Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда композитор Илгиз Мәҗитовка мемориал такта ачылды

Бүген Казанда танылган композитор, җырчы, педагог, профессор, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Габидулла улы Мәҗитовка истәлек тактасы ачылды. Мемориал такта композитор озак еллар гомер иткән Кече Кызыл урамы 14нче йорт диварына урнаштырылган.

Тантаналы чара композиторның популяр әсәрләренең берсе – Илһам Шакиров язмасында Илгиз Мәҗитовның Дамир Гыйсметдинов сүзләренә язган «Очып кайтам» җыры белән башланды.

Татарстанның Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев үз чыгышында Илгиз Мәҗитовның татар музыка сәнгатенә керткән зур өлеше, опера театрында, филармониядә эшләгән елларындагы бәһасез хезмәтләре хакында искә алды.

Истәлекле такта ачу тантанасында чыгыш ясаган Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фондының башкарма директоры Нурия Хашимова, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Зилә Сөнгатуллинага, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Айдар Фәйзрахманов,Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров күренекле сәнгать әһелләренең исемнәрен мәңгеләштерүдә мондый чараларның әһәмиятлелеген ассызыкладылар, Илгиз Мәҗитовның шәхесе татар халкы өчен никадәр кадерле булуы хакында сөйләделәр. Илгиз Мәҗитовның хәләл җефете Галина ханым мемориал такта ачуда ярдәм иткән, хезмәте кергән һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Күренекле композитор истәлегенә такта ачу тантанасы аның Дамир Гыйсметдинов сүзләренә язган, халык арасында зур популярлык казанган «Гомер уза» җыры белән тәмамланды. Җыр Зилә Сөнгатуллина язмасында яңгырады.

Мемориал тактаның авторы – скульптор Фәнил Вәлиуллин

Фото: https://vk.com/tatfilarmonia

https://vk.com/tatfilarmonia

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев