Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Эх, «Җомга» уены

Без яшь чакта җәй көне болынлыкта «Җомга» уены үткәрелә иде. Һәр җомга төштән соң яшьләрне таныштыра, кавыштыра торган, уен-көлке, җыр-биюле бик күңелле бәйрәм иде ул. Авыл яшьләре генә түгел, бу уенны шәһәрдә яшәүчеләр дә сагынып кайталар иде. Ул чорларда бик күп парлар танышып, матур гаиләләр кордылар. Безне дә карчыгым Фатыйма белән «Җомга» уены кавыштырып, Аллага шөкер, 51 ел матур гомер итәбез. Ул елларның күңелле мизгелләре онытылмасын, «Җомга» уены күңелләрдә бер шигырь булып калсын дип, кулыма каләм алдым. Бәлки көй иҗат итүчеләр кызыксынып, әлеге уен матур җыр булып та яшәр.

Җәйнең матур айларында

Була «Җомга»  уены.

Гөл-бакчаларга төрелә

Бигәнәйнең болыны.

  Эх, «Җомга» уены,

  Гөл-бакчаларга төрелә

  Бигәнәйнең болыны.

Авыллардан кызлар килә,

Чиккән алъяпкыч ябып.

Яшьләр вәгъдә бирешәләр

Насыйп ярларын табып.

     Эх, «Җомга» уены,

     Гөл-бакчаларга төрелә

     Бигәнәйнең болыны.

Чишмәләре шаулап ага,

Матур аның урыны.

Таныштырды, кавыштырды

Бигәнәйнең болыны.

  Эх, «Җомга» уены,

  Таныштырды, кавыштырды

   Бигәнәйнең болыны.

Еракларга ишетелде

Тальян гармун моңнары.

Онытылмаслык булып калды

Шул «Җомга» уеннары.

  Эх, «Җомга» уены

  Онытылмаслык булып калды

  Бигәнәйнең болыны.

Әхмәтгалим Миннегалиев,

Аккүл-Бигәнәй авылы.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев