Теләче карбызы тәмлерәк...
Карбыз-кавынны күптән сата башладылар. Саталар икән, димәк, алучысы бар. Әмма күпчелек кеше әлегә иртәрәк, иң яхшысы август аенда авыз итү дип уйлый. Шулай да өлгергән, тәмле карбызларны очратырга була инде. Аларны сайлап алганда нәрсәгә игътибар итәргә? Белгечләр киңәшенә колак салу зыян итмәс.
Бу көннәрдә Россельхознадзор белгечләре базар, кибетләрдәге карбызларны тикшерә. Әлеге яшелчә белән күпләп сату итүчеләр үзләре дә тикшертү өчен махсус алып килә икән. Чөнки рөхсәт ителмәгән ризык саткан өчен аларга җәза да каралган. Әйтүләренчә, кавын-карбызлар куркыныч түгел, аларны ашарга була, кеше сәламәтлеге өчен зыяны юк. Шикләнүчеләр Казандагы Родина урамы, 25 нче йорт адресы буенча урнашкан лабораториягә үзләре дә алып килә ала. Белгечләр нитрат, нитритлар тиешле күләмдәме, түгелме икәнлеген шунда ук ачыклап бирәчәк.
– Әлегә базарларда читтән кертелгән карбызлар сатыла. Россиянең көньяк өлешендә өлгергән карбызлар ил халкына җитәрлек дәрәҗәдә күп түгел. Гадәттә, бу чорда Казахстан, Таҗикстан якларыннан килә, – ди Россельхознадзор идарәсенең ашлык сыйфаты һәм орлык контроле өлкәсендә фитосанитария күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Миләүшә Кадыйрова.
Ничек сайларга? Кавын-карбыз сатып алганда аның тышкы кыяфәтенә игътибар итәргә кирәк. Әгәр дә анда таплар икән, мондый карбызда бактерияләр үрчергә мөмкин. Андый яшелчәне (галимнәр шулай ди) алган очракта кеше организмына зыян килү куркынычы арта. Моннан тыш кабыгының төсен карарга киңәш ителә. Сырлары беленеп торырга, юылган, төсен үзгәрткән кебек булырга тиеш түгел. Бу – аның яхшы сыйфатлы булуын дәлилләүче билге. “Корт алманы ашый икән, димәк, ул – сыйфатлы җимеш, дигән гыйбарә бар. Карбыз сайлаганда да шулай. Әгәр дә анда бал корты нектар алу максаты белән эз калдырган икән, бу сыйфатлы карбыз дигәнне белдерә”, – ди Миләүшә Кадыйрова. Ир-ат яки хатын-кыз җенесеннән булган чәчәкләр барлыгы күпләргә мәгълүм. Күпләр нәкъ менә “кыз” карбызга өстенлек бирә. Мондый карбызларның “кендеге” зуррак, ә “малай”ныкы кечкенәрәк, кабарыбрак тора. Әйтүләренчә, “кыз”лар баллырак була.
Күпме яткан? Карбызның җирдә яткан өлеше кояш төшмәгәнлектән ак булып тора. Әгәр дә бу урын аксыл булып тора икән, димәк, ул җирдә озак ятмаган, аны тиз өзеп алганнар. Ә менә саргылт яки соргылт төс кергәне җирдә озак яткан, инде өлгергән булуын аңлата.
Карбыз “койрыгы”. Күпләр, карбызның өзеп алынган сабагы корыган булырга тиеш, ди. Ләкин яшелчәне өзеп алганнан соң ул өч көн эчендә кибәргә мөмкин. Бу вакытта ул сабактан үзе өзелгәнме, өзеп алганнармы икәнлегенә игътибар итәргә киңәш ителә. Үзе өзелгәннәр нык өлгергән, ә менә пычак белән кисеп алынган булса уйланырга кирәк. Тик моңа карап кына начар яки тәмсез дип әйтеп булмый, араларында өлгергәннәре дә күп була.
Каян алырга? Карбыз күләгәле, өсте ябулы урында сакланырга тиеш. Моннан тыш ул җирдә ятмаска, 15 см булса да күтәртелгән урында булуы шарт. Җирдә яткан очракта ул чери башлый, төрле авырулар барлыкка килергә мөмкин. Кайберәүләр зур карбызны урталай бүлеп алу ягында. Ләкин бу вакытта яшелчәдә бактерияләр хасил булу куркынычы арта. Урамда сатыла торган урыннардан ярдырып алу дөрес түгел. Бары тик тиешле температура саклана торган сәүдә урыннарыннан гына алыгыз.
Исен тою. Бөтен таләпләрне үтәп алып кайткан карбызны ярып җибәрүгә аннан күңелегезгә хуш килми торган ис сизелә икән, белгечләр ашамаска киңәш итә. Нәрсә генә әйтмәсеннәр, өлгергән карбыз күзәнәкле, көпшәклерәк була. Аннан тәмле ис бөркелә.
Ак җепселләр. Карбыздагы ак җепселләр нитрат булуын аңлата. Күпләр шулай дип уйлый. Әлеге җепселләр нинди сорт булуына бәйле икән. Кайбер сортларда ул күбрәк, икенчеләрендә бөтенләй булмаска мөмкин.
Нитрат үлчәгечләр белән эш итү дөресме? Бүген үз сәламәтлеге турында кайгыртучы күпләр яшелчәләрдә нитрат күләмен ачыклау максатыннан ризыкны үзе тикшереп ала башлады. Мондый җайланмага ышаныргамы? “Махсуслашкан кибетләрдән алынган җайланмаларга ышанырга була. Әмма аларда да 1-2 процент ялгышу дигән нәрсә бар. Бу хакта аның сертификатында язылган булырга тиеш. Дөрес күрсәтә икән, ышанырга була”, – ди Миләүшә Кадыйрова.
Күкчә бакчасында
Теләче районының Күкчә авылында карбыз-кавын өлгергән инде. Лилия Гайнуллина менә ничә еллар бакчасында көньяк яшелчәләрен үстерә. Инде тәмам остарып җиткән. Төрле сортлар белән тәҗрибә үткәреп караган. Тайландтан алып кайткан тиз өлгерә торганнарын үстерә башлаган.
– Без карбызны сатып алмыйбыз, үзебезгә җитәрлек итеп үстерәбез, туганнарга-дусларга да өлеш чыгарабыз. Карбызның сары эчлесенә, кавынның тышы ак, эче кызгылтына өстенлек бирәбез, – ди ул.
Лилия карбызны алганда аңа суккалап карарга кирәклеген әйтә. Аннан үзгә бер тавыш ишетелергә тиеш икән. “Тик аны бөтен кеше дә тоя алмый. Минем баян буенча музыкаль белемем бар. Музыканы тойган кеше аны яхшы чамалый. Безнең бакчада үскән карбызларга катырак суксаң, ярылып китәләр. Кибетләрдә сатыла торганы сугудан гына ярылмый анысы, аларның кабыклары каты. Кайберәүләр, сабагына карарга кирәк, ди. Әмма бу дөрес түгел, алар ерактан килә, килеп җиткәнче сабагы корырга да өлгерә”, – ди бакчачы.
Фото: https://pixabay.com | Pexels
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев