Лилия Нурмөхәммәтова автор яңалыклары
-
“Элеккеге ташу юк инде ул”
Ташу быел ничек булыр, тагын су басмасмы? Түбәнлекләрдә урнашкан шәхси хуҗалыклар бүген әнә шул хакта уйлана. Алар инде күптән әзерлек чарасын күргән. Республиканың 209 торак пункты су астында калырга мөмкин. Чөнки Куйбышев сусаклагычында инде бүгеннән үк су 3,5-4 метрга югары күтәрелгән.
-
Казаннарга тагын киләм әле
Зак Мельберг Американың Мичиган штатындагы кечкенә генә Ладингтон шәһәрендә яши. Россия белән танышасы килеп кунакка килгән ул. Казан халкын аеруча яраттым, биредә ачык йөзле кешеләр яши икән, ди егет.
-
Мәңгелек йорт үзгәрешләр көтә
Татарстанда зиратларны тәртипкә китермәкчеләр. Моның өчен муниципаль берәмлекләр советы карамагында махсус төркем оешты. Түрәләр мәңгелек йортка нинди үзгәрешләр кертергә җыена? “ВТ” хәбәрчесе, утырышта булып, әнә шул сорауга җавап эзләде. Республикада урнашкан зиратларның бер өлеше генә тиешле документларга ия икән.
-
Өстебезгә көчле ташу килә
Быел ташу көчле булачак. Синоптиклар әнә шулай дип куркыта. Аеруча Куйбышев сусаклагычында хәлләр мөшкел. Министрлар Кабинетында узган брифингта андагы су күләменең болай да 3,5-4 метрга биегрәк булуын белдерделәр. Өстәвенә кар күп. Көннәр кисәк җебетсә, елга буенда урнашкан хуҗалыкларны су басачак. Аның каравы игенчеләр сөенә. Туфрак дым белән баеп калачак. Димәк, уңыш та булачак.
-
Бушлай сыр салымда бар
Салым түләү буенча яңалык бар. Алты сутый җир өчен акча түләргә кирәк түгел. Сайлап алынган җир кишәрлеге турында күп вазифалы үзәк аша да хәбәр итеп булачак. Моңа кадәр салым инспекциясенә барырга яки “Салым түләүче физик затларның шәхси кабинеты” аша гына белдереп була иде.
-
Олылар – аш, балалар уен сорый
Агросәнәгать паркы базар түгел. “Татар-Информ” агентлыгында узган матбугат очрашуында “Казан” агропаркы директоры Олег Власов әнә шулай диде. Паркта сату мәйданнарына караганда авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүгә урын күбрәк бирелгән. Агропаркның эшли башлавына май аенда биш ел була. Әлеге комплекс 1200 кешене эш урынлы иткән. Еллык товар әйләнеше узган ел 1,5 млрд сумга җиткән.
-
Җәяүләп Казанга бара алам
Саба аграр көллияте директоры Закирҗан Бикмөхәммәтовне белгән кешеләр аның бик үзенчәлекле шәхес икәнен әйтә. Аның белән бер сөйләшеп утыру – үзе бер тормыш мәктәбе. Хезмәттәшләре юкка гына, без Закирҗан буразнасыннан барырга тырышабыз, димиләрдер.
-
Биш балага йорт бирәләр
Авылларга баргач, ике катлы мәһабәт йортка ишарәләп, күп балалы гаилә өчен дәүләт ярдәме белән төзелде, диләр. Мондый дәүләт ярдәменнән кемнәр файдалана ала, кемгә мөрәҗәгать итәргә? Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының аппарат җитәкчесе Рамия Салих кызы Әхмәтҗанова белән әнә шул хакта сөйләштек.
-
Купшы лалә кыйссасы
Бәйрәм якынлашкан мәлдә, чәчәк бәйләмнәре сатыла торган җирләрдә кешеләрнең “мәш” килеп лалә алуларын күзәтергә була. Яз чәчкәләренең берсе булган лаләне нәкъ менә “гүзәл зат”ларга бүләк итү матур бер гадәткә кергән. Тик аны сатып алганда да кайбер кагыйдәләрне белергә кирәк.
-
Ипи шүрлектә ятмый
Сата белмәгәч, алып тормаска иде. Депутатлар сатылмый калган ризыкны кире җитештерүчегә кайтаруны тыю турында закон проекты әзерләгән. Әмма берьюлы ике оешма – Икътисадый үсеш, Сәүдә һәм сәнәгать министрлыклары бу фикергә каршы чыкты. Түрәләр әйтүенчә, бу мәсьәләне яхшылап тикшерергә кирәк.
-
Малайны тракторга утырттым
Флорид Гайнуллинны мәктәптә эшләп йөргән җиреннән Саба районының “Шытсу” җәмгыяте белән җитәкчелек итәргә билгелиләр. Бөтенләй икенче тармакка килеп керү куркытмадымы соң, дигәнгә: “Теләсә кайсы эшкә өйрәнергә кирәк, шунсыз булмый, яңа җиргә күчкәч, баштарак һавада очып йөрисең инде. Укытучылыкка да урау юллар үтеп килдем”, – диде ул.
-
Бөтен нәрсә сөттән кыйммәт, сыер гына кызганыч
Әле ярый гаилә фермасы төзергә теләк белдереп махсус программага кермәдек. Сыер асрыйбыз дип дәүләттән ярдәм алган булсак, кая барыр идең, табышы булмаса да, терлекләрне тотарга туры килә бит. Саба районының Түбән Шытсу авылында яшәүче Алсу һәм Әнәс Сөнгатуллиннар, сөт бәясе кимегәч, сыер асрауның файдасы калмый башлады, дип чаң суга.
-
“Сәер” директор буразнасы
Саба аграр көллиятендәге хәлләр “сарафан радиосы” аша күптән таралган. Әти-әниләр бирегә балаларын тәртипкә керсен, тормышта яшәргә өйрәнсен өчен җибәрә. Хәер, аның директоры да – бик үзенчәлекле кеше. Студентлар белән бергә иртән физик күнекмәләр ясый, алар белән бер өстәл янына ашарга утыра.