Прокуратура суд аша мәгълүмати системадагы хаталар аркасында пособие билгеләүдән берничә тапкыр баш тартылган балигъ булмаган баланың әнисенә узган чор өчен акча түләттерүгә иреште.
Прокуратурага ярдәм сорап балигъ булмаган баланың анасы мөрәҗәгать итте. Ул бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле пособие билгеләүдән берничә тапкыр мәхрүм ителә. Ачыкланганча, баш тартуның сәбәбе мәгълүмати системада дөреслеккә туры килмәгән белешмәләр булган. Суд прокуратураның балигъ булмаган баланың әнисенә узган чор өчен пособие түләү турында дәгъва таләпләрен канәгатьләндерде.
Ирина Шәвәлиева,
район прокуроры ярдәмчесе,
2нче класслы юрист.



Нет комментариев