Саба таңнары

Сабинский район

18+
Хокук мәктәбе

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләсенә соципотека торагы бирү тәртибе эшләнде

Социаль ипотека системасында исәпкә куюны гариза бирүченең яшәү урыны буенча җирле үзидарә органы гамәлгә ашырачак.

  Татарстан Хөкүмәте республика территориясендә мобилизацияләнгән яки контракт төзегән махсус хәрби операциядә катнашучыларга, шулай ук махсус операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына социаль ипотека системасында торак бирү тәртибен эшләде.

ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карар проектын төбәкнең Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы әзерләгән. Документ әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.

Социаль ипотека системасында исәпкә куюны гариза бирүченең яшәү урыны буенча җирле үзидарә органы гамәлгә ашырачак.

Шуның белән бергә, гариза бирүче кайбер шартларны үтәргә тиеш:

- гаиләнең һәр әгъзасына яшәү минимумын тәэмин итә торган һәм торакны милеккә сатып алу буенча агымдагы айлык түләүләрне каплауны гарантияли торган айлык керемнең булуы;

- торак хокуклары объектларында гаиләнең бер әгъзасына гомуми мәйдан белән тәэмин ителешнең гомуми дәрәҗәсе 18 квадрат метрдан кимрәк булуы;

- гариза бирүченең һәм аның гаилә әгъзаларының гражданнарның аерым категорияләре өчен федераль һәм республика программалары буенча элек сатып алынган торак хакын түләү буенча йөкләмәләре булмау;

- махсус хәрби операциядә катнашуны тәмамлау;

- махсус операциядә катнашу тәмамланган көнгә Татарстанда яшәү урыны буенча теркәлгән булу.

Исәпкә басу өчен гариза бирергә һәм түбәндәге кәгазьләрне (паспорт; финанс-шәхси счет; гаиләнең составы турында документлар; торак шартларын раслый торган документлар; керем төрләрен һәм күләмнәрен раслый торган документлар; яшәү (килү) урыны турында белешмәләр; салымнар һәм җыемнар буенча бурычлар булмау турында белешмәләр; шәхси белешмәләрне эшкәртүгә ризалык; махсус операциядә катнашуны раслый торган документлар) тәкъдим итәргә кирәк.

Документларны күп функцияле үзәк яки ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырырга мөмкин. Гаризаны 30 көн эчендә җирле үзидарә органнары карый, алар шулай ук исәп-хисап эшен дә формалаштырачак.

Социаль ипотека хупланганнан соң, гражданин 90 көн эчендә тиешле килешү төзергә һәм торакның гомуми мәйданы бер квадрат метрының уртача бәясе күләменнән ким дигәндә 11 процентын түли башларга тиеш.

Торакның гомуми мәйданы нормативлары:

- ялгыз яшәүче гражданин өчен - 33 квадрат метр;

– ике кешедән торган гаилә өчен – 42 квадрат метр;

- өч һәм аннан күбрәк кешедән торган гаилә өчен - бер кешегә 18әр квадрат метр;

- Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Үзән, Алабуга, Лаеш һәм Биектау районнарында нормативтан 30 проценттан да артып китмәскә тиеш;

- әгәр нормативтан 30 процентка артып китсә, нормативтан арткан гомуми мәйдан ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган социаль ипотека буенча югары коэффициент кулланып түләнә.

Әгәр исәпкә алынганнан соң гаиләдә бала туса яки уллыкка алынса, аның 200 мең сум күләмендә (әмма торакның түләнмәгән өлеше яки бала туган вакытка төп бурычның түләнмәгән күләме бәясеннән артыграк түгел) дәүләт ярдәме алу хокукы барлыкка килә.

Гариза бирүче, Татарстан Министрлар Кабинетының норматив хокукый актларында билгеләнгән очраклардан тыш, исәпкә куелу урыны буенча гына торак сайларга хокуклы.

Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республикадан махсус хәрби операциягә, мобилизацияләнүчеләр һәм контрактникларны да кертеп, 38 169 кеше китүе турында сөйләгән иде. «Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесе бу исемгә үлгәннән соң лаек булды. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-maxsus-operaciyada-katnasucy-gailasena-socipoteka-toragy-biru-tartibe-eslande-5902890

Фото: © «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев