Авыл да, нигез дә кадерле безгә
Татарстанда 956 җирле үзидарә бар. Муниципаль берәмлекләр советы алдына бүген бик күп бурычлар куелган. 21 апрельдә алар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин белән эшчәнлекләре турында сөйләштек.
– Әгъзам Саматович, муниципаль хакимият үсешендә республикада эшләп килүче программаларның әһәмияте әйтеп бетергесез зур. Җирлекләрне икътисади һәм социаль яктан үстерү максатыннан Татарстанда 30дан артык программа эшли. Алар ел саен өстәлеп бара, бөтенесен дә санап бетереп булмый. Шулай да берничәсенә тукталсагыз иде.
– Чыннан да, республикада муниципаль берәмлекләрне үстерү, халыкның көнкүрешен яхшырту өчен бик күп программалар эшли. Өлкәнрәкләр яхшы хәтерли: безнең илдә махсус программа дигән төшенчә юк иде. Ул иң беренче булып Татарстанда барлыкка килде. Авылларны газлаштыру – моның ачык мисалы. Бу яңалык һәр йортка кагылды. Аннан соң тузган торакта яшәүчеләргә яңа фатирлар бирү башланды. Россиядә халык өчен мөһим булган программалар Татарстан үрнәгендә барлыкка килде. Республиканың үзгәртеп корулар чорындагы төп казанышы – үз байлыгын халыкның көнкүреш шартларын яхшыртуга юнәлдерә алуында. Шуның ачык мисалы – программалар саны 37гә җитте. Алар муниципалитетларга проблемаларны эзлекле төстә хәл итәргә ярдәм итеп кенә калмыйча, социаль һәм коммуналь өлкәдә яңа мөмкинлекләр дә ачалар. Торак йортларны капиталь төзекләндерү, юллар төзү, балалар бакчалары, мәктәп һәм клубларны тәртипкә китерү, спорт һәм ял итү урыннарын булдыру – болар барысы да халык ихтыяҗлары өчен. Күптән ремонт күрмәгән хастаханә һәм поликлиникаларны гына алыйк. Кайберләренә хәтта керәсе дә килми иде. Күрегез, хәзер ничек яңартылды. Нинди зур Казанга берничә генә парк иде. Хәзер аларның саны арта бара. Мөслимдә әкият иле кебек ял итү урыны барлыкка килде. Мамадышта кайчандыр Нократ, Чулман буйлары бик начар хәлдә иде. Бүген яр буйлары күпләрнең яраткан ял итү урынына әверелде. Яшерен-батырын түгел, соңгы елларда авылларда су проблемасы барлыкка килгән иде. Үзара салым һәм “Чиста су” программалары нигезендә әлеге проблема чишелеш тапты. Шунысын да әйтергә кирәк, бу программалар авылларны саклауга юнәлдерелгән. ФАП, клуб, мәктәп-бакчалар төзелгәч, яңартылгач, авыллар яңарыш кичерә башлады. Тик күпме генә тырышсак та, салаларның бөтенесен дә саклап калу мөмкин эш түгел. 30-40 йортлы авылны ничек кенә күтәрергә тырышсак та, анда тулы канлы тормыш барлыкка китерү авыр. Эш урыннары белән хәлне үзгәртеп булыр иде анысы. Тик моны ил күләмендә хәл итү кирәк. Безнең республикада авыллар начар хәлдә дип булмый. Буш калган йортлар булса да, сатмыйлар, газы-суы булгач, кайтып йөриләр. Газы-юлы булмаса, тормыш булмаса, кешегә туган нигезе дә кирәк булмас иде. Аннан татар халкының менталитеты да икенче, ул авылын, нигезен бетермәс өчен яши.
– Халык безнең республика ун елга алдарак йөри дигән фикердә.
– Күбрәктер. Күрше төбәкләрне генә карагыз, чыннан да, кайберләрендә авыллар бетеп бара. Читкә чыгып йөрүчеләр моны яхшы күреп кайта.
– Муниципаль берәмлекләргә нинди бәя бирер идегез?
– Муниципаль берәмлекләр үсешенең республикада үз тарихы бар. Элек бездә җирле үзидарә дигән төшенчә юк иде, авыл советлары дәүләт органнары булып саналды. Аларның кулында бернинди мөлкәт булмады. Бөтенесе дәүләт карамагында иде. Яңа закон кабул ителгәннән соң, 2006 елда җирле үзидарә органнары барлыкка килде, аларга мөлкәт бирелде, күп кенә вәкаләтләр тапшырылды. Шуның белән бергә җирлек башлыгы җилкәсенә бик зур җаваплылык йөкләнде. Хәзер авылның бөтен проблемасы, көнкүреше, халыкның яшәеше өчен ул җавап бирә. Кайбер эшләрне башкару өчен финанслар җитәрлек булмау, һичшиксез, аларга берникадәр кыенлыклар да тудыра. Әмма республикада үзидарә формасының үзенчәлеге бар. Башка төбәкләр белән чагыштырганда, безнең үзидарәләрнең эшчәнлеге күпкә аерыла. Төп үзенчәлек – республиканың зур күләмдә ярдәм итүе. Закон нигезендә финансланмаган кайбер вәкаләтләрне Татарстан үз өстенә алды. Шуңа күрә эшчәнлегебезне өйрәнү өчен төрле төбәкләрдән киләләр дә инде. Район җитәкчеләренең, җирле үзидарәләрнең төп максаты – халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту. Җирлекләрнең башкарган эше халык күз алдында. Әгәр Президентның ярдәме булмаса, муниципалитетларның дәрәҗәсен тоту авыр булыр иде. Безнең әле хәл итәсе мәсьәләләр бар. Киләчәктә Хөкүмәт белән берлектә аларны да тормышка ашырырга җыенабыз.
– Берара авыл җирлекләренең хәлләре аяныч иде, җәяү йөрүче рәисләр дә булды. Соңгы елларда алар арасында төрле конкурслар уздырып, җирлекләрне төзекләндерү өчен грантлар, машиналар бирелә башлады. Бу эшләр дәвамлы булачакмы?
– Җирле үзидарә органнарының матди-техник базасын ныгыту максатыннан, 2010 елдан муниципаль берәмлекләр арасында смотр-конкурс үткәрелә башлады. Эшләренә нәтиҗә ясап, Президент исеменнән ел саен 260 машина бирелә. Мондый хәл бер генә төбәктә дә юк. Хәтта мотоцикл да бирмиләр. Әлеге программалар киләчәктә дә дәвам итәчәк. “Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” дигән конкурсыбыз да бар әле. Бу – шулай ук бик нәтиҗәле алым. Ел саен йөзләп авыл җирлеге берәр миллион сум грант ала. 2013 елдан башлап, 43 муниципаль районнан 1090 авыл җирлеге конкурста катнашты. 520се берәр миллион сумлык грант отты. Шушы арада гына Чүпрәледә булдым. Урындагы проблемаларны хәл итү өчен бирелгән әлеге өстәмә финанс ярдәмен кайсы тармакларга җәлеп итү турында фикер алыштылар. Җирлекләрнең инфраструктура үсеше өчен әлеге грантларның дәвамлы булуы шулай ук әһәмиятле. Шунысын да әйтергә кирәк: кайбер җирле үзидарәләр бик нык искергән, мөмкинлекләре булмаган биналарда утыра иде. 2016 елдан башлап, аларның матди-техник базасын ныгыту максатыннан, башкарма комитет биналарын төзү һәм капиталь төзекләндерү эше башланды. Быел 10 яңа бина төзеләчәк һәм 38 бинага капиталь ремонт ясалачак һәм бу эшләр киләчәктә дә дәвам итәчәк.
– Авылларга баргач, халык, үзара салым программасында үзгәрешләр булмыймы, дәүләт финанславы шул күләмдә калачакмы, дип кызыксына. Киләчәктә бер сумга ике сум гына биреләчәк икән, диләр.
– Чыннан да, бу – бик үзенчәлекле программа. Җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү өчен, халык җыйган бер сум акчага республика тагын дүрт сум өсти. 2013 елдан 2017 елга кадәр татарстанлылар 587 миллион сум акча кертте. Республика 2,2 миллиард сумнан артык акча бирде. Әлеге акчага авыл урамнарына таш түшәлә, су скважиналары куела, күперләр төзекләндерелә, зиратлар тәртипкә китерелә, ял зоналары барлыкка килә, спорт һәм балалар мәйданчыклары, елгалар һәм күлләр, чишмәләр, коелар чистартыла. Шунысын да әйтергә кирәк: акчаның 70 проценты авыл урамнарын төзекләндерү өчен тотыла. Программага алдагы елларда үзгәреш кертелмәячәк. Кайбер төбәкләр, безнең тәҗрибәгә таянып, үзара салым программасын үзләрендә булдырды. Бер сумга – ике сум дигәне башка программа булырга мөмкин. Бу уңайдан әлегә өйрәнүләр генә алып барабыз. Кайбер авылларда вакытлыча кайтып яшәүчеләр, бакча йорты тотучылар бар. Андыйлар, бик теләсәләр дә, үзара салым программасында катнаша алмый. Араларында үз өлешләрен кертергә теләк белдерүчеләр бар. Тик алар биргән акчага дәүләттән субсидия өстәлми. Җирлекләр, әлеге мәсьәләне берәр ничек хәл итеп булмыймы, дигән тәкъдим белән чыкты.
– 21 апрель – Җирле үзидарәләр көне. Бу өлкәдә эшләүче белгечләрне әзерли торган махсус уку йорты бармы? Кадрлар әзерләү мәсьәләсе республикада ничек хәл ителә?
– Муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләрен әзерли торган махсус уку йортлары шактый. Татарстанда Президент каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты һәм Казан федераль университеты эшләп килә, алар белән актив хезмәттәшлек итәбез. 2017 елда гына да квалификацияне күтәрү курсларында ике мең тирәсе хезмәткәр белем алды, шуларның 222се “Яңа эшли башлаучы муниципаль хезмәткәр” программасы буенча укыды. Моннан тыш даими семинар-киңәшмәләр уздырып торабыз. Җирле үзидарәләр Россия, республика кануннарына таянып эшли. Чыннан да, аларга белемле булу бик кирәк. Элек муниципалитетларда хокукый кыр шактый гади, аңлаешлы иде. Хәзер законнарның үзгәреп торуы, катлаулы булуы үзен сиздерә. Юридик ярдәм күрсәтү буенча республикада махсус комиссия дә эшли. Закон белмисең икән, муниципаль өлкәдә эшләү бик авыр. Безнең Советта тәҗрибәле юридик идарә эшли. Районнарда сораулар туганда, киңәш сорап, еш кына аларга да мөрәҗәгать итәләр.
– Җирлек башлыкларына шалтыратып, туган көннәре белән котлау гадәткә кергән. Җитәкченең шәхсән хәл белүе – көтелмәгәнрәк хәл, билгеле.
– Туган көн котлавы ул – авылдагы хәлләр белән танышуга бер сәбәп тә бит әле. Җирлектәге тормыш, социаль оешмалар белән кызыксынып, булган проблемалар хакында сөйләшәбез. Соңгы елларда муниципаль өлкәгә яшьләрнең килүе дә бик куанычлы. 25-30 яшьлек авыл җирлеге башлыклары бик күп. Кадрларның 30 процент тирәсе – яшьләр. Форсаттан файдаланып, муниципаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмебез белән чын күңелдән котлыйм. Авыр эшләрендә уңышлар теләп калам.
Фото: http://tatarstan.izbirkom.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев