Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда финанс пирамидасының ярты миллиард сум акча урлаган катнашучылары тоткарланган

Ике меңнән артык кешегә китерелгән зыян 564 миллион сумны тәшкил иткән.

Чаллыда полицейскийлар финанс пирамидасында катнашучы 10 кешене тоткарлаган, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Бу оешма 2009 елдан 2015 елга кадәр Автошәһәрчек, Уфа, Түбән Новгород, Чиләбе, Екатеринбург, Самара, Тольятти, Төмән, Ижевск һәм Пермь территорияләрендә эшләгән. Ике меңнән артык кешегә китерелгән зыян 564 миллион сумны тәшкил иткән.

Начар ниятлеләр  кешеләргә акчаларын югары процентка салырга тәкъдим иткәннәр, ә аларга алмашка вексельләр биргәннәр.

Финанс төркеме оештыру факты буенча җинаять эше ачылган.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев