Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табиб: Россиядә 50 яшьтән олырак халыкның өчтән бере остеопороз белән авырый

Ил буенча әлеге авыру очракларының нибары яртысы гына ачыклана.

Россиядә 50 яшьтән өлкәнрәкләрнең 30 проценты остеопороз белән авырый. Бу хакта Казанда Ревматологик пациентлар мәктәбе дәресендә №7 шәһәр клиник хастаханәсенең ревматология үзәге җитәкчесе Равия Мухина сөйләде.

Бу ялларда Казан белгечләре теләгән һәркемгә остеопорозны ачыклау һәм бу авыруны кисәтү турында сөйләде.

“Без уалучан сөякләр һәм остеопороз, умыртка сөяге һәм бот муентыгы сынуны кисәтү проблемасына халыкның игътибарын арттырырга телибез. Без 35 процент пациентта остеопороз, 25-40 процент авыруда остеопения ачыклыйбыз”, - диде Равия Мухина.

Остеопорозның мөһим билгеләренең берсе сөякләр авырту, арка торышының үзгәрүе, күкрәк, бил умырткалыклары сыну, беләкнең дисталь өлеше һәм ботның проксималь өлеше сыну.

Фото: архив/Султан Исхаков

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев