Бушлай сыр салымда бар
Салым түләү буенча яңалык бар. Алты сутый җир өчен акча түләргә кирәк түгел. Сайлап алынган җир кишәрлеге турында күп вазифалы үзәк аша да хәбәр итеп булачак. Моңа кадәр салым инспекциясенә барырга яки “Салым түләүче физик затларның шәхси кабинеты” аша гына белдереп була иде.
Тик бөтен кеше дә 6 сутый җир өчен салымнан азат ителә дип ялгыша күрмәгез. Әлеге өстенлектән лаеклы ялдагылар, Советлар Союзы һәм Россия Геройлары, инвалидлар һәм башка төр ташламаларга ия булучылар гына файдаланырга Хокуклы. Исегезгә төшерәбез, узган ел Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт белән Дәүләт Думасына ташламаларга ия булучыларны җир салымыннан азат итү мөмкинлекләре турында тагын бер кат уйлашырга киңәш иткән иде. Шуннан соң Салым кодексына үзгәрешләр кертелде. Нәтиҗәдә 2018 елдан башлап кайбер төр категория гражданнарның, үз милке итеп рәсмиләштерелгән яки арендага бирелгән 600 квадрат метр, ягъни 6 сутый җир өчен салымнан азат ителәчәкләре билгеле булды.
Салым органнары ачыклык керткәнчә, чигерелү (вычет) 2017 елгы салым чорыннан башланачак. Ташламага ия булучы кешенең 6 сутыйдан артык җире бар икән, бу вакытта 6 сутыйны чигергәннән соң калган мәйдан өчен генә акча түләргә тиеш булачак. Мисалга, 8 сутый җир кишәрлеге булучыларга, кадастр бәясеннән чыгып, 2 сутыйга салым исәпләнәчәк. Әгәр дә кешенең исемендә берничә җир кишәрлеге бар икән, бу вакытта 1 июльгә кадәр салым инспекциясенә яки күп вазифалы үзәккә барып, кайсы урындагы җирдән чигертергә теләвен белдереп, хәбәр итәргә тиеш. Вакытында белдермәсә, иң арзанлы кишәрлекнең (кадастр бәясе түбәнрәк булган) салым суммасы автомат рәвештә чигерелә. Кеше моңа кадәр ташламаларга ия булган булса (мисалга, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, лаеклы ялдагылар һәм башкалар салым түләүдә ташламадан файдаланган булсалар) мондыйларга кабаттан хәбәр итү кирәк булмаячак. Ә менә яңарак кына лаеклы ялга чыгучыларга ташламага ия булу турында 1 апрельгә кадәр гариза язарга туры киләчәк.
Быелдан башлап салым органнарына мөрәҗәгать итүләр гадиләштерелде. Хәзер ташламага ия булулары турындагы документларны салым органнарына китерергә кирәк түгел, бары тик гариза язу гына сорала. Сезнең мөрәҗәгатегез нигезендә салым хезмәткәрләре тиешле органнар белән үзләре элемтәгә керәчәк.
Дәүләт Думасы депутаты, Россия бакчачылар берлеге рәисе Олег Валенчук белдергәнчә, илдә 60 миллионнан артык бакчачы бар. Кишәрлек хуҗаларының күпчелеге – өлкән яшьтәгеләр. Җиргә салым кадастр бәясенең 0,1-0,3 проценты күләменнән чыгып билгеләнә. Кишәрлекнең нинди урында булуына карап, аның бәясе дә төрле, кыйммәтле җиргә салым да зуррак. Россиялеләр уртача алганда җир өчен 500-700 сум салым түли, кайберәүләр өчен бу сумма берничә мең белән дә бәяләнергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев