Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, тармак ветераннары

Сезне яхшы юлларның кадере аеруча арткан фасылда билгеләп үтелүче һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз. Районда елдан-ел транспорт инфраструктурасы камилләшә, юллар яхшыра бара. Сез транспортка тоткарлыксыз һәм имин хәрәкәт өчен шартлар булдыру өчен тырышасыз.

Сезнең хезмәтегез районның ерак торак пунктларына да үсешкә яңа этәргеч бирә, йөк ташуны җиңеләйтә, мәдәният эше һәм белем бирү мөмкинлекләрен киңәйтә. Сезнең хезмәтегездән башка сәнәгатьнең, авыл хуҗалыгының, сәүдәнең һәм социаль өлкәнең үсешен күз алдына китереп булмый. Бәйрәм көнендә юл төзелеше тармагының барлык хезмәткәрләренә һәм яраткан һөнәрләренә гомерләрен багышлаган ветераннарга тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Эшләре юллар төзелеше белән бәйле барлык хезмәткәрләргә нык сәламәтлек, хезмәтләрендә зур уңышлар, гаиләләренә иминлек, бәхет телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев