4 июль 2019 яңалыклары
-
Мәктәпләрдә кесә телефоннарын тыярга уйлыйлар
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анна Попова әлеге тәкъдим эшләү стадиясендә, дигән.
-
Гидрометеорология үзәге яшен һәм көчле җил турында кисәтә
4 июль кичендә, шулай ук 5 июльдә көндез һәм төнлә һава шартларының начараюы көтелә.
-
Эдуард Николаев 9,5 тонналык «КАМАЗ»ны һавага күтәргән
Рөстәм Миңнеханов әлеге видеоны үз Instagramда битендә урнаштырган.
-
Казанда композитор Илгиз Мәҗитовка мемориал такта ачылды
Бүген Казанда танылган композитор, җырчы, педагог, профессор, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Габидулла улы Мәҗитовка истәлек тактасы ачылды. Мемориал такта композитор озак еллар гомер иткән Кече Кызыл урамы 14нче йорт диварына урнаштырылган.
-
Халыкны эш белән тәэмин итү министрлыгы Татарстанда иң кирәкле һөнәрләрне атады
Республикага нефть эшкәртү, авыл хуҗалыгы белгечләре, укытучылар һәм медицина хезмәткәрләре таләп ителә.
-
Саба муниципаль районының пляж волейболы буенча хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре ир-ат һәм хатын-кызлар командалары арасында Чемпионат
Саба муниципаль районының пляж волейболы буенча хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре ир-ат һәм хатын-кызлар командалары арасында Чемпионат һәм 2019 ел сезоны тәмамланды. (Шәмәрдән зонасы).
-
Мәскәү Сабан туенда ялгыз татарларны кавыштыралар
Татарча Speed Dating проекты Мәскәүдә инде алты ел эшли, шушы вакыт эчендә рәсми рәвештә 15 гаилә теркәлгән, ә никахлар саны аннан да күбрәк.
-
Стендлы ату буенча Россия Беренчелеге
Шушы көннәрдә Липецк шәһәрендә стендлы ату буенча Россия Беренчелегенә ярышлар үтә. Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбе спортчылары да катнаша.
-
Казанда тантаналы рәвештә “Саләх” мәчете ачылды
ТР Президенты киңәшчесе Камил Исхаков Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президенты Владимир Путинның сәламләү сүзләрен җиткерде.
-
Әлмәттә диспетчерлык пунктында эшләүче хатынны пычак белән кадап үтерәләр
2 июльдә Әлмәт шәһәрендә диспетчерлык пунктында эшләүче 38 яшьлек хатынны үтергәннәр. Әлеге җинаятьне күзәтү камерасы төшереп торган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.
-
“Сезгә җиләк күп очрар”. “ВТ” хәбәрчесе кырдан 6 мең сум акча эшләп кайтты
“Җиләк пешкән“ дигән хәбәр йөрәкне җилкетте. Бу ялларда авылга кайтып, мин дә җыеп, сатып килдем. Безнең якларда җиләкне чәчеп үстергәннәр диярсең. Җыеп китәсең, кабат шул урынга башка берәү килеп, ул да чиләк тутыра.
-
МИНИСТР БУРЫЧЛАР КУЙДЫ
Районыбызда ике урында – Сабадагы индустриаль паркта һәм Шәмәрдәндәге “Яшел парк”та масштаблы төзелеш эшләре башланып китү алдында тора. Икесе дә зур финанс чыгымнары таләп иткән инвестицион проектлар.
-
Рөстәм Миңнеханов эшкуарлар шикаятьләрен бүләк итеп кабул итәргә өндәде
Бүген Казанда ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар советының киңәйтелгән утырышы узды.
-
Эх, «Җомга» уены
Без яшь чакта җәй көне болынлыкта «Җомга» уены үткәрелә иде. Һәр җомга төштән соң яшьләрне таныштыра, кавыштыра торган, уен-көлке, җыр-биюле бик күңелле бәйрәм иде ул. Авыл яшьләре генә түгел, бу уенны шәһәрдә яшәүчеләр дә сагынып кайталар иде. Ул чорларда бик күп парлар танышып, матур гаиләләр кордылар. Безне дә карчыгым Фатыйма белән «Җомга» уены кавыштырып, Аллага шөкер, 51 ел матур гомер итәбез. Ул елларның күңелле мизгелләре онытылмасын, «Җомга» уены күңелләрдә бер шигырь булып калсын дип, кулыма каләм алдым. Бәлки көй иҗат итүчеләр кызыксынып, әлеге уен матур җыр булып та яшәр.
-
"Saba balahoner" программасы кысаларында "Балачак" балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр журналистика, газета чыгару эше белән танышып китте
ФОТОРЕПОРТАЖ