Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Карарлар законлы булмаса

Саба районы прокуратурасы җирле үзидарәләр тарафыннан чыгарылган хокукый актларның законлылыгына күзәтчелекне аерым игътибарда тотып гамәлгә ашыра.

Законлы булмаган карарлар кабул ителү гражданнарның Конституциядә каралган хокуклары бозылуга да китерергә мөмкин. Прокуратура шушы көннәрдә җирле үзидарәләр хокукый актларына тикшерү үткәреп, Килдәбәк авыл җирлеге Советының "Килдебәк авыл җирлеге биләмәсендә башлангыч хәрби учетны оештыру һәм гамәлгә ашыру турында"гы нигезләмәне раслау хакында"гы карарына протест белдерде. Тикшерү барышында әлеге карарның "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында"гы Федераль законның аерым нигезләмәләренә каршы килүе ачыкланды. "Килдебәк авыл җирлеге биләмәсендә башлангыч хәрби учетны оештыру һәм гамәлгә ашыру турында"гы нигезләмәнең 3.4нче пункты нигезендә хәрби учет алып баручы хезмәткәрнең вазифасында җирлек биләмәсендәге оешмаларда хәрби учетны алып баруга контрольлек итү дә кертелгән. Әлеге нигезләмәнең 4.1нче пунктына туры китереп, хезмәткәргә оешмалардан һәм учреждениеләрдән билгеләнгән тәртиптә кирәкле материаллар һәм мәгълүмат алу буенча тәкъдимнәр кертергә дә хокук бирелгән. Шулай ук, нигезләмәнең 3.5нче пунктында язылганча, хезмәткәр елга кимендә бер тапкыр башлангыч хәрби учет документларын оешмаларның үзендәге документлар белән чагыштырып тикшерергә тиеш булып чыккан.

(Дәвамын газетадан укый аласыз).

Л.Гаффарова,

район прокуроры урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X