Монысына гына түзәрбез. Малларын югалткан хуҗалар әнә шулай дип юана
Табигатькә каршы торып булмый. Давыллап, яшенләп яуган яңгыр аркасында, Теләче районының “Игенче” күмәк хуҗалыгы фермасында – 56, Яшел Үзән районының Олы Яке авылы көтүендә 4 сыер, 9 сарык җан тәслим кыла. Бу хәлләргә генә түзәрбез, әле ярый корбаннар юк, ди күңелсез вакыйганың шаһиты булучылар.
Сишәмбе көнне яуган яңгыр Казанны су камалышында калдырды. Агачларны төбе-тамыры белән куптарды, машиналарга зыян килде, Альберт Камалиев проспектында төзелеш краны торак йортка ауды. Кранчы тән җәрәхәтләре алды. Чиләкләп койган яңгыр, урыны белән яуган боз бакчалардагы яшелчәләрне “юып” алды, көчле җил җиләк-җимеш агачларын сындырды. Футбол рухы белән яшәгән кала бу вакыйганы икенче көнне үк онытты. Ә Яшел Үзән һәм Теләче районнарында яшәүчеләргә авыргарак туры килде.
Теләче районының “Игенче” хуҗалыгында эшләүчеләр бүген дә шок хәлендә. Рафис Яхин белән сөйләшкәндә, ул да фаҗигадән айнып бетмәгән иде. “Савым якынлашкан минутлар иде. Бөтен савымчылар, ферма мөдире, үзем дә шунда идем, – ди Рафис Яхин. – Давыл бик көчле булды. Түбәнең бер өлешен каерып атты, ферманың бер башындагы сыерлар кырылды. Әле ярый савымчыларга зыян килмәде – шуңа сөенәбез”.
Болыт килә башлауга, терлекләрне тизрәк торакка кертергә ашыгалар. Күбесен бәйләргә дә өлгерми калалар. Менә шул вакытта фаҗига килеп чыга да инде. Сыерлар егыла башлагач, тиз генә трансформаторны сүндерәләр, подстанцияне аералар. Әйтүләренчә, сыер – бик сизгер хайван. Аны аяктан егар өчен 20-30 Вт та җитә. Терлекчеләрне исә аякларында резин аяк киеме булу да коткарган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, ферма түбәсенә ябылган калай кубып, электр линиясе өзелә, нәтиҗәдә ток сугудан фермадагы нәселле сыерлар җан тәслим кыла. Бу – әлегә беренче фаразлар гына. Фаҗига булган урында махсус комиссия эшли, тикшерү эшләре бара. Үлгән сыерларны биологик калдык буларак Алабугага җибәргәннәр. Бүген хуҗалыкка килгән зыянны исәплиләр. Югалту 7 миллион сум чамасы дип фаразлана. Бәхеткә, сыерларның барысы да иминиятләштерелгән булган. Күпме акча чыгар – әлегә билгесез. Сумманы күрмичә, дәүләткә мөрәҗәгать итү-итмәүне әйтеп булмый, диләр районның авыл хуҗалыгы идарәсендә. Гомумән алганда, хуҗалыктагы 440 сыер да нәселле булган, һәркайсы 120 мең сумлык. Сөтне дә күп биргәннәр. Әлеге хуҗалык нәселле таналар үрчетү белән дә шөгыльләнгән. Белгечләр, җыелып, таналарны каплату мәсьәләсе турында да сөйләшкәннәр. Берничә ай эчендә югалган баш санын тулыландырырга өметләнәләр.
“Терлексез калдык”
Яшел Үзән районының Олы Яке авылында яшәүче уңган-булган кешеләр турында газетабызга шактый язабыз. Казанга якын урнашкан бу сала яшәеше белән үзенчәлекле. Алар шәхси хуҗалыкларында күп итеп терлек асрый, зур мәйданнарда яшелчә, җиләк-җимеш үстерә.
Кич җиткәч, авыл халкы гадәттәгечә көтү кайтканны көтә. Ни хикмәт, бу көнне көтү башында йөри торган сыер-сарыклар, башка малларны калдырып, алданрак чаба. Аларның урамга керүе була, электр линиясен яшен сугып, чыбык терлекләр өстенә төшә. Арттарак калган көтүне кешеләр куып өлгерә, хайваннарны икенче якка борып җибәрәләр. Нәтиҗәдә башкаларына зыян килми кала.
Рәсимә Нургалиева, Фирая Таҗиева (берәр), Илдар Нәҗмиевләр (ике баш) сыерсыз кала. Лейкозлы, авыру маллар булса – бер хәл, сау-сәламәт, күп сөт бирә торган иделәр бит, диләр авылда. Рәсимә белән Фирая апаларның сыерлары иминиятләштерелмәгән була. Үч иткәндәй, зыян күргән ике гаилә дә моңа кадәр терлекләрен гел иминиятләштереп килә, тик быел никтер кире уйлыйлар. Ә менә Нәҗмиевләрнең ике сыеры да иминиятләштерелгән.
– Давыл Олы Якенең көтү кайта торган урамында гына булды, – ди Олы Яке авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллина. – Башка якта торучылар җилне сизми дә калды. Фаҗига килеп чыгу белән миңа шалтыраттылар. Шунда ук тиешле оешмаларга хәбәр иттек.
Авыл җирлегендә 205 баш сыер бар. Шуның 152се – Олы Якедә, 120сен көтүгә чыгарганнар. Моннан тыш сарыклар... Өстәвенә симертү терлекләре... Кош-корт... Бер баш хайван кимесә дә, гаилә бюджетын шундук сизәсез. Әлеге хәл килеп чыгуга, Фирая Фәйзуллина районның авыл хуҗалыгы идарәсенә, депутатларга, авылдан чыккан эшмәкәрләргә мөрәҗәгать иткән. Зур Ключи авылында күркәләр фермасын тотучы Мадияровлар үзләрендә эшләүче Таҗиевларга булышачакларын әйтә. Ялгыз яшәүче, күп хәсрәтләр кичергән өлкән яшьтәге Рәсимә Нургалиевага икмәк комбинаты директоры ярдәм итәргә ышандыра (Рәсимә апаның абзар тутырып терлек тотуы турында без газетага язып чыккан идек. Шуннан соң матбугат белән даими танышып баручы авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов аның тормыш-көнкүреше белән кызыксынган иде – ред).
– Сыерым бик әйбәт иде, сөтне бик күп бирде, – ди Рәсимә апа. – Өч ел рәттән игезәк бозаулар китерде. Сыер итәргә дигән бер танасы, быелгы ике бозавы калды. Гомер буе сыер асрап яшәгәч, бик авыр. Кызым, киявем, оныкларым, әнием исән. Шунысына мең шөкер. Башка хәсрәтләр күрергә язмасын, улымны, иремне югалттым. Менә шунысы бик яман.
Көтүдә 8 баш сарыгы үлгән Альберт Абдрахманов та абзар тутырып терлек тота.
– Бер мизгелдә сигез баш сарыгың юк булсын әле?! Авыл кешесе өчен зур мөлкәт бу. Кешене авыр чакта ялгызын гына калдырырга ярамый. Ул яктан авыл халкы бик бердәм. Бәла-каза килә икән, шундук ярдәм кулы сузарга тырышалар. Сарыгы үлүчеләргә авылдашлар белән булышырга ниятлибез, – ди Фирая апа.
Бер сарыгы үлгән Мәгъсүм Сәхәбиев тә, өлкән яшьтә булса да, терлек асрап яши. Корбанга дигән сарыгы эләккән.
Бер яхшы сыер кирәк
Нәҗмиевләр башка авылдашлары кебек Казанга сату белән йөргән. Гаиләгә шактый керемне сыерлар керткән. Сөтне дә мулдан биргәннәр. Бер сыердан 23-25 литр сөт сава торган булганнар.
– Сыерлар безнең тормышны алып баручыларыбыз иде, – ди Ильмира Нәҗмиева. – Берьюлы ике сыерсыз калу бик авыр булды. Дүрт сыер, өч бозавыбыз бар иде. Ике сыерыбыз гел көтү башында йөрде. Сишәмбе көнне вакытында кайтмадылар, бу хәлгә тәмам аптырадык. Ике яшьрәк сыер күпер төбенә су эчәргә төшкән булган, ирем Илдар шуннан алып кайтты. Олы дигәннәренең берсенә – биш, икенчесенә өч яшь иде. Аптырап, эзләргә киттек. Көтү төшкән урамда дүрт сыерны электр сукканлыгын әйттеләр. Шуннан аңлап алдык инде. Терлекләрне дә, йорт-җирне дә иминиятләш- тергән идек.
Сыерларын 35-40 мең сумга бәяләгән булганнар. Тик бу акчага гына яхшы сыер табып булмаячак. Чөнки сөтле сыер ким дигәндә 50-60 мең сум тора. Шуңа алар әлегә бер сыер алып, абзардагы тананы сыер итмәкчеләр.
– Безнең якта яхшы, күп сөт бирә торган сыерларны сатмыйлар, кеше үзе асрарга тырыша. Әйбәт сыерга тап булу авыр. Иремнең сеңлесе Теләче якларында яши. Яхшы сыер булмасмы, белешеп карагыз әле, дидек. Теләчедә дә мондый хәл булган, диләр. Алар өчен дә борчылдык. Нишлисең, сыерлар үлде дип елап булмый. Балаларыбыз исән, сау, үзебез тигез, Аллага шөкер. Шулай дип үзебезне тынычландырабыз, – ди Ильмира ханым.
Якеләр бу хәлләрдән соң, күрәсе каза булгандыр, Ходай башка хәсрәтләр бирмәсен, дип юана.
– Әле ярый шул вакытта балалар көтү каршысына менмәгән, – ди Фирая апа. – Башка көннәрдә авылның бөтен бала-чагасы җыела иде. Ничек чыбык кешеләр өстенә төшмәгән, шуңа шөкер итәбез.
Үлгән терлекләрне үләт базына илткәннәр.
Зыян күрүчегә ярдәм
Соңгы арада мондый күңелсез хәлләр еш күзәтелә. Көчле җил, яшен аркасында шәхси хуҗалыкларга, социаль биналарга, авыл хуҗалыгы корылмаларына зыян килә. Мондый очракта дәүләт кешегә ярдәм итәме?
– Республика хөкүмәте гадәттән тыш хәл дип махсус карар чыгара икән, ярдәм күрсәтелә. Әлеге уңайдан җирле һәм республика бюджетында акча каралган, – дип ачыклык кертә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мобилизация әзерлеге һәм гадәттән тыш хәлләр бүлекчәсе мөдире Рөстәм Мәрданов. – Тик шунысына басым ясарга кирәк, республика күләмендәге ярдәм зур масштабта зыян килгән очракта гына бирелә. Бу уңайдан республика Президентына мөрәҗәгать юллана. Зәй, Мөслим һәм башка районнарда булган соңгы давылдан соң, Президентка хат юллап, республика казнасыннан ярдәм хәл ителде. Ә менә федераль бюджеттан әлеге максатларга бер тиен дә акча бирелми. Шуңа күрә бар авырлык үз җилкәбезгә төшә.
Бер-ике районда гына көчле җил чыга икән, артык зур зыян килмәгәндә, республикакүләм каза булып саналмый. Бу вакытта район ярдәм кулы сузарга тиеш икән. “Тик районнар каза килгән хуҗалыкларга булышырга атлыгып тормый”, – ди Рөстәм Мәрданов.
Шуңа күрә дә табигать бәла-казасына тарыган очракта терлекләрне дә, күчемсез милекне дә, чәчүлек мәйданнарын да иминиятләштерергә кирәк, дигән киңәш бирә белгеч. “Бу хакта фермерларга да, эре хуҗалыкларга да, шәхси хуҗалыкларга да гел әйтеп торабыз, – ди ул. – Берәр хәл була икән, бер нәрсәсез калганчы, күпмедер иминият акчасы булачак”.
Фото: http://vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев