Яшьләр көнендә “КАМАЗ-Мастер” командасы эксклюзив автошоу күрсәтәчәк
Пилот командасы автодрифт һәм трамплин аша “КАМАЗ” сикерүен күрсәтәчәк.
Бүген Чаллыда “КАМАЗ-Мастер” эксклюзив автошоу күрсәтәчәк. Бу хакта “Вести КАМАЗа” яза.
Тамаша Яшьләр көнендә шәһәр мәйданында узачак.
Автошоуда тамашачылар яңа узыш йөк машиналарын күрә ала. Әлегә аларның техник мөмкинлекләре турында хәбәр ителми. Пилот командасы автодрифт һәм трамплин аша “КАМАЗ” сикерүен күрсәтәчәк.
Шулай ук мәйданда узышчылар командасының 1988 елда Польшада раллида 2нче урын алган беренче “КАМАЗ” тәкъдим ителәчәк. Аны “КАМАЗ-Мастер” командасының 30 еллык юбилеена махсус ремонтлаганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев