Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Балачакка сәяхәт

Әлфинур Вафина

Туган йортым! Сулышың да җылы...

Җанга якын, газиз, кадерле!

Монда минем иң бәхетле чорым-

Балачагым әти-әниле.

Бу көзгедән нәни кызчык миңа

Тел күрсәтә юри ,үртәләп.

Самоварның шаян җыры иртән

Уятадыр сыман иркәләп.

 

Әбиемнең кул җылысы сеңгән

Изге Коръән ята өстәлдә.

Бабам түбәтәе моңсу гына

Карап тора миңа бу мәлдә.

Искә төшә капка келәсенә

Телне ябыштыргач елаулар.

Мишә аша тауга менгән чакта

Язгы суга чумып алулар.

 

Капка төбендәге утыргычта

Тәпи селкеп күпме утырдым.

Ялгыз нарат агачына карап,

Отып калдым моңын бер җырның.

Шул моң йори мине гел озатып,

Туган йорттан киткән көнемнән.

Хыялларым мине алдамады:

Үстем һаман, үстем ил белән.

 

Гомеремнең ярты өлешенә

Йомгак ясыйм бүген күңелдән:

Елга тиңлим аның һәрбер көнен-

Моңнан гына көнем чигелгән!

Назлы булган моңсу хисләр белән

Китеп барам туган йортымнан.

Алда – Казан...Анда якты җырым!

Юанырсыз сез дә җырымнан...

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев