Бер стакан сөт
Кич, суык. Тукталышта бөрешеп, сыгылып торган хатын шәһәрдән авылга кайтырга машина көтә. Әллә туңган, әллә авырый? Бәлкем, исеректер? Кем генә булса да, адәм баласы бит дип, туктап утыртырга булдык. “Әле ярый туктадыгыз, өшеп үләсе идем бит”, – дип рәхмәт әйтте дә тизрәк зарын сөйләргә кереште.
– Кияүгә чыгасы идем, әни паспортымны, документларымны бирми, – диде ул, еламсырап.
Тышкы кыяфәтеннән 50 яшьлек тирәсе күренгән Светага болай сыктап утыру килешми иде, билгеле. Әмма аның кызмача булуын исәпкә алсаң, бер дә аптырый торган түгел. Күңелен бушатасы килгәндер. Ә чынлыкта аңа әле 31 яшь кенә икән. Эчү аны тәмам какшаткан, картайткан. Ютәле дә көчле. Тәмәке тартып, тавышы да тупасланган. Тешләре төшеп беткән. Ун елдан артык тәртипсез тормышта яшәгән кеше сәламәт, матур була аламыни? Света әйтүенчә, ул хәмерне 16 яшьтә үк кулына алган. Тик эчүчелеккә сабышуда үзен гаепле дип санамый. “Мин биләүсәдә ятканда бик көйсез, елак булганмын. Түзә алмагач, әти кашыклап хәмер эчерткән. Менә шуннан соң гына йоклап киткәнмен”, – дип сөйли юлчы, үпкәсен белдереп. Әмма үпкә бу гына түгел әле.
– Гаиләдә өч бала без. Абыйларымның тормышы бик яхшы. Кечкенә вакытта әти безгә күп итеп эш куша иде. Аны үтәргә тырыштык. Ә бит бала-чаганың уйныйсы да килә. Кайчак, уенга кызыгып, китеп тә бара идем. Моның өчен әтидән каеш эләгә иде. Эш беткәч, уйнарга ярамыймыни? Әтине өйдә көтеп утырыргамы?” – дип сораулар яудыра башлады ул.
Света үзенең бәхетсезлеген әтисеннән күрә. Әнисе аны якламаган, чөнки үзе дә эчкече иреннән күпне күргән. Әтисе үрнәк булса, тәмле телен кызганмаса, эшләгәнне күрә белсә, бар да яхшы булган булыр иде. Ярату, аңлашу җитмәгән! Ул шуларны аңларлык хәлдә иде әле.
Света үзенең бәхетсезлеген әти-әнисеннән күрә, ә үзе ни өчен баласын бәхетле итәргә тырышмый? Аның 13 яшьлек кызы бар. Хатынны ана хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Оныкны әби-бабайсы тәрбияли. “Кияүгә чыкмыйча гына бала таптым. Эшсез ятуым өйдәгеләргә ошамады. Суыткычка сөт алырга үрелгән идем. Шунда әтинең: “Өйдә иң күбе син ашыйсың”, – дигән сүзен ишетеп, бик гарьләндем. Бер стакан сөт өчен бит бу. Әти-әниләр бала өчен яши түгелме соң? Мин дә бит шулай яшәргә хыялланган идем. Ярсып китеп, тиз генә киемнәрне тутырдым да, баланы алып, Казанга чыгып киттем. Анда мине беркем көтми иде. Юлда әрле-бирле йөреп, салкында бала өшегән. Менә шунда, үлеп китмәсен дип, аны таныш булмаган хатынның кулына тоттырдым. Баламны саклагыз, дидем. Үзем елый-елый кайгымны хәмер белән юдым. Сез миңа баланы чит кеше кулына бирү җиңел булды дип уйлыйсызмы әллә? Юк, чарасызлыктан бардым бу адымга. Икенче көнне мине полиция хезмәткәрләре эзләп тапты. Теге хатын хәбәр иткән. Шулай итеп, баланы өшеткән, ташлаган өчен җәза биреп, колониягә җибәрделәр. Соңрак ана булу хокукыннан мәхрүм иттеләр. Чөнки бик нык эчүгә сабышкан идем”, – ди Света, үз хатасын аңлап.
– Балагыз янына кайтасызмы?
– Юк. Анда мине кертмиләр. Кайтасым да килми. Баламны күптән күргәнем юк.
– Нинди акчага яшисез?
– Менә шулай юлда йөрим инде. Инвалидлык буенча пенсия алам, анысын миңа бирмиләр.
– Бүген урамда кунасызмы?
– Мине ягулык станциясендә калдырырсыз, шунда җылынырмын. Аннан тагын юлны дәвам итәрмен...
Юлны дәвам итәргә кирәк,билгеле, әмма башкача. Аракы эчүеңне ташла, чиркәүгә бар, Аллаһы Тәгаләдән кичерүен сора. Менә шул вакытта гаиләң дә булыр. Бездән киңәшләр шундый иде. Әйтүе генә җиңел. Үзгәрү өчен акыл, сабырлык, ихтыяр көче кирәк. Ни йорты, гаиләсе, ни акчасы, тормышта гаме булмаган хатынны адашудан кем туктатыр? Утыз яшьтә әле аның чәчәк атар, баласын иркәләп сөяр чагы. Кияүгә чыгарга теләве дә табигый. Димәк, әле аның гаилә корасы, тагын бер кат бәхетен сынап карыйсы килә. Аллаһы Тәгалә адашканнарга тәүфыйк бирсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев