Хокук мәктәбе рубрикасы буенча яңалыклар
-
Җиңел машина йөртүче Казаннан чыгу юлында экскаваторга бәрелеп хастаханәгә эләккән
Авария бүген 9.20 сәгатьтә Казан – Яшел Үзән трассасында булган.
-
Белмәү җаваплылыктан коткармый
Россия Федерациясендә гражданлыгы булмаган кешеләрнең һәм чит ил гражданнарының исәбе 2006 елның 18 июлендә кабул ителгән 109-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә алып барыла. Әлеге законның 2нче статьясы 1нче бүлеге 7нче пункты буенча кабул итүче як булып үзенең яшәү яки башка торагын РФ гражданинына, чит ил гражданинына яки гражданлыгы булмаган кешегә яшәү өчен бирүче Россия Федерациясе гражданины санала.
-
Татарстанда М7 юлында ике зур йөк машинасы бәрелешкән һәм аларга ут капкан
Колсәет бистәсе янында булган авария нәтиҗәсендә 56 яшьлек ир-ат һәлак булган.
-
9 июльдә район прокуратурасы гражданнарны кабул итә
9 июльдә 16-18 сәгатьләрдә район прокуратурасы бинасында (Байлар Сабасы, Мәктәп урамы, 56) республика прокуратурасының федераль законнар үтәлешенә күзәтчелек идарәсе начальнигы Ратмир Фәрит улы Шәйдуллин гражданнарны кабул итә.
-
Чүп үләннәре үстереп ятучыларга штраф күләме кадастр бәясеннән чыгып исәпләнеләчәк
Авыл хуҗалыгы җирләрендә чүп үләннәр үстереп ятучыларга штраф күләме кадастр бәясеннән чыгып исәпләнеләчәк. Бу турыдагы закон агымдагы елның 15 февраленнән гамәлгә керде. Законнарның кырыслануы җир хуҗаларын сагайтырга тиеш. Моңа кадәр җир законын бозган физик затларга 2-5 мең, җаваплы затларга 4-6 мең, юридик затларга 80-100 мең сум штраф салынса, хәзер бу...
-
Мичәндә 3 тананы урлап алып киткәннәр
Әлегә кемлеге ачыкланмаган зат Мичән авыл җирлеге биләмәсендә урнашкан җәйге кардадан 3 тананы урлап алып китә. Шуның белән хуҗалыкка 100 мең сумлык зыян салына. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.
-
“Тимершык” кулланучылар җәмгыятендә таләпләр үтәлмәгән
Район прокуратурасы "Тимершык" кулланучылар җәмгыятендә пенсия законнары таләпләренең үтәлешен тикшереп, җәмгыять җитәкчеләренең фондка иминият кертемнәре күчерүгә карата зур җавапсызлык күрсәтүләрен ачыклады.
-
5000 сум штраф түләгән
Мәгълүм булганча, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 343 санлы Карары (4 июнь 2007 ел) белән расланган кагыйдәләр нигезендә яше 80нән узган даими ярдәмгә мохтаж гражданнарны караучы хезмәткә яраклы эшләмәүче кешеләргә айлык компенсация түләүләре каралган. Кагыйдәләрдә шулай ук әлеге түләүләрнең туктатылуы очраклары да күрсәтелгән. Шундый очракларның берсе - ярдәмгә мохтажны караучы булып беркетелгән...
-
Кыңгыр эштә тоткарландылар
Илдә күрелә торган чараларга, тырышлыкларга да карамастан, наркомания афәте корбанына әйләнүчеләр елдан-ел арта бара, бу бәла инде авыл җиренә дә үтеп керде.
-
Полиция көндәлеге
30 гыйнвар көнне "ВАМИН Саба" филиалының катнашазык заводы каравылчысы биләмәдән берәр капчык азык тозы, азык чүпрәсе һәм балык оны урлап чыга. 2,2 мең сумлык матди зыян килә. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.
-
Армиядән качып йөрсәң
2013 елның 7 февралендә Саба районы суды РФ Җинаять кодексының 328нче маддәсе 1нче пунктында каралган җинаятьне эшләүдә гаепле дип табылган 19 яшьлек А.Ибраһимовны 9 ай сынау срогы белән шартлы рәвештә 6 айга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарды. Аңа шушы сынау срогында ай саен җәза үтәтүче махсус дәүләт органына...
-
Ярдәм күрсәтү зарури
20 февральдә Питрәч районында республика агросәнәгать комплексы эшчәнлегенең 2012 ел нәтиҗәләре һәм киләсе язгы кыр эшләре чорына бурычлар буенча семинар-киңәшмә узды.
-
Полиция көндәлеге
27 гыйнвар көнне Сабадагы бер оешмага килешү буенча ремонт эшләренә ялланган эшче, хезмәттәше белән спиртлы эчемлек кулланганнан соң, бригада җитәкчесенең "ВАЗ-2107" машинасын рөхсәтсез алып китә.
-
Җирлек башлыклары җәза ала
2011 елның августында ТР Министрлар Кабинетының 2012-2014 елларга республиканың коррупциягә каршы көрәш буенча комплекслы программасы расланган иде.
-
Кабат эшкә алынды
Җаваплылыгы чикләнгән "Шытсу" авыл хуҗалыгы предприятиесе" җәмгыятендә хезмәт законнары таләпләрен үтәүгә хилафлык иткәннәр.