Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Фоторепортажлар

ЮИДчыларыбыз - 2нче [фоторепортаж]

Узган атнада ЮХИДИның Татарстан идарәсе юлларда балалар иминлеген тәэмин итү чараларының уньеллыгы кысаларында өстәмә белем бирүнең дәүләти булмаган учреждениесе "Балалар-яшүсмерләр автомобиль мәктәбе" (ДЮАШ) филиаллары арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган республика бәйгесе үткәрде.

Автомобиль мәктәпләре филиалларының эшчәнлеген пропагандалау һәм балаларның юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнүләрен профилактикалау максатын күздә тоткан чарада ДЮАШның Саба филиалы (директоры Илшат Әхмәтшин) данын Олы Шыңар урта мәктәбе укучылары Мәүлит Бикбаев, Камил Сафин, Рәзил Мөхетдинов составындагы команда яклады. ЮХИДИнең респубика идарәсе баш инспекторы Р.Миннеханов раслаган регламент нигезендә конкурста катнашучыларга ике этап узарга - юл хәрәкәте кагыйдәләреннән имтихан тотарга һәм автомобильдә тизлектә классик маневр ясарга кирәк иде. Яшь автомобильчеләр мәктәбендә тәҗрибә туплаган егетләр сынауларны уңышлы үттеләр. "Юл хәрәкәте кагый­дәләре" этабында 2нче урынны яулап, ЮХИДИ идарәсе Дипломына лаек булдылар. Мәүлит Бикбаев автомногоборьеда шәхси зачетта VII урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев