Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Мишә авыл җирлегендә Инвалидлар декадасы

1–10 декабрь республика һәм районда сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәр ункөнлеге буларак билгеләп үтелә. 3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне. Декабрь аенда ел саен үткәрелә торган игелек декадасы – инвалидларны кайгыртуга кертелә торган бик кечкенә өлеш. Ел саен аны зурлап, бер көн белән генә чикләнмичә, ункөнлек итеп уздыралар. Бу, үзенә күрә, инвалидларны борчыган мәсьәләләргә сәламәт халыкның игьтибарын җәлеп итү өчен эшләнелә.

1нче декабрь көнне ,инвалидлар декадасы уңаеннан, мәдәният йорты  һәм китапханә хезмәткәрләре физик мөмкинлеге чикләнгән бала янында кунакта булып кайттылар.  Гаилә кунакларны якты йөз белән каршы алды. Бигрәк тә  Алёша алып килгән күчтәнәчләрне шатланып кабул итте.  Шулай ук Мишә авыл җирлеге командасы районда үткәрелгән спорт ярышларында актив катнашып килә. 7 нче декабрь көнне үткәрелгән өстәл теннисы ярышында бистәдәшебез Сираҗиев А.Ә .2 урын алды.Ярышларда катнашкан барлык кешегә дә зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

7 нче декабрь көнне мәдәният йорты  һәм китапханә хезмәткәрләре бистәдә урнашкан картлар һәм инвалидлар йортында чара үткәреп кайттылар. Чаралар оешкан төстә узды һәм аларны оештырган, анда турыдан-туры катнашкан барлык кешегә дә бик зур рәхмәт. Аларны күзәткәннән соң  кеше ныграк уйлана башлый һәм үз алдына: “Мин бу җирдә дөрес яшимме?”– дигән сорау куярга мәҗбүр була. Физик яктан мөмкинчелеге чикләнгәннәрнең  сау-сәламәт кешеләрдән аермалы ягы – аларның гадәти кешеләрдә йоклап яткан мөмкинчелекләрне тормышларында күбрәк куллануы. Алар тормышны башкарак төсмердә яраталар һәм әйләнә-тирәдә яшәүче башка кешеләрнең дә тормышын матурайтырга тырышалар. Физик яктан мөмкинлекләре чикләнгән булсалар да, алар рухи яктан нык кешеләр, ягъни көчле рухлылар. 

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X