30 июнь 2018 яңалыклары
-
Биләрдә арт-форумда “Әлиф” спектаклен куйдылар
“Әлиф”тә хореография, музыка һәм театр - Arts biler forumның өч юнәлеше дә бар.
-
1 июльдән Россиянең бюджет өлкәсендә эшләүчеләр “Мир” картасына күчәчәк
Татарстанда илкүләм түләү системасының 887 мең “Мир” карталары чыгарылган.
-
“Тормышыма тыкшынганны кичермим” (әңгәмә)
Татар эстрадасында искәрмәдән чыгарма булган, башкалардан аерылып торган җырчылар алай күп түгел. Илсөя Бәдретдинова – шуларның берсе. Аның уңышын вакытлыча, тиздән онытылачак дип фараз кылучылар булды, хәзер дә бар. Әмма ул һаман да күз уңында, соңгы вакытта тагын да популярлашты. Чөнки җырчы эзләнүдә, үзгәрүдә. Хәер, аның үзгәрүе дә халыкны гөжләтә. Инде аптырагач, ул битенә операция ясаткан, дип сөйли башладылар. Ул исә, көлемсерәп, ясатмадым, дип җавап бирә. Үзенә нәфрәт белән караучыларга да нәфрәте юк аның. Илсөя Бәдретдинова тагын ниләр белән шаккатырырга җыена? Эстрададагы кайбер күренешләргә нинди мөнәсәбәттә? Әңгәмәдә әнә шуларны ачыкладык.
-
Россиядә авыр хәлдә калган көмәнле хатын-кызларга ярдәм итү буенча кайнар линия ачыла
рдәм сорап шалтыратучы көмәнле хатын-кызларга психологлар җавап бирер дип көтелә.
-
Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестивальдә гран-при алучыга 100 мең сум биреләчәк
Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестиваль-бәйгедә Актанышта бүген яшь талантлар сәхнә тота.
-
Татарстанда юл һәлакәтендә “Лада” йөртүчесе салонда кысылып калган
Һәлакәт бүген иртән “Волга” М7 юлының 758нче чакрымында булган.
-
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония коллективы РФ Президенты Рәхмәт хатына ия булды
Бу хактагы карарны 29 июньдә Россия Федерацииясе Президенты В.Путин имзалаган.
-
“Балкыш”социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә “Компьютер һәм мин” исеме астында өлкәннәр өчен үткәрелгән дәресләр
Социаль эш буенча белгеч Шаймарданова Лилия Рассим кызы “Балкыш”социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә ял итүче өлкәннәр өчен“Компьютер һәм мин” исеме астында дәресләр үткәрде.
-
ТЫЛСЫМЛЫ УМЫРЗАЯ
Айсылуны йокысыннан кояшның җылы нурлары уятты. Ул теләмичә генә күзләрен ачты да, як-ягына карады. Бүлмәне кояш яктырта, әйтерсең лә Айсылу алтын төсләр иленә килеп эләккән. Аның тәрәзә янына йөгереп килеп, урамдагы матурлыкны күрәсе килде. Әмма тәрәзә янына бара алмады Айсылу, кышкы гүзәллекне күрмәде…Чөнки 6 яшьлек Айсылуның аяклары авырта, шуңа кечкенәдән инвалид арбасында йөри. Кыз язмышына һич үпкәләми, һәр туган көнгә шатлана, тормышның матур ягын күрә белә.
-
Россиядә транспорт чараларының электрон паспортларын бирә башлаячаклар
Электрон паспорт 600 сумга төшәчәк, ә кәгазь варианты 1500 сум иде.
-
Яшьләр көнендә “КАМАЗ-Мастер” командасы эксклюзив автошоу күрсәтәчәк
Пилот командасы автодрифт һәм трамплин аша “КАМАЗ” сикерүен күрсәтәчәк.
-
1 июльдә республикада 33 градус эссе булуы көтелә
Ял көннәрендә Казанда эссе һава торышы саклана.
-
1 июльдән Россия эшмәкәрләре онлайн-кассага күчәргә тиеш
Шәхси эшмәкәрләргә контроль-касса машинасыннан башка саткан өчен штраф күләме 10 мең сумнан, ә касса куймаган өчен 1,5-2 мең сумнан башлана.
-
Туристларга Россиядә ял иткән өчен акча түли башлаячаклар
Медведев сүзләренчә, 2018 елгы Дөнья чемпионаты үткәрелү сәбәпле, Россиянең кунакчыллыгын күпсанлы чит ил кешеләре белгән.
-
Монысына гына түзәрбез. Малларын югалткан хуҗалар әнә шулай дип юана
Табигатькә каршы торып булмый. Давыллап, яшенләп яуган яңгыр аркасында, Теләче районының “Игенче” күмәк хуҗалыгы фермасында – 56, Яшел Үзән районының Олы Яке авылы көтүендә 4 сыер, 9 сарык җан тәслим кыла. Бу хәлләргә генә түзәрбез, әле ярый корбаннар юк, ди күңелсез вакыйганың шаһиты булучылар.