20 октябрь 2019 яңалыклары
-
Татарстан синоптиклары көчле җил һәм томан турында кисәтә
Республикада җылы, әмма дымлы һава торышы булачак.
-
Табиб: Россиядә 50 яшьтән олырак халыкның өчтән бере остеопороз белән авырый
Ил буенча әлеге авыру очракларының нибары яртысы гына ачыклана.
-
Казанда ДПС хезмәткәрләреннән качкан “Лада” йөртүчесен кулга алганнар
Тонировкалы автомобиль артыннан куганда патруль машинасы түбәсенә капланган һәм йөртүчесенә зыян килгән.
-
«Күңелле светофор» дип исемләнгән рәсем конкурсы
Бүген балаларның иминлеге - иң төп һәм беренче чираттагы проблема. Без, өлкәннәр, балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтергә тиеш. Балалар юл-транспорт травматизмы еш кына балаларның машиналар йөри торган юлда уйнаулары аркасында килеп чыга.
-
Пенсия фондында иртәрәк пенсиягә чыгу ысулы турында сөйләделәр
Мондый мөмкинлек билгеле бер яшьтә эш таба алмаганда барлыкка килә.
-
Россия Гидрометеорология үзәгендә аномаль җылы көзнең сәбәпләрен аңлаттылар
Киләсе атнада илнең Европа өлеше үзәгендә көндезге температура +11-16 градуска кадәр җитәчәк.
-
Казанда хокук бозган машина йөртүчене куганда ДПС машинасы түбәсенә капланган
Гвардейская урамындагы “Сады” тукталышында патруль хезмәткәрләре номерсыз һәм тонировкалы 13нче модельле “Лада” машинасына юлыга.
-
Марсель Хәким улы Талипов истәлегенә волейбол ярышы
Югары Симеттә Татарстан Республикасының атказанган авыл хужалыгы хезмәткәре Марсель Хәким улы Талипов истәлегенә багышлап оештырылган волейбол ярышы булды.
-
Быел татар актеры курсын тәмамлаучыларның берсе дә театрга эшкә килмәгән
Казан театр училищесында татар актеры курсын Илдар Хәйруллин укытып чыгарган иде.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры коллективы белән иҗади очрашуда чыгыш ясадылар
Шәмәрдән лицее базасында Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры коллективы белән иҗади очрашу узды. Очрашуда театр артистлары: Алмаз Сабирҗанов , Илдар Хәйруллин , Фуат Әбүбәкеров, Луара Шакирҗанова, Артур Шәйдулин катнашты. Кунаклар алдында "Экспромт" бию коллективы (җит.Ахмедова А. Н.), "Тамчы" вокаль ансамбле (җит.Харрасова Л. А.) һәм солистлар Сергеева А. һәм Рәхимуллина З.чыгыш ясадылар. Театр артистлары сәхнә тормышы, артист һөнәре турында сөйләделәр. Иҗади әңгәмәдән соң актерлар татар теле, музыка, рәсем сәнгате укытучылары һәм лицей укучылары өчен мастер-класслар үткәрделәр.
-
Балачакка сәяхәт
Әлфинур Вафина
-
Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, тармак ветераннары
Сезне яхшы юлларның кадере аеруча арткан фасылда билгеләп үтелүче һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз. Районда елдан-ел транспорт инфраструктурасы камилләшә, юллар яхшыра бара. Сез транспортка тоткарлыксыз һәм имин хәрәкәт өчен шартлар булдыру өчен тырышасыз.