Казанда янгын чыккан биш катлы йорттан 73 кеше эвакуацияләнгән
Совет районы Гвардия урамындагы 22нче йортта янгын чыккан.
Казанда янгын чыккан биш катлы йорттан 73 кеше эвакуацияләнгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Кичә үзәк янгын элемтәсе пунктына Совет районы Гвардия урамындагы 22нче йортта янгын чыгуы турында хәбәр килә.
Урынга 6 һәм 7нче эзләү-коткару часте янгын сүндерүчеләре, авария бригадалары, полицейскийлар, табиблар һәм күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәре килә.
Бу вакытта ялкын телләре йортның беренче катындагы буш торган 20 квадрат метрлы бүлмәне камап алган була инде. Ут белән көрәшүчеләр «кызыл әтәч»не ун минут эчендә «авызлыклый».
Нәтиҗәдә, беркем дә зыян күрми. Янгын электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев