Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Чүп үләннәре үстереп ятучыларга штраф күләме кадастр бәясеннән чыгып исәпләнеләчәк

Авыл хуҗалыгы җирләрендә чүп үләннәр үстереп ятучыларга штраф күләме кадастр бәясеннән чыгып исәпләнеләчәк. Бу турыдагы закон агымдагы елның 15 февраленнән гамәлгә керде. Законнарның кырыслануы җир хуҗаларын сагайтырга тиеш. Моңа кадәр җир законын бозган физик затларга 2-5 мең, җаваплы затларга 4-6 мең, юридик затларга 80-100 мең сум штраф салынса, хәзер бу...

Авыл хуҗалыгы җирләрендә чүп үләннәр үстереп ятучыларга штраф күләме кадастр бәясеннән чыгып исәпләнеләчәк. Бу турыдагы закон агымдагы елның 15 февраленнән гамәлгә керде. Законнарның кырыслануы җир хуҗаларын сагайтырга тиеш.

Моңа кадәр җир законын бозган физик затларга 2-5 мең, җаваплы затларга 4-6 мең, юридик затларга 80-100 мең сум штраф салынса, хәзер бу суммалар күпкә артачак, ягъни җирнең кадастр бәясеннән чыгып, аның күләмен исәпләячәкләр.

Җир турындагы законнарда язылганча, өч ел һәм аннан да күбрәк вакыт аралыгында авыл хуҗалыгы җирләре эшкәртелмәсә, җаваплы кешене җавапка тартырга, шулай ук аның кишәрлеген кире алырга була. Тик әлегә кадәр гамәлдә булган таләпләр шактый йомшак булып, җир белән "уйнау" табыш кына китерде. Хәзер закон бераз кырыслана төсле. Үзгәрешләргә күз салсак, авыл хуҗалыгы җире булып, аны эшкәртмәүче гражданнарга кадастр бәясенең 0,3-0,5 проценты күләмендә штраф салыначак, штраф күләме 3 мең сумнан ким булырга тиеш түгел. Җаваплы затларга килгәндә, кадастр бәясенең 0,5-1,5 процентын, ягъни 50 мең сумнан аз булмаган сумманы чыгарып салырга мәҗбүр булачак. Юридик затлар җир бәясенең 2-10 процентын түләргә тиеш, әмма ул сумма 200 мең сумнан аз булмый икән. Иң зур административ штраф күләме 500 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Җир хуҗалары, арендаторлар, җирдән файдаланучылар, үзләрен чын хуҗаларча тотып, җирне сакларга, аның уңдырышлылыгын арттыру өстендә системалы эш алып барырга тиеш.

Р.Ганеев,

ТР буенча "Россельхознадзор" идарәсенең җиргә күзәтчелек итү бүлеге инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X