнар сезнең өчен түгел... http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев