Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Газета

Мөхәррир сүзе

2020 ел үткәндә калды. Тарихка күчкән елны без газета укучыларыбыз белән бер­гә яздык. Район матбугатын даими укуыгыз, фи­кер-тәкъдимнәрегезне җит­керүегез, район тормышына би­тараф булмавыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Шунысы куанычлы, газетаны даими алдыручы укучыларыбызның күпчелеге, басмабызга тугры калып, аңа язылды. Шулай да кемнеңдер әбунәчеләребез исемлегеннән төшеп калуы борчуга сала.

Әмма да әлеге аерылышу озакка булмас, газета укучылар саны артыр, дип өметләнәбез. Декабрь аенда “Саба таңнары”на язылырга өлгермәгәннәргә, ялгышны гыйнвар аенда ук төзәтү мөм­кинлеге бар.

Февральдән өегезгә килә баш­­лаячак газета өчен абунә бәя­се бераз кими, ягъ­ни 627 сум 50 тиен. Бергә булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев