Саба таңнары

Бурычка бата күрмәгез

Багучыга барма - башыңа бәла алма, диләр.

Кайберәүләргә бу гыйбарәне бераз үзгәртеп, банкка кредит сорап барма, башыңа бәла алма, дигән мәгънәдә башларына сеңдерү дә урынлы булыр. Бигрәк тә бурычларын вакытнда кайтарып бирә алмаучыларга кагыла бу. Хәзер кайбер банклар аракыдан башка берни белмәгән сәрхушләр исеменә кредит рәсмиләштерүдән дә тартынсынмый. Мондый операция банклар өчен отышлы булырга мөмкин бит. Чөнки кредитны барыбер түлисе, ә вакытында түләнмәгән очракта, пеня исәпләү, штраф түләттерү белән банкка акча күбрәк керәчәк. Еш кына әҗәтне кайтарту белән суд приставларына шөгыльләнергә туры килә. Приставларны банк белән исәп-хисап ясый алмаучылар санының артуы мәсьәләсе хәзер күбрәк борчый. Мисал өчен, Тат.Икшермә авылында яшәүче К. 2010 ел башында "БыстроБанк" ачык акционерлык җәмгыятеннән, кредит килешүе төзеп, акча ала. Әмма процентларны вакытында түләп барырга хәленнән килми. Ижау шәһәренең Октябрь районы җәмәгать судьясы 2010 елның февралендә чыгарган карардан күренгәнчә, К.ның кредиттан файдаланган өчен 35 процентлы ставка белән исәпләнгән әҗәте генә дә 21,5 мең сум тәшкил итә иде. Ә банкка барлык бурычы 123 мең сумнан арткан иде. К.дан менә шул әҗәтне кайтару пристав йөкләнде. Ярар, без моның әҗәтен хезмәт хакыннан 20-30 процент күләмендә тотып бару өчен эш урынына җибәрдек. Ул бурычын 2012 елның апрель аенда түләп бетерде дип исәплик. Әмма, "БыстроБанк" барыбер 123 мең сумга елына 35 процент өстәп барачак. Ул 2010-2011 еллар өчен 88100 сум, 2012 елның дүрт аена 14350 сум тәшкил итәчәк. Димәк, К.га 123 мең урынына 223 мең сум түләргә туры киләчәк, дигән сүз. "БыстроБанк" монысы өчен процент исәпләми, әмма 100 меңне түләү өчен яңадан кредит алырга тәкъдим итәргә мөмкин. Тәкъдим кабул ителеп, кредит алынган очракта, яңадан процентлар исәпләнә башлый. Шулай итеп, кеше банкка кабалага төшә. "БыстроБанк"тан кредит алучылар районда байтак. Аларның Вятские Поляна барып, вакытында үзене әҗәтен тикшереп кайтуы мәслихәт.

Ә үтә кичектергесез очраклар турында сүз бармаганда, гомумән банктан кредит алу мәсьәләсенә бик сак карарга, алдын-артын уйлап эш итәргә кирәк. Кредит рәсмиләштерү банк каршында гына түгел, үзең һәм гаиләң өчен дә зур җаваплылык алу дигән сүз. Кайчакта әлеге учреждениеләр хезмәтеннән файдалануны кичектереп тору отышлырак та булырга мөмкин. Кичектергесез очракларда кредит алганда банк документларын җентекләп өйрәнү, күңелдә туган сорауларны җавап табу аеруча мөһим.

Л.Кашапова,

суд приставы-үтәтүчесе.

Теги: bank
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: