Мәшәкате – сезгә, акчасы... Авыл кешесенә яңа кагыйдә уйлап таптылар
Электрон ветеринар сертификатың булмаса, җитештергән сөтеңне дә, итеңне дә сата алмаячаксың. 1 июльдән Россиядә “Меркурий” системасы эшли башлаячак. Тик сатучылар да, җитештерүчеләр дә әлеге яңалыкка риза түгел. Җиң сызганып эшкә керешүчеләрнең дә сораулары күп. Шул уңайдан бу системаның башында торучы “Россельхознадзор” идарәсе җитәкчесе урынбасары Николай Власовны Казанга чакырып, кайбер мәсьәләләргә ачыклык кертергә тырыштылар.
Яңача эшли, яши башларга бер айдан ким вакыт калып бара. 1 июльдән ит һәм сөт җитештерүчеләр, аларны сатучылар, “Меркурий” системасына кереп, бөтен мәгълүматларны электрон формада рәсмиләштерергә тиеш булачак.
– Электрон сертификат нәрсәгә кирәкме? – дип башлады сүзен Мәскәү кунагы журналистлар белән очрашу вакытында. – “Меркурий” системасын чит илләрдә 2012-2013 елларда ук эшләтеп җибәрделәр. Төп максат – халыкны сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итү. Моннан тыш биредә бөтен нәрсәне ачыктан-ачык күреп булачак. Кайдан, күпме сөт килгән, аны кайларда саталар, кулланучыларга ничек барып җитә?! Кайберәүләр әлеге системага кермәс өчен каршы чыга. Ни өченме? Чөнки системада бөтен нәрсә үтәли күренеп тора. Эшчәнлекләрен тикшерүче органнар гына түгел, контрагентлар, кулланучылар да белеп торачак. Бу хәл бик күпләргә ошап бетми. Безнең илдә әлегә ачык бизнес белән эшләү дигән нәрсә юк. Ризык базарга чыгарылса да, аны кем җитештергәнен ачыклап булмаска мөмкин.
Системаның ялган юл белән эш йөртүчеләрнең эзенә төшәргә ярдәм итәчәгенә ышандыралар. Илдә яшерен юл белән азык-төлек җитештерү елына 1,4 трлн сумга кадәр җитә икән. Табигый булмаган сөт, атланмай, сырлар... Система яхшылап эшләп киткән очракта, бөтен нәрсәне белеп булачак.
Электрон сертификат турындагы әлеге закон Россиядә 2015 елда кабул ителә. Бу яңалыкны ишеткәннән соң республика ветеринария табиблары системаны үзләштерә башлый. “Ветеринар сертификатны баштарак ветеринарларның эше дип кенә уйладылар, аның җитештерүчеләргә дә, сатучыларга да кагыласын аңлап бетермәделәр, – дип ачыклык кертә республиканың баш ветеринар табибы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин. – Без аның илдә мәҗбүри кертеләсен аңлап, беренчеләрдән булып эшкә керештек”. Мәҗбүри сертификацияләү 2017 елдан гамәлгә кертелергә тиеш булса да, аны быелның 1 июленә кадәр кичектерергә булалар. Тик бу кайбер җитештерүчеләргә җиңел сулап куярга этәргеч бирә, система гамәлгә кертелмәс дигән фикер дә барлыкка килә. Мәскәү түрәсе сүзләреннән аңлашылганча, Danone, PepsiCo, “Вимм-Билль-Данн” компанияләре яңа системага кермәс өчен үз дәгъваларын җиткерергә керешәләр. Тик каршы чыгучылар булса да, “Меркурий” 1 июльдән эшли башлаячак.
“Россельхознадзор” идарәсе җитәкчесе урынбасары көн саен 2,2 млн электрон документ рәсмиләштерелүен әйтә. Ил күләмендә караганда бу саннарның бик аз булуын җиткерә. Мисалга, “Магнит” сәүдә челтәре электрон сертификатка инде тулысынча күчеп беткән, алар үзләре генә дә тәүлек дәвамында 1 миллион тирәсе документ рәсмиләштерә. Ягъни “Меркурий”да барган документлаштыруның яртысы аларга туры килә.
Тик әлеге системада эшләп караучылар аның бик акрын тизлек белән эшләвеннән зарланалар. Бу уңайдан Власовның җавабы кыска – әлеге система техник яктан камил, андый тоткарлыклар булуы мөмкин түгел. Сәбәбе – элемтәнең начар булуында яки башка техник сәбәп аркасында. Шунысы бар: беренче мәлдә “Меркурий”да эшләмәүчеләрне җәзага тартмаячаклар, бары тик кисәтү генә ясалачак. Билгеле инде, кабаттан кагыйдә бозсалар, башларыннан сыйпамаска уйлап торалар. Штраф күләме шәхси хуҗалыкларга 3-5 мең сум булса, җаваплы затларга – 30-50 мең, әгәр дә берәр оешма икән, 300-500 мең сумга җитәчәк.
Министрлар Кабинеты каршында эшләп килүче дәүләт ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов белдергәнчә, “Меркурий” системасында эшли башлаганнан бирле республикада 11 миллионнан артык сертификат бирелгән, көн саен 50 мең документ рәсмиләштерелә. Татарстанда электрон сертификат белән эшләргә тиешле оешмаларның әзерлегенә килгәндә, социаль туклану (мәктәпләр, балалар бакчалары) – 86, җәмәгать туклануы – 60, ваклап сату – 50, күмәртәләп сату урыннары – 88, эшкәртүче оешмалар (сөт заводлары, ит, балык цехлары) 86 процентка әзер. Тик менә фермер хуҗалыклары бу уңайдан бераз аптырашта, алар яңалыкка гомумән әзер түгел. Чөнки аз күләмдә товар җитештерүчеләр өчен әлеге эш өстәмә мәшәкатьләр тудырачак. Моннан тыш көн саен чиләкләп сөт тапшыручы авыл кешесе дә тапшырган сөте турында әлеге система аша мәгълүмат бирергә тиеш.
– Авыл җирендә яшәүче бөтен кеше дә интернетка кереп, әлеге эшне башкара алмый, бу өлкән яшьтәгеләр өчен авырга туры киләчәк, – ди Алмаз Хисаметдинов. – Шуңа күрә дә мәгълүматларны сөт җыючылар урнаштырыр дигән фикергә килдек.
Авыл халкыннан сөт җыеп, шуны үзләре эшкәртеп тапшыручылар да әзер түгел булып чыкты. Фермерларны, эшкәртүчеләрне борчыган мәсьәләне Балык Бистәсеннән килгән Минзөфәр Исмәгыйлев күтәрде. “Мин әлеге система белән эшләргә әзер түгел, – диде ул. – Әгәр дә моңа алынам икән, эшем аксаячак. Без сөтне иртә таңнан төрле сәүдә нокталарына таратабыз. Сөт – тиз әчи торган ризык. Биредә һәр минут кадерле. “Меркурий”да документ рәсмиләштереп утырабыз икән, беренче партия ризыкларны төш вакытында гына таратырга тиеш булабыз. Иртә таңнан мәгълүмат кертер өчен миңа тагын бер кешене эшкә алырга туры киләчәк”.
Тик Мәскәүдән килгән Николай Власов моның бернинди дә кыенлыгын күрмәде. Туңдырма сатучылар да үз проблемаларын ярып салырга ашыкты. Әлеге система бушлай дип әйтсәләр дә, сервиска эләгү өчен дә алардан акча сораган булып чыктылар. Ахыр чиктә һәркем, теләсә дә, теләмәсә дә, “Меркурий”га кушылып эшләргә тиешлеген яхшы аңлады.
Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов бик күпләрнең күңелен авырттырган сорауны бирми булдыра алмады. “Сөт базары кайчан тиешенчә эшли башлаячак? Без, көз көне уңайланыр, дип өметләнәбез. Сөткә тиешле бәя кайчан булачак?” – диде ул Мәскәүдән килгән җитәкчегә. Тик ул бу теманың үзенә кагылмавын әйтте. “Без берничә тапкыр авыл хуҗалыгында баланс сакланырга тиешлеген күтәреп чыктык, – диде Николай Власов. – Дәүләт кемгә күпме калырга тиешлеген тәртипкә салырга тиеш. 30 проценты сөт җитештерүчеләргә булса, 30ы – эшкәртүчеләргә, 15е – дистрибьютерларга, 25 проценты ретейлерларга. Тәртипкә салынмый икән, сөт җитештерүчеләр гел оттырачаклар”.
Хәер, фермерлар моның шулай икәнлеген үзләре дә белә. “Меркурий” системасында бөтен нәрсә ачык булгач, илдә табигый сөткә дә тиешле бәя булачагына бераз гына өмет иткән иде алар. Тик әлегә Мәскәү түрәләре сөт һәм ит җитештерүчеләргә кабат чыгымнар тотарга, өстәмә мәшәкатьләргә чумарга гына кушалар.
Фото: http://vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев