Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лаешта зират җирләрен саталар

Яңа гына газиз баласын җир куенына иңдергән бер ана “Акчарлак”ка шалтыратты: “Улымның гәүдәсен Лаеш районының Имәнкискә авылына җирләргә алып кайткач, бездән 15 мең сум акча алдылар, – диде кайгыдан тәмам бөгелеп төшкән, аптыраган ана. – Югыйсә, анда улыбызның әби-бабасы күмелгән. Акчабыз да юк иде, чөнки улыбыз бер ел авырды...”

Дөрес, соңыннан шалтыратучы минем белән кабат элемтәгә кереп, язмавымны үтенде. Башка туганнарын җирләргә туры килсә, Имәнкискәгә кертмәсләр дип курыккандыр инде...

Янә Лаеш якларыннан хәбәр алдык. Илсур Ибраһимов атлы кеше: “Лаеш районында зират җирләрен саталар, ул дәүләтнеке бит, ни хаклары бар?” – дигән эчтәлектәге хат язган иде.

Хәзер зират җирләре авыл муллалары кулында микәнни?.. Бу кайчан шулай булды соң әле?.. Нигә Лаешта гына?.. Бүтән төбәкләрдә зират җирләре дә, җирләү дә бушка. Барысын да җыелып авыл халкы башкара. Казан якын, шуңа мәрхүмнәрне күпләп алып кайталар микән?.. Безне әнә шундый сораулар өермәсе чолгап алды.

– Үләргә соңга калдым,– ди ак яулыклы бер әби. – Бу хәлләрне күреп йөрәгем әрнер дип уйламаган идем. Сугыш вакытында, сугыштан соң авыр елларда күпме кеше кырылган, әмма барысына да урын табылган. Каберләр дә мәңгелек түгел, күпмедер вакыт үткәннән соң анда кабат кеше күмәргә була. Инде хәзер үләргә дә куркырсың... Пенсиям көчкә җитеп бара. Балаларымның да хәле шәптән түгел. Кәфенлек алып куйдым, үлемтеккә акча җыйдым. Әмма 15 мең турында ишеткәч, кан басымым күтәрелде. Кирәк бит, ә! Кем уйлап чыгарган закон бу? Мине ничек тә җир астына тыгып куярлар анысы. Казанда апам яши, шуның өчен борчылам. Кияүдә булмады, балалары юк. Аны кем күмәр?..

Язманы тулысынча 21 декабрьдә чыгачак, "Акчарлак" газетасының 50 нче саныннан укый аласыз.

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев