Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Күңелле светофор» дип исемләнгән рәсем конкурсы

Бүген балаларның иминлеге - иң төп һәм беренче чираттагы проблема. Без, өлкәннәр, балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтергә тиеш. Балалар юл-транспорт травматизмы еш кына балаларның машиналар йөри торган юлда уйнаулары аркасында килеп чыга.

17 октябрь көнне Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре укучылар белән «Күңелле светофор»дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. Китапханәче аларны юл йөрү кагыйдәләре темасына багышланган әдәбият таныштырды. Аннан соң балалар рәсемнәр ясарга керештеләр. Алар үз рәсемнәрендә төрле светофорлар ясаганнар иде. Балаларның барлык эшләр дә бәяләнде һәм призлар белән бүләкләнде.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев