Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өч Айршир, бер Абердин

Казанда яшәп, күпләп терлек асрый алар. “Сыердан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм”, – ди хуҗабикә. Башкалага килеп урнашканнан соң бер ел сыерсыз торып карый, тик күңелдә ниндидер бушлык барлыкка килә. Болай булмый, дип Ульяннан бер сыер алып кайталар. Бүген инде баш санын дүрткә җиткергәннәр.

Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылында туып үскән Алсу һәм Нәгыйм Фәсхетди­нов­лар гаилә корганнан соң, бер ел авылда яшиләр дә, бәхет эзләп, Ульян каласына китәләр. Тик авыл баласында җиргә тартылу дигән нәрсә бар бит. Алты ел шәһәрдә яшәгәч, Ульян өлкә­се­нең “Учхоз” совхозына барып төпләнәләр. Алсу фермага терлек карарга урнаша, Нәгыйм күмәк хуҗалыкта терлек сую, итләр урнаштыру белән шөгыль­ләнә. Шәхси йортта яшәп, тик ятып булмый дип, абзар төзеп, күпләп мал тота башлыйлар.


Балаларга булыр дип, Казан читендәге Константиновка бис­тәсеннән җир сатып алалар. Шунда акрынлап йорт салалар. Капылт кына уйлыйлар да, туган якка кайтырга, дигән фикергә киләләр. “Тугыз ел элек күченеп килдек, тик малсыз бик кыен булды. Ульяннан үрдәкләрне дә алып килгән идек. Әмма кош-корт белән зур мал бер түгел инде. Иремә әйтәм: терлексез яши алмыйм, нишлибез, дим. Баштарак каршы төште, кирәкми, шә­һәрдә яшәп, ничек асрамакчы буласың, ди. Аннан аның да күңеле кузгалды. Ул чакта без урамның яңа өлешендә идек. Константиновканың төп урамыннан йорт карый башладык. Чөнки бу якта халык элек-элек­тән терлек асрап гомер иткән. Күңелебезгә хуш килгән кишәр­лекне табып, аны яңартып күчен­дек тә, Ульяннан сыер барып алдык”, – дип сөйли хуҗабикә.


Үзләре өчен генә дип башта берне алалар. Аннан симертү бо­зау­лары, корбанлык сарыклар асрый башлыйлар. Каз-үрдәк, тавык-чебеш алып җибәрәләр. Сораучылар барлыкка килгәч, кош-кортны гына түгел, сыер санын да арттыралар. Төп сатып алучылары – элек-электән мал асрап яшәгән, мөмкинлек­ләре булмагач, терлекләрен бе­те­рергә мәҗбүр булган күрше­ләре, танышлары, туганнары, та­ныш­ларның танышлары.


– Базарга чыгып сату иткән юк, – ди Алсу. – Константиновкалар гына түгел, Казаннан да киләләр. Өлкән әби-бабайлар­ның өйләренә алып барып би­рәбез. Мин гөнаһка кермим, сөткә берни кушмыйм, сөзәм дә банкага тутырам. Табигый ри­зык­ның тәмен белүчеләр, хә­ләлне аңлаучылар ала бездән.
Кайбер көннәрдә сөт бөтен­ләй сатылып бетә, хәтта атна ахырында җитмәгән вакытлары да була, диләр. Сөт калган көннәрдә генә эремчек, каймагын ясап, сораучыларга хәбәр итә хуҗабикә. Шундый кешеләр дә бар: сөт алмыйча торалар да, берникадәр вакыттан соң, кабат шалтырата башлыйлар. Кибетнекен эчә алмыйбыз, тәме юк, диләр икән. 


Сыер да тиешенчә ашатсаң гына сөт бирә. Фәсхетдиновлар терлек азыгын күбесенчә сатып ала, үзләре дә хәзерли. Печән өлгерү белән, ире, Кукмарага барып, таныш фермердан алып кайта. Җәй буе кырдан кайтып кермиләр. Махсус чапкыч та алганнар. “Печәнгә күбесенчә ирем белән йөрибез, ял көннә­рендә кызыбыз да булыша. Малаебыз да кул арасына керә хәзер. Печән чабабыз дигәч тә, юл кырыйларыннан җыйган юк. Андыен маллар яратып ашамый. Елга буйларында буш җирләр күп хәзер, теләгең булса, иренмәсәң, үлән табарга була”, – ди Алсу.


Катнаш азыкны икмәк заводларыннан, түпләрне Чуашиядән алып кайталар. Кыш көннәрендә хуҗалыклардан силос, сенажын сатып алалар. “Терлек организмына бөтенесе дә кирәк, шуңа күрә алларыннан өзмәскә тырышабыз”, – ди Фәсхетдиновлар.      


Сыерны ашату, астын җыеш­тыру гына түгел, аны каплатырга да кирәк. Бүген авылларда да үгез табу – бер проблема. Ясалма ор­лык­­ландыру дисәләр дә, бу эшнең дә үз нечкәлекләре бар, белгечнең кулы җиңел булмаса, сыерның кысыр калуы да бар. Яхшы осеменаторны Питрәч районыннан алып киләләр икән. “Ничә еллар терлек тоткач, әлеге өлкәдә эшләүче танышларыбыз да күп. Мал табиблары белән дә аралашып торабыз. Язын-көзен прививкалар ясап, каннарын алып, терлекләрне тикшереп торалар. Сәламәт сыерлар гына тотабыз”, – ди  хуҗабикә. Сыерларны да тикшертеп алып кайтканнар. Кайдан диген, Петербург, Мәс­кәү, Самара якларыннан. Әле­ге өч сыерлары Айршир токымлы. Абердин токымлысын Салмачыдан бозау килеш алганнар.


– Балаларга табигый ризык ашатасыбыз килеп, үзебез өчен генә дип сыер алган идек, менә шулай баш санын арттырырга туры килде, – ди Алсу.


Балалар димәктән, олы кызларына инде – 21 яшь. Нигә тилмереп мал асрыйсыз, үзегезне болай бетермәгез, дип әйт­кәләгән чаклары бар икән аның. Тик Алсу терлексез тора алмый шул. Әнисенең тик тормаганын күреп, Гүзәл дә, эштән кайту белән, терлекләр янына чыга.


Көн саен биштә торучы Алсудан, бу эш табыш китерәме соң, дип сорамый булдыра алмадык.


– Табышын санап торган юк, – ди ул. – Көн саен акча кереп тора, табышы булмаса, асрамас идек. Акча күпләп чыга, кергәндә тиен­ләп җыела. Ялкауланып ятып булмый. Әти-әниләр дә гомер буе терлек асрап гомер итте, безне эшкә өйрәтеп үстерделәр. Безнең дә балалар эшне белеп үсә. Монысы да – зур нәрсә бит әле.  

Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X