Лилия Нурмөхәммәтова автор яңалыклары
-
Теләче карбызы тәмлерәк...
Карбыз-кавынны күптән сата башладылар. Саталар икән, димәк, алучысы бар. Әмма күпчелек кеше әлегә иртәрәк, иң яхшысы август аенда авыз итү дип уйлый. Шулай да өлгергән, тәмле карбызларны очратырга була инде. Аларны сайлап алганда нәрсәгә игътибар итәргә? Белгечләр киңәшенә колак салу зыян итмәс.
-
Татарстанда йорт кошлары асраган өчен салым җыя башлаганнар
Интернет челтәрендә Азнакай районындагы Тымытык авыл җирлеге халкының бер тавык өчен ике сум акча түләргә тиешлеге турындагы хәбәр сәгате-минуты белән таралды. Бу яңалык күпләрне аптырашта калдырды – су өчен түлиләрме, әллә тавыкка салым салалармы? Хәлне ачыклау максатыннан, без әлеге район белән элемтәгә кердек.
-
Метрлы битарафлык яки Сталин калдырган мирас
Балтырган Казанны да баса башлады. Авылларны гына түгел, шәһәр яны бистәләрен дә, шәһәр үзәген дә баскан ул. Халык аптырашта. Тик кайбер авылларда моңа ияләшеп беткәннәр булса кирәк. Юл буйларында, үзәнлекләрдә биек булып үсүче, зур кулчатыр кебек ап-ак чәчәкле үләнгә бөтенебез игътибар итә. Ялгышып тиеп китсәң, сындырып алсаң, согы тиеп, тәнне дә пешерергә мөмкин әле ул. Ни хикмәт, авыл кешесе, ничә еллар дәвамында көрәш алып барса да, аннан котыла алганы гына юк. Балтырган бер дә бирешергә уйламый, кабат баш калкыта.
-
Татарстанга 2010 елгы корылык яный?
Көндез генә түгел, төнлә дә эссе. Мондый көннәр аеруча өлкәннәр, кечкенә балалар өчен авыр. Кан басымы, йөрәк һәм башка чирләр белән интегүчеләр дарудан башка тора алмый. Шуңа да табибларга мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан. Белгечләр мондый вакытта кояш астында озак тормаска, күбрәк су эчәргә киңәш итә.
-
Монысына гына түзәрбез. Малларын югалткан хуҗалар әнә шулай дип юана
Табигатькә каршы торып булмый. Давыллап, яшенләп яуган яңгыр аркасында, Теләче районының “Игенче” күмәк хуҗалыгы фермасында – 56, Яшел Үзән районының Олы Яке авылы көтүендә 4 сыер, 9 сарык җан тәслим кыла. Бу хәлләргә генә түзәрбез, әле ярый корбаннар юк, ди күңелсез вакыйганың шаһиты булучылар.
-
Миллек, себерке, пиннек...
Җәй килергә ашыкмаса да, табигать үзенекен итә. Агачлар яшеллеккә төренгән, урман-кырларда сирәк булса да чәчәкләр күренә. Мунчада чабынырга яратучылар бу көннәрдә себерке (аны ягына карап, миллек, пиннек дип тә йөртәләр) җыя башларга кирәклеген әйтә. Май ахырында, июнь башында җыелган миллек, ныклыгы буенча калышса да, сихәтлеге буенча аңа тиңнәр юк. Быел яз, җәйләрнең соңга калып килүен исәпкә алсак, сихәтле пиннек җыеп куярга иренмәгез.
-
Мәшәкате – сезгә, акчасы... Авыл кешесенә яңа кагыйдә уйлап таптылар
Электрон ветеринар сертификатың булмаса, җитештергән сөтеңне дә, итеңне дә сата алмаячаксың. 1 июльдән Россиядә “Меркурий” системасы эшли башлаячак. Тик сатучылар да, җитештерүчеләр дә әлеге яңалыкка риза түгел. Җиң сызганып эшкә керешүчеләрнең дә сораулары күп. Шул уңайдан бу системаның башында торучы “Россельхознадзор” идарәсе җитәкчесе урынбасары Николай Власовны Казанга чакырып, кайбер мәсьәләләргә ачыклык кертергә тырыштылар.
-
Давыл узды, дөнья тузды
50 меңгә якын кеше утсыз калды, 52 торак йортның түбәсе купты, машиналар яньчелде, агачлар ауды. 30 май көнне булган гарасат әнә шулай кыланды. Кызганыч, үлем-җитем дә бар. Мөслим районында кибет түбәсе җимерелеп, шунда эшләүче 35 яшьлек хатын-кызның өстенә төшкән.
-
Ашарга – ярый, утыртырга – юк
Бакчага теләсә нинди агач утыртырга, орлык чәчәргә ярамый. Алар авыру булырга мөмкин. Белгечләр чаң суга: моңа кадәр Россия киңлекләрендә күрелмәгән корткыч – соры мәрмәр кандала таралу куркынычы бар. Ул 300дән артык төрдәге җиләк-җимеш, бөртекле, яшелчә культураларына зыян китерә ала. Бу хакта “Татар-Информ” агентлыгында узган матбугат очрашуында “Россельхознадзор” идарәсе белгечләре искәртте.
-
Нәрсә ашаганыбызны да белмибез
Бүген кибет киштәләрендә сырның нинди генә төре юк. Җаның кайсысын тели, шунысын аласың. Билгеле инде, кесә ягы такыр булган халык арзанлысын ала. Хәер, сырның кыйммәтлерәге дә сыр булып чыкмаска мөмкин әле. Аны хәзер сөттән түгел, үсемлек маеннан ясыйлар. Киләчәктә сыр ризыклары җитештерүне һәм сатуны тыярга да мөмкиннәр. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы “Сөт һәм сөт ризыклары” техник регламентына әнә шул хактагы төзәтмәне кертмәкче.
-
Өч Айршир, бер Абердин
Казанда яшәп, күпләп терлек асрый алар. “Сыердан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм”, – ди хуҗабикә. Башкалага килеп урнашканнан соң бер ел сыерсыз торып карый, тик күңелдә ниндидер бушлык барлыкка килә. Болай булмый, дип Ульяннан бер сыер алып кайталар. Бүген инде баш санын дүрткә җиткергәннәр.
-
Авыл да, нигез дә кадерле безгә
Татарстанда 956 җирле үзидарә бар. Муниципаль берәмлекләр советы алдына бүген бик күп бурычлар куелган. 21 апрельдә алар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин белән эшчәнлекләре турында сөйләштек.
-
Кычкырып елыйсы килә
Без аның артыннан көчкә җитештек. Рульгә 50 яшендә генә утырcа да, машинада кызу йөри. Тик әлегә тракторга утырырга җөрьәт иткәне юк икән. Әмма анысы да булырга мөмкин. “Форсункасына су эләккән булырга тиеш”, – диде ул, тракторчыларга машинасыннан 20 литр сыешлы май савытларын бушатканда.
-
Чират сарыкларга җитте
Пар тояклы күшәүче хайваннарда яңа авыру – чума үләте барлыкка килгән. Грузиядә кәҗә-сарыклар арасында киң таралган йогышлы авыру безгә дә килеп җитүе бар. Республика ветеринарлары чаң суга: куркыныч авырулар үтеп кермәсен өчен саклык чаралары күрергә кирәк.
-
Бодай сибеп кенә йомырка көтмәгез. Тавыкны ничек сайларга?
Көннәр бераз җылыта башлау белән, авылларда йомырка тавыклары сата башлыйлар. Элек кенә ул кечкенә чебеш сатып алып үстерү яки тавык астына йомырка салып чыгару бар иде. Хәзер бу гадәтләр онытылып бара. Хәер, аның тавыклары да элеккеге кебек кыртламый инде. Чеби чыгарудан алар да бизеп бара.