Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • ҖӘЗАСЫ ҖИНАЯТЕНӘ КҮРӘ

    Суд практикасында үзгә­решләр булып тора. Хө­кем органнарының бы­елгы эшчәнлегенә РФ Җинаять кодексына үзгәрешләр керткән һәм җинаять сәясәтен гуманлаштыруга юнәл­дерелгән 420 санлы Федераль закон (07.12.2011) йогынты ясады.

    Җинаять кодексының гомуми, шу­лай ук үзенә башка маддәләре дә үз­гәрешләр кичерде. Әйтик, хәзер кеше белә торып һәм саксыз рәвештә гамәл кыла икән, моның өчен Җинаять кодексында каралган максималь җәза срогы өч елдан арт­маса (аңарчы бу срок кыскарак - 2 генә ел иде), аның гамәле артык авыр булмаган җинаять булып санала. Судьяларның, шулай итеп, җинаятьнең нинди шартларда кылынуын һәм иҗтимагый куркынычлылыгы дәрә­җә­сен исәпкә алып, җинаять җаваплылыгын җиңеләйтә торган шартлар булганда, җинаять категориясен йомшагракка үзгәртү мөмкинлеге туды.

    Икътисадый эшчәнлек өлкәсенә караган җи­наять­ләр буенча хөкем карары чыгарганда да үзгәрешләр бар. Әлеге җинаятьне (салымнар һәм җыем­нар түләүдән читләшү, салым агенты йөкләмәләрен үтәмәү) беренче тапкыр кылучыны, бюджетка килгән зыян тулысынча кайтарылган очракта, җинаять җаваплылыгыннан азат итү каралган.

    Әгәр кеше төп җәза чарасы буларак билгеләнгән штрафны түләүдән усал ният белән баш тарткан икән, хәзер судья аңа иректән мәхрүм итү белән бәйләнмәгән башка төр хөкем карары да чыгара ала.

    (Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

    И.Хәбибуллин,

    район суды

    администраторы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: