Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Җырлыйк әле” тамашачылар белән очрашулар үткәрә башлый

Күптән түгел “Җырлыйк әле” телевизион – музыкаль тапшыруы үзенең 17 еллыгын билгеләп үтте. Бу проектның максаты – кайчандыр популяр булып та бүгенге көндә игътибардан читтә калган җырларыбызны яңгырату, искә төшерү

Бер сәгатькә якын бара торган һәр чыгарылышның 90 процентын музыка алып тора, шуңа да тапшыруның төп геройлары -  үз эшләренә гашыйк музыкантлар дип саныйм. 

Бүгенге көндә әлеге шоу – тамашаны әзерләүдә  6 махсус белеме булган музыкант эшли. Алып баручылар Азат, Алинә –җырчылар, һәм  4 кешедән торган инструменталь ансамбль. Шулай ук  кадр артында калган тавыш режиссерларының да күбесе югары музыкаль белемгә ия. “Җырлыйк әле”нең уңышында  режиссер Гүзәл Шакирҗанованың  (Вәлиәхмәтова) да өлеше бик зур. Музыкаль фразаларны нечкә тоеп, кадрны вакытында алмаштыру, һәрбер җырның эчтәлегенә туры килердәй алымнар табу – болар барысы да Гүзәлнең үз эшенең остасы булуы турында сөйли.

“Җырлыйк әле”дә катнашу өчен күпмедер дәрәҗәдә татар җыр сәнгатендә хәбәрдәр булу, һәм  әлбәттә  татарча сөйләшә белү шарт. Димәк бу проект фәкать татар мохите булган  коллективларга, уку йортларына таяна ала. Кызганыч, мондый белем учаклары елдан-ел кими бара. Бүген, милли үзенчәлекләребезне саклап калу аерым игътибар таләп иткән көннәрдә, туган телебезгә, җыр-моңнарыбызга ихтирам йөзеннән, безнең иҗат төркеме тамашачылар белән очрашулар үткәрә башлый. Әлеге кичәләр интерактив концерт рәвешендә узачак. Димәк, әлеге тамашада тапшыруның иҗат төркемендәге җырчылар, музыкантлар  белән беррәттән, тамашачылар арасындагы үзешчәннәрнең чыгышы да күз алдында тотыла. Беренче  концерт-тамаша 13 декабрь көнне 19 сәгатьтә  Казан агроуниверситетының  Ферма – 2 дәге актлар залында узачак.

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев