Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Стендлы ату буенча Россия Беренчелеге

Шушы көннәрдә Липецк шәһәрендә стендлы ату буенча Россия Беренчелегенә ярышлар үтә. Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбе спортчылары да катнаша.

Пьедесталның  югары баскычына Татарстан командасы күтәрелде, әлеге командада “Сабантуй” спорт мәктәбе спортчысы Камил Мингараев та бар иде. Икенче урынга Татарстанның икенче командасы (Садыков Салават- “Сабантуй” спорт мәктәбе спортчысы, Тимур Шакиров, Денис Тетерю) лаек булды.

Бу ярышта Садыков Салават, якташы Камил Мингараевны финалда 10 төгәл ату белән узып, шәхси беренчелектә икенче көмеш медален алды. Камил Мингараев 113+39 нәтиҗәсе белән шәхси беренчелектә өченче урынга чыкты.

Россия Беренчелеге нәтиҗәләреннән чыгып Татарстан Республикасы яшьүсмерләр җыелма командасы, башка командаларны күпкә калдырып, беренче урында бара.

Спортчыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.

Фото: скриншот инстаграм

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев