Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Главная новость

Армиягә китә егетләр...

1 октябрьдән армиягә көзге чакырылыш башланды. Кичә район мәдәният йортында егетләрне армиягә озату кичәсе- традицион Призывник көне узды. Быелгы тантана, үзчикләүләр булу сәбәпле, тамашачыларсыз гына үтте. Бәйрәмдә дә булачак солдатларның бер өлеше генә катнашты.

Армия хезмәте – ир - егетләрнең тормышындагы иң мөһим этап. Хезмәт итү чорында егет кеше  җитди сынаулар үтеп, физик яктан гына түгел, рухи яктан да ныгып, чыныгып кайта. “Солдатта булган, диләр”,- дип тә әнә шул тормыш мәктәбен узган иң кыюлар  турында җырлана.

 Булачак ил сакчылары, җитди кыяфәт, горур адымнар белән күтәрелделәр сәхнәгә. Барысы да сәламәт, төз, матурлар. Алдагы көнне генә махсус чакырылыш комиссиясендә  тикшерү узып, барысына да хезмәт итәргә яраклы дигән карар чыгарылган. Призывникларны беренче булып тәбрик итүче - район башлыгы урынбасары,  хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе рәисе Расих Закирҗанов  һәрберсенең кулын кысып, Саба районының данын төшермичә, исән имин хезмәт итеп кайтуларын теләде. Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары Фәнис Закировның да егетләргә әйткән теләкләре хәер-фатыйха булып яңгырады: “Бүгенге көндә районыбыз буенча  100гә якын егетебез армия сафларында хезмәт итә, күбесе белән сөйләшеп торабыз, командирлары да татар егетләреннән бик канәгать булуларын җиткерәләр, сездән дә яхшы хәбәрләр генә ишетербез, туган ягыбызга сау сәламәт кайтуыгызны көтеп калабыз”-диде ул. Җавап сүзе белән чыгыш ясаган Шәмәрдән егете Булат Шәйдуллин: “Әти-әниләребезнең, райондашлырыбызның йөзенә кызыллык китермичә хезмәт итеп, солдат бурычын тиешенчә үтәп кайтырга ышандырабыз ”-диде. Бу кичәдә иң  нык борчылган кеше ул, мөгаен, булачак солдат  әнисе Илсөяр ханым Насыйбуллина булгандыр.  Сәхнәдә улы Инзилгә, аның иптәшләренә  үгет-нәсыйхәтен җиткергәндә дә дулкынлануын яшерә алмады. “Моннан 7 ел элек Призывниклар көнендә шушы сәхнәдә Язнур улыбыз басып торган иде, шөкер, ул исән- имин хезмәт итеп кайтты, менә бүген икенче улыбызны озатырга килдек. Инзилнең армиягә барам,- диюен тыныч кабул иттек, чөнки илне, Ватанны саклау ул һәр ир-егетең олы бурычы. Иң мөһиме сау-сәламәт йөреп кайтсыннар, хәрби часть белән безнең арада җылы хәбәрләр генә йөрсен иде. Хәерле сәгатьтә, балалар!”,-диде ул. Кичәдәге һәр чыгыш район мәдәният йорты үзешчәннәренең музыкаль сәламләүләре белән үрелеп барды. Соңыннан булачак солдатлар район үзәгендәге “Билгесез солдат”, тыл хезмәтчәннәре һәйкәлләренә, Әфганчылар монументына  тере чәчәкләр салдылар.

 Быелгы көзге чакырылыш декабрь урталарына кадәр дәвам итәчәк. Хәрби комиссариаттан беренче озату 19 октябрьгә планлаштырыла, анда солдат хезмәтенә  6 райондашыбыз  китәчәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район яңалыклары

2
X